Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сугыш елларында Кайбыч колхозчылары акчасына төзелгән самолет макеты район үзәгенең Җиңү паркында урын алачак

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узды.

    - Без илебез өчен гаять әһәмиятле булган Җиңү бәйрәмен лаеклы каршы алырга әзерләнәбез. 9 Майга санаулы гына көннәр калып бара. Районда яшәүче һәр ветеран безнең кайгыртуны, кадер-хөрмәтне тоеп яшәргә тиеш. Сугыш уты кичкәннәр бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен, алар аерым игътибарга лаек, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Олы Кайбычтагы һәйкәл янына самолет макетын урнаштырачакбыз, ул - социаль яктан тирән мәгънәгә ия проект. Бу самолет сугыш елларында Кайбыч колхозчылары җыйган акчага төзелгән. Мин бездә парадның бөтен халык катнашында югары дәрәҗәдә үтәчәгенә тирән ышанам. Әлеге зур бәйрәмдә сугыш каһарманнары, Җиңүгә турыдан-туры катнашы булганнарга рәхмәт сүзләребезне җиткерәчәкбез.

    Бүгенге көндә безнең районда 26 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Район башлыгы тәкъдиме белән аларның һәрберсенә берәр оешма-предприятие җитәкчесе куратор итеп билгеләнгән. Алар ветераннарның өйләренә даими бара, хәлләрен белешә, кирәк булса, көндәлек проблемаларын хәл итәргә булыша.

    Утырышта мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров чыгышында яңгыраганча, Бөек Җиңүнең юбилей датасына әзерлек кысаларында мәктәпләрдә "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә иншалар, рәсемнәр бәйгеләре, фәнни-практик конференцияләр, башка төрле чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта 7-9 класс укучылары арасында стройга басып җырлау буенча бәйге бара, иң яхшы команда район данын республика этабында яклаячак. Ә март аенда мәктәпләрдәге музейлар арасында бәйге үтәчәк. Сугыш темасына багышланган стендлар ясауда да укучылар өлгерлек күрсәтә.

    Районның баш табибы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, барлык ветераннар да диспансер күзәтүе узган. Ә тыл ветераннары ел дәвамында медицина күзәтүе үтә. Үзәк сырхауханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә ветераннар өчен бөтен уңайлыклары булган ике палата бар, апрельдә өченчесе әзер булачак. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева тыл хезмәтчәннәренең исемлеген барлау буенча эш алып барулары һәм бу категориягә, Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 1945 елның 9 маена алты айдан да ким булмаган хезмәт стажы булучылар кертелүе турында сөйләде. Башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру тәртибе белән таныштырды.

    Утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча карар кабул итте һәм җаваплы кешеләрне билгеләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: