Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • СӨТ САТУ ХАЛЫККА МИЛЛИОННАР КИТЕРӘ

    Авыл кешесенең тормышын терлексез күз алдына китерүе кыен. Чөнки элек-электән мал асрау авыл халкының канына сеңгән, ул үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция хисабына гаилә бюджетына өстәмә керем кертә.

    "Авыл кешесенә рәхәт, ите дә, мае да, сөте дә, йомыркасы да үзендә", - дигән сүзләрне каладан кунакка кайткан кеше­ләр­дән еш ишетергә туры килә. Әмма бу рәхәтлекнең артында күпме хез­мәт ятканлыгын гына аң­лыйсылары килми. Ко­яш белән бергә уянып, әле үзе дә ашамаган килеш терлеге янына ашыга ул. Аңа кышка җитәрлек азык хәзерләргә, ел дәвамында көн саен ашатырга, эчертергә, тиресен җы­еш­тырырга кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан керем алып, гаилә бюджетын тулыландыручылар күп бездә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьә­лә­ләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин әйтеп узганча, 2013 елда халыктан 3771 тонна сөт җыелган, бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 325 тоннага артыграк. Сөт сатучыларга 49 миллион сум акча түләнгән. Өстәвенә, безнең авыл апалары җитештергән продукциягә бәя дә арта: узган ел башында сөтнең бер литры уртача 11 сум булса, бү­генге көндә ул 18-20 сум тәшкил итә. Район үзә­гендә өч литрлы сөтне 50-70 сумга сатып алабыз. Былтыр шәхси хуҗалыклардан 122 миллион сумлык 566 тонна ит сатылган. Халыктан сөт җыю белән биш шәхси эшмә­кәр һәм Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте шө­гыльләнә. Районда үз шәхси хуҗалыкларында өч һәм аннан күбрәк сы­ер асраучы 59 гаилә бар. Багайдан Лариса Дмитриева, Иске Буадан Рита Иванова, Чүтидән Мәүлет Хәсәнов, Мәл­кидән Маргарита Хә­бибуллиналар район буенча иң күп сөт тапшыручылар рәтендә.

    Әле шушы көннәрдә генә Хәбибуллиннар гаиләсендә булып кайттык. Гаилә башлыгы Харисның исеме безгә яхшы таныш, ул уңган комбайнчы. Алдынгылар слетларында, Сабан туйларында бүләк алмыйча калган елы юк. Балалар бакчасында пешекче булып эшләүче тормыш иптәше Маргарита да үзе кебек тырыш. Кызлары Диана быел мәк­тәпне тәмамлый, Дамирлары тугызынчы класста укый, төпчекләре Динар бакчага йөри. Йорт-җирләре тәртиптә, уңган хуҗалар яшәгәне әллә каян күренеп тора.

    - Без ишек алдыбызны терлексез күз алдына да китерә алмыйбыз. Узган ел ике сыер асрасак, бы­ел өчкә әйләнде - танабыз бозаулады, - диде Маргарита ханым. - Сөт җыючыбыз Рафаэль Щукин һәр иртәдә сөтне алып китә, 15 көн саен сөт акчасы түли. Күп балалы гаиләнең чыгымнары да күп була бит аның. Мал асрау безгә нык яр­дәм итә. Харис ул көн­озын диярлек эштә, шуңа да малларны балалар белән бергә карыйбыз. Бигрәк тә Дамир сарайда кайнашырга ярата. Диана өй эшләрендә төп булышчым.

    Без килгәч кенә эштән кайтып кергән Харис та әңгәмәбезгә кушылды:

    - Терлек азыгы табу минем өстә, - диде ул. - Хә­ер, ул яктан проблема булганы юк. Безнең җәм­гыятьтә печәнен дә, саламын да, фуражын да биреп торалар. Анысы өчен җитәкчеләргә рәх­мәт. Хез­мәт кешесенең кадерен белгәч, күңел дә үсә, тагын да яхшырак эшлисе килә. Хезмәт хакларын да вакытында тү­ләп баралар. Бәрәңге бакчасында күп итеп чө­гендер үстерәбез. Теләге булган кешегә болыннан да печәнен чабарга була. Ялкауланмаска гына ки­рәк.

    Шәхси хуҗалыкларда тер­лек асраучылар шулай файдасын да күрә, үзлә­ре дә сыйфатлы ризык белән туклана. Аннан соң ул, Маргарита ханым әйт­кәнчә, балалар өчен менә дигән хезмәт тәрбиясе дә бит әле.

    Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игьтибар бирелә. 2009 елдан "Үзмәшгульлек" программасы тормышка ашырыла башлады һәм ул хәзер дә дәвам итә. Узган ел безнең районга шул программа нигезендә 940 мең 800 сум акча бирелгән һәм сигез кеше үз эшен ачып җибәрде. Татарстанның "Эш башлаучы фермер" программасы буенча игълан ителгән конкурста былтыр безнең районнан өч фермер люцерна орлыгы җитештерү, җиләк-җимеш культуралары үстерү, кошчылык белән шөгыльләнү өчен грант алуга бизнес-планнарын тәкъдим итте. Араларыннан берсе җиләк-җимеш үстерүгә 1 миллион 200 мең сумлык грант отты. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төйлек министрлыгы крестьян-фермерлык хуҗалыгын үстерүчеләргә дә финанс ярдәме күрсәтә. Былтыр Кече Кайбычтан Марат Зәкиев хуҗалыгына 2 миллион 249 мең сумлык юл төзелде, быел Чүтидән Рамилә Щукина хуҗалыгына юл төзергә җыеналар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: