Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры баласы Ләбибә Шәмсетдинова балачак хатирәләре белән уртаклаша

    Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыена. "Сугыш" дип әйтүгә, яу кырында булганнар да, тылдагылар да күз яшьләре аша үткәннәрен сөйләргә тотына. Күңелдә сугыш елларының ачы хатирәләре кузгала. Мин дә бит сугыш чоры баласы. Авыр елларда үткән балачагым турында хәзерге яшь буынга гыйбрәт итеп сөйлисем килде.

    Мин элек Кайбыч районына кергән (хәзер Апас) Сатмыш авылында уртача хәлле колхозчы гаиләсендә 1935 елның 15 июлендә туганмын. Сугыш башлануга әтием яу кырына китте."Сугыш башланган, сугыш" диешәләр, ә без, бала-чагалар, берни аңламыйбыз. Беркөнне берничә ир-атның урамда бергә җыелып: "Без авылдан чыккан чакта күтәрелер тузаннар, я кайтырбыз, я кайтмабыз, сау булыгыз туганнар," - дип җырлаганы исемдә калды. Әбиләр, әниләр елый, без аптырап карап торабыз. Бик тиз арада ачлык, ялангачлык хөкем сөрә башлады. Авыр хезмәт хатын-кыз һәм балалар өстенә өелеп калды. "Барысы да фронт өчен!" - дигән девиз астында яшәде тылдагылар. Шәһәр халкы сугыш кирәк-яраклары, корал ясаса, авыл халкына фронтны азык-төлек белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән иде. Алар Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Тылдагы халык зур авырлыклар кичерде. Эшләсәләр дә тамаклары ач, өсләре ялангач булды.

    Без 6-7 яшьтә үк олыгайдык. Җәен көн-төн көрәк белән бәрәңге бакчасын казыйбыз. Әниләр ат урынына суканы тарта, ә без бәрәңге салабыз. Җәй буе чүбен утап, төбен өябез. Алган бәрәңгене, кул бармакларын кисә-кисә, турап киптерә идек. Бу хезмәт, вак эш саналып, балаларга тапшырыла иде. Әниләр җир сөрә, урак ура.

    Үзебез нәрсә ашый идек соң? Кар эреп бетәр-бетмәс көздән калган черегән бәрәңгене җыярга чыгабыз. Әниләр аны киптереп коймак кебек пешереп ашата иде. Җир кибә башлагач, беренче булып кычыткан баш калкыта. Аннан шулпа пешердек. Бәрәңге яфрагы, урманда сәрдә, җиләк, көзен чикләвек, имән чикләвеге өлгерә. Имән чикләвегеннән он тарттырып, ипи пешерделәр. Алабута ипие, умачы да ашадык.

    Безнең авыл яныннан тимер юл салдылар. Авылыбызга урман бик якын. Юл төзегәндә шпаллар өчен урман кистеләр. Анда җиләк күп үсте. Җиләкне көн буе җыябыз да, икенче көнне Бортас, Мүшкигә көянтә-чиләк белән күтәреп барып, йорт саен тәрәзә шакып, стаканлап сатып йөрдек. Шул акчага уку әсбаплары алдык. Юньле киемебез дә юк иде. Өч иске күлмәктән бер күлмәк җыеп тектеләр. Әтиләрдән калган чалбар балагы итәк булды. Кигән киемнәрне 99 ямаулы дия идек. Аякта юкә кабыгыннан үрелгән чабата. Икенче класста укыганда күтәртмәле матур чабата киеп йөргәнем әле дә исемдә. Шәл, башлыкларны әниләр сарык йонын эрләп үзләре бәйләде.

    Ул елларда безнең төп азык үлән һәм сөт-катык булды. Терлек-туар асрарга да тырыштык. Әниләр урак урды, печән чапты. Без үләнне капчыкларга тутырып ташыйбыз, күтәрә алмасак, сөйрәп кайтабыз. "Уф алла" арбасы белән ташып, өя идек. "Уф алла" йөкне тартудан хәл бетеп, бик арыгач аптыраудан әйтелгән сүз инде ул.

    Азапланып мал-туар асрасак та, хөкүмәт күп итеп салым сала иде. Хуҗалыктан ит, май, йомырка, йон җыйдылар. Үзебезгә өсте алынган сыек сөт кенә кала иде. Авылыбызда берничә кеше ачтан шешенеп үлде, диделәр. Ачлык шул чиккә җитте ки, берничә гаилә үлгән атларны чират торып бүлешеп ашады. Атлар үзләре дә ачлыктан егылып тора алмый иде. Күтәрәмгә калып үлеп киткәннәре кешеләргә азык булды. Безнең хәл бераз җиңелрәк булды. Әтием сугышка киткәндә азрак икмәк запасы калган иде, шуның белән берникадәр тарта-суза дигәндәй яшәдек. Хезмәткә яраклы кешеләре булмаган әби-бабайлар, авырулар өй саен хәер сорашып йөрде. Хәллерәкләр берәр кашык он, берәр чеметем тоз булса да биреп чыгарды. Ул вакыт кеше талау, үтерүләр булмады. Адәм баласы тамагын үз хезмәте белән туйдырырга тырышты.

    Минем әнием үзебезнең сыерны җигеп йөк, иген көлтәсе ташыды. Ул көлтәләрне сугу машинасында суктырдылар. Өлгергән игенне җыеп алырга техника юк. Әнием чапкан игенне сеңлем белән җыеп көлтәләдек. Мәктәп балалары җирдә калган башакны җыеп колхозга тапшырды.

    Өйне җылыту, ашарга хәзерләү дә зур проблема иде. Барысы өчен дә ягулык-утын кирәк. Урманда корыган куак, ботак калмады. Ашны казанда, мичтә, чуенда пешерә идек. Чәйне самоварда кайнатабыз. Заваркасы - киптерелгән кабак кабыгы, җиләк яфрагы, кызыл чөгендер. Борчак зурлыгында бирелгән шикәр тәмен әле дә тоям. Берәү яккан мунчада 5-6 гаилә юынды. Сабын юк, күпләр бетләде. Керне агач көле салып юдык.

    Мич кабызырга шырпы юк. Мичкә күмер төшсә, күршеләр бер-берсеннән күмер алып, өф-өф итә-итә ут яга иде. Шулай утны бер-берсеннән күчереп якканга "ут күршеләр" дигән сүз чыккандыр инде.

    Еллар авыр булуга карамастан, белем алырга тырыштык. Ул чакта мәктәпкә 7 яшьтән алдылар. Мәктәпләр салкын, укытучылар җитми, китап- дәфтәр юк. Безне "Зурлар өчен" дип язылган әлифба китабыннан укыттылар. Өлкән кешеләр өчен "Ликбез" дияләр иде инде аны. Дәфтәрне, әйбер төрү өчен кулланылучы кәгазьне турап, битләрен бергә тегеп, линейка белән юллар, шакмаклар сызып ясавыбыз бер дә онытылмый. Ә язу карасын мич морҗасына җыелган корымга су салып ясадык. Ручка-каләм - каз канаты каурыеннан, таякчыклар - яшь тал чыбыкларыннан. Керосин лампасы яктысында дәрес хәзерләдек. Аны да норма белән генә кибеттә саталар иде.

    Физкультура дәресләрендә кемнеңдер бабасы ясап биргән чаңгыда чиратлашып шудык. Бер иптәш кызыма берәү берничә чын дәфтәр бүләк иткән булган. Бик кызыгып мин аның ике дәфтәрен урлап кайттым. Ул дустым әле дә исән, Лира исемле Буа районы Черкен авылында яши. Минем эшне сеңлем сизеп алды да, әнкәемә әйтте. Ул мине шунда ук кыйнап, хуҗасына илтеп бирдертте. Илтергә оялып сеңелемнең илтүен сораган идем, "Син урлаучы, үзең тапшыр", - дип мине өшкерде генә әни. Шулай җитәр-җитмәс әсбаплар белән укып, ачлы-туклы яшәп, 7 классны яхшы билгеләргә тәмамладым. Төннәрен авыл өстеннән самолетлар күп очып үтә. Ут яктысы күренмәсен өчен тәрәзәләрне капларга кушалар.

    Дошман Мәскәүгә якынлашкач, халкын башкаладан ераграк авылларга эвакуацияләделәр. Без бишпочмаклы йортта яшәдек. Өебезнең бер ягына биш кешелек гаиләне кертеп урнаштырдылар. Икенче якта үзебез бишәү: әби, әни һәм өч бала. Бер яктагы өйнең тәрәзәсен ишек итеп ачтылар. Үзләре белән бераз чемоданнарына тутырып кием-салымнарын алып кайтканнар иде. Урын-җир әйберләре һәм савыт-сабалары да юк. Әнием саламнан һәм печәннән түшәк ясап, идәнгә җәеп бирде. Авыл шартларында яшәмәгән кешеләргә авылдагы тормышка күнегү читен булды. Балаларның хәҗәт эшләрен аш пешерә торган савытларына иттерәләр иде. Ашарга-эчәргә дә җитми. Колхозмы, авыл Советымы паек бирде азрак. Бар кием-салымнарын безнең әнидән сөт-катыкка алмаштырып, тамакларын тукландырырга тырыштылар. Ачлыктан яман нәрсә бар?

    Дошман чигенгәч, бу мескеннәр буш чемоданнарын күтәреп, кире үзләренә кайтып китте. Озак вакыт безгә рәхмәт хатлары язып тордылар.

    Сугыш туктагач, әтием дә кайтты. Аның бугазына пуля тиеп яраланып, госпитальдә ятты. Шул турыда ишеткәч, Гәйфетдингә тимер бугаз куйганнар икән, дип халыкка таралды. Балачага миңа тимер бугаз кызы дип кушамат такты.

    Сугыш туктаса да, яшәү бик җиңелдән булмады. Сугыш китергән җимерекләрне төзәтү бик озакка барды. Бу җиңүгә ничек ирештек, нәрсә ярдәм итте соң? Халыкның Ватанын яратуы, милләтләр дуслыгы, фронт һәм тылның бердәмлеге җиңүгә китерде.

    Бердәмлекнең көче океан

    Океаннан хәтта көчлерәк.

    Без күтәргән җиңү байрагыГасырларга барыр җилфердәм! - дип җырлаталар иде безне. Шулай булды да, Аллага шөкер! Үзем турында дәвам итәм. Мин яшьтән үк укытучы булырга тели идем. 7 классны бетергәч, Казанга башлангыч класслар укытучылары хәзерләүче педучилищега укырга кердем. Дүрт ел шунда укып, Кайбыч мәктәбенә кайтып урнаштым. Белем алу җиңел булмады. Казанга поездлар сирәк йөри, билет сатылмый. Кача-поса тамбурларга утырып йөрдек. Уку түләүле иде. Әнием авылдан дистәсен 60 тиенгә йомырка җыеп, аны чемоданга тутырып килә һәм шәһәрдә 1 сум 20 тиеннән сатып, акчасын миңа калдырып китә. Әтием миңа ярдәм итәргә дип, Казахстан шахталарына китте. Шулай итеп, әткәм-әнкәм ярдәме белән укып чыктым.

    Шушы тормышым, шушы халәтем өчен Ходайга рәхмәтлемен. Киләчәк буынга, балаларыбызга, оныкларыбызга сугыш афәтләре күрергә язмасын иде. Тынычлыкның кадерен белеп яшик, бер-беребезгә юл бирик, ярдәм итик. "Татулык, бердәмлек" булсын безнең девиз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: