Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сөтлебикәләрнең бикәләре

    Авыл иртәсе... Кояш әле яңа беленеп килә. Тынлыкны ара-тирә әтәч кычкыруы гына боза. Шыгырдап капка ачылганы ишетелә, аннан берәү чыгып, җил-җил атлап, фермага юл ала. Терлекчеләр, савымчыларның һәр иртәсе әнә шулай башлана. Ялсыз, бәйрәмсез эшлиләр, чөнки малкайлар үзләре турында тиешенчә кайгырткан терлекчеләрне генә мул продукция белән бүләкли. Кошман китапханәсендә узган...

    Таныш савымчы апалар ишектән күре­нү­не сөтлебикәләр мөгрәп каршы ала, "вакытлы килдең, кө­тәбез" дигәндәй, үз урынына басып, сава башлаганны кө­тә­ләр. Баксаң, лаеклы ялдагы апалар әнә шул 20шәр сыерны көнгә өч тапкыр кул белән сауган заманнарны бик сагына икән! 1960-70 нче елларда мәктәп эскәмиясеннән, 15-17 яшьтән сы­ер савучы булып эшкә килгән кызлар малларга азык салу, асларын чистарту, сыер саву, сөтне цехка илтү, капчык-капчык фураж ташу, салам кертү кебек эшләрне кул көче белән үзләре башкарган. Яшь булсалар да, үтә тырыш, җитез, максатчан булулары эшне тиз үзләш­терергә мөм­кин­лек бир­гән, тәҗрибәле остазлары ярдәмгә кил­гән.

    Таләпчән җитәкче - уңышның нигезе

    21 ел ферма мөдире булып эшләгән, терлекчелек өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен "Атказанган колхозчы" исеме бирел­гән Назирә апа Камалиеваны бүген дә таләпчән, әмма гадел җитәкче буларак искә алалар. "Назирә апа мөдир дә, фуражир да, учетчик та, бухгалтер да иде ул елларда. Үзе дә тырышып эшләде, без­дән дә шуны таләп итә иде," - диләр элекке савымчылар. Күп­ләре остазлары Сайнәт Сагунованы сагынып сөйли. Китапханәче Гөлия Сафиуллина һәркайсының хезмәт биографиясенә тукталганда, шул елларга яңа­дан кайтып килгәндәй булдылар. Мәктәпне тәмамлагач ук эшкә килеп, 41 ел һәр таңда ферма юлын тап­таган, биш бала табып, бер генә ай да өй­дә утырмаган Рәхимә Гарипова мактаулы хезмә­те өчен күпсанлы бү­ләк­ләр, исемнәр яулаган. Хәер, андый исемнәр аларның һәрберсендә бихисап. Хезмәтенең неч­кәлек­ләрен өйрәтүче остазы дип Равилә Мотыйгуллинаны саный Рә­химә апа. "Кышкы карлы юлдан, авылның икенче башыннан беренче булып сукмак сала иде Равилә апа", - диләр аның турында. Ул фермага 1964 елның көзендә, 16 яшендә килеп, остазы Мөнәвәрә апа Насретдинова бе­лән эшли башлаган. 1968 елда мәк­тәпне тәмамлагач савымчы булып фермага килгән Гү­зәлия Гарифуллина төр­ле елларда бозаулар, сарыклар да караган, басуда да эшләгән, ындыр табагында да хезмәт иткән, ә аның сыер саву стажы 14 елга җитә. Гөлфания Хәялиеваның да хезмәт юлы хезмәттәшенекенә охшаш, сыер савудан ка­ла башка колхоз эшләрендә дә гел алдынгы булган ул. Яшьтәшләре кебек үк, 15 яшеннән ферма ишеген ачып кер­гән Мөслимә Җәләлиева сөтчелеккә 31 ел гомерен багышлаган. Әнисенең һөнә­рен дәвам иткән, исеме мактау тактасыннан төшмәгән җиде бала анасы сабыйларын үс­тер­гәндә дә яраткан хезмәтеннән аерылмаган.

    22 ел хезмәт стажына ия Гөлфинә Саттарова - үзен белән башлаганнан бирле фермада. Балачакта әти-әнисенә ияреп эш­кә йөри, 1962 елдан мөс­тәкыйль рәвештә савымчы һөнә­ренә кереш­кән. Гомерен терлекчелек­кә багышлаган Сә­ли­мә Хә­мидул­ли­наның хез­мәт стажы утыз елдан артып китә, мәк­тәпне тәмамалагач, ындыр табагында эшләп йөр­­гән тырыш кызны да беренче ферма мөдире Назирә апа күреп алган. Алдынгы савымчыны нә­ти­җәле хезмәте өчен Казанга съезд делегаты итеп тә сайлыйлар әле. Заманы өчен югары дә­рәҗә!

    Уен-көлкегә дә вакыт табыла

    Халидә Кадыйрованың хезмәт юлы 1970 елның мартында башланган. Яшьлегеннән үк салынган таныш сукмактан, беренче әтәчләр белән уя­нып, 37 ел эшкә йөргән са­вымчы әле бүген дә эшләр иде, сөтлебикәләренең телен аңлаган хез­мәт ветераны тикмәгә ге­нә өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләк­лән­мәгән шул! Тумышы бе­лән Мөрәле кызы Роза Ногманова туган авылы фермасында сыер сауганнан соң, Кошманга килен булып килгәч тә, шул эшен дәвам итә. 1989 елдан башлап, алар Равилә Мотыйгуллина белән бер төркемдә эшли, үз­лә­ре карамагындагы 51 сыерның һәркайсыннан 2321 килограмм сөт сауган чор­­лары була. Рузания Хәйретдинова исә, лаеклы ялга бухгалтер буларак китсә дә, аңарчы 12 ел савымчы булып эш­лә­гән. Лира Шәйхетдинованың савымчы стажы - ун ел, аннары да, хат ташучы, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән дәвердә һәрчак алдынгылар рәтендә була.

    Чая, тиктормас, тынгысыз йөрәкле Гүзәлия Хәйдә­рованың шуклыкларын әле дә оныта алмыйлар! Әле кесәгә бака я тычкан баласы салып, әле караңгыда битләрен корымга буяп, әле тагын берәр шук­лык уйлап табып, үзе эшләгән 17 ел эчендә авыр хезмәткә үзгә бер ямь өсти ул. "Хәтеремдә, яшенләп, көчле яңгыр ява. Әйтәбез, чакырабыз - юк, Гүзәлиябез һаман "Былбыл" дигән сыерын сава, курыкмый да, без әйт­кән­не колагына да эл­ми. Ул да түгел, яшен сыерга китереп сукмасынмы!" - дип искә ала, ул елларда савымчы булып эшләгән Мәдинә Фатыйхова. Аның үзенең дә хез­мәт стажы 15 елга тула.

    Шаккатарлык: 30-40 ел дәвамында сауган сыерларының саны-исәбе юк, ә барысын да исемнәре бе­лән искә алалар! Равилә Мотыйгуллина сөйли:

    - Шулкадәр тату эшләдек - беребез кунакка китәсе булса, җыелып, иң башта аның сыерларын савып алабыз. Кышын-җәен резин итек аяктан төшмәде - салкын да тимәгән бит шунда! - ди ул. Сүзгә Рузания Хәйретдинова кушыла:

    - Хәтеремдә, кичке савымга җыелабыз, Назирә апа сыерларны алты тулмыйча яптырмый. Көткән арада "Җомга көе"н дә җырлап алабыз, аннары, такмак әйтеп, "Бармак уены"на керешәбез. Чиләкләрне каплап, шуларга тезелеп утырабыз да, китә уен!

    "Кыр казлары китә, күр­дегезме, көз кайтырлар әле, санармын. Истәлеккә биргән сәгатеңне сагынганда алып карармын", - дип көйләгәндә, егете солдатка киткәндә сәгатен бүләк итеп калдырган арада беребез күз яшен дә сөртеп ала... - дип искә ала ул.

    Сагындыра икән үткәннәр...

    Гөлсинә апа Сафиуллинаның сүзләре күпләрнең күзләреннән яшь китерде.

    - Сез ничектер, ә мин ул елларны, бер сукмактан йөргән хезмәттәшләремне, бергә аттырган таңнарны сагынам. Бер кыек эшебез булса, Ризатдин абый, бригада Советы җы­еп, шуны тикшерә иде - шуннан куркуымны сагынам. Соңга калып килгәндә Назирә апаның ачулануын сагынам. Саву ап­параты ватылса, мәр­хүм Фәйзрахман абыйның шуны төзә­теп бирүләрен сагынам. Ул чактагы "Правда" колхозы җитәкчесе Мансур абый Закировны, арабыздан киткән хезмәттәшләрем Рузилә Камалиева, Мәдинә Сә­ла­ховаларны сагынам... Иртәңге савымнан салкын өйләргә кайтып, нарасыйларымны татлы йо­кы­ла­рыннан уятуымны, таң бе­лән йокыдан уянып эшкә китүләремне сагынам... - диде ул. Халидә Кадыйрова, уенын-чынын бергә кушып, тәкъ­дим кертте:

    - Кызлар, хәзер фермада эшлисе - уен гына. Әллә, управляющий Рәхимулла белән сөйләшеп, берәр группа алыйкмы? Башкарып чыгарбыз бит?! - диде. Бу фикерне бертавыштан хупладылар, чөн­ки аларның күпчелеге әле бүген дә өйләрендә сыер асрый, сыер сава. Сөтлебикәләрнең бикәләре яраткан һөнәрләренә хыянәт итә алмый шул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: