Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Спорт белән дус булучыларга армиядә җиңелрәк, ди Иске Тәрбиттән Дмитрий Петухов

    Редакциягә хәрби киемнән төз гәүдәле егет килеп кергәч, аны шунда ук танып алдым. Иске Тәрбит авылыннан ул, мәктәптә укыганда да, студент елларында да милли көрәштә район, республика ярышларында, Сабантуйларда бил алышкан Дмитрий Петухов.

    Дмитрий узган елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылып, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткан. Мәскәү өлкәсендәге "Хәрби Дан шәһәре" дигән мактаулы исемне йөртүче Можайск каласында хәрби чыныгу алган ул.

    - Мәктәптә укыган елларда ук спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан чыныгу алгач, хәрби хезмәттә авыр булмады. Шуңа да егетләргә спорт белән дус булырга киңәш итәм. Спорт ныклы ихтыяр көче дә тәрбияли, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтә. Без нигездә хәрби объектларны саклауда катнаштык. Армиягә киткәндә һәр солдатка кәрәзле телефон биргәннәр иде, шуңа да авыл, дусларым белән элемтә өзелмәде, - диде ул.

    Дмитрий- югары белемле белгеч тә әле. Армиягә киткәнче, ветеринария академиясен тәмамлап, Югары Ослан районындагы бер хуҗалыкта баш ветеринария врачы булып дүрт ай эшләргә өлгергән. Әтуган нигездә яшь солдатны әнисе Лариса Семеновна, бертуганы Андрей көтеп алган. Абыйсы да моннан өч ел элек армия мәктәбен узган. Апасы Алена хәзер тормышта, бәби үстерә. Киләчәккә планнары зур Дмитрийның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: