Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сугышта һәлак булган ветеранның балалары кырык елдан соң әтиләренең каберен тапкан

    Әтием сугышка киткәндә әнкәем 26 яшендә дүрт бала белән кала. Әткәй китеп ике ай узгач, мин туганмын. Шуңа күрә дә инде миңа үз гомеремдә бер мәртәбә дә әткәй дип әйтергә насыйп булмады.

    Әнкәемнең сөйләве буенча, әткәй Суслонгерга эләгә. Анда ачлыкка тилмерүләре... Әнкәем бара алмый, чөнки йөклелекнең соңгы аенда була. Ирләре янында булып кайткан хатыннар ничек итеп әткәемнең юынтык судан бәрәңге кабыклары эзләп йөргәнен сөйләгән. Мин тугач бер айдан соң әнкәем бара, тик әткәемне күрә алмый, бер көн элек кенә алып чыгып киттеләр дип әйтәләр. Мин белгәндә инде әнкәй кичләрен дүрт бала белән - олысына җиде, аннан дүрт, ике яшьлек һәм мин, әткәемнең хатларын елый-елый укый иде. Ул хатларны әнкәй гомере буе бөктәрдә сандык чатлыгында саклады. Кечкенә чакта без әнкәйне сирәк күрә идек. Чөнки ул, ирләр белән беррәттән, урман кисүче булып эшкә керде. Без торганчы чыгып китә, ә ул кайтканда инде мин күбесенчә йоклаган була идем. Хәтерлим, ул арып кайтып сәкегә утыра да: "Малайлар, чабатамны чишегез әле, бер хәлем дә калмады", - дип әйтә иде. Без исә, әни кайтты дип шатланып, беребез - бер, икенчебез - икенче аягына ябышабыз да, нәни кулларыбыз белән бозланып каткан киндерәне чишә алсак, бик шатлана идек. Чабаталарның күп вакыт табаны да булмый иде. Урман кисәргә керүенең сәбәбе дә шул - урман кисүчеләргә күпмедер паек биргәннәр. Әниебез шул паек-ипине үзе ашамыйча, өйгә алып кайтып, шакмаклап кисеп, безгә ашата иде. Ә үзе юкә чәчәкләре, яфракларын ашый идем дип сөйли иде. Без өйдә кычыткан, чөгендер яфраклары белән тукландык. Төп ризык кабак булды. Әткәем хатларында гел балаларны сакла, зинһар, ачка үтермә, дип язган. Әнкәем эшкә чыгып киткәндә Аллаһ Тәгаләдән: "Балаларымны ятим калдырма, алар үсеп аякка басканчы агач басмаса ярар иде", дип ялварып сораган. Әткәем дини булган. Соңгы хатларында: "Борчакны бик каты куыралар, кече атна көннәрендә искә алырсың", - дип яза торган булган. Әнкәй безне исән-имин үстерә алганына бик куанды һәм кече атна көннәрендә догадан калдырмадым дип шатланды. Әткәегезнең наказын үтәдем, диде.

    Әнкәй әткәйнең соңгы хатларында язган җырларны безгә дә укый иде:

    Стенадагы сәгатем күтәрә алмый герләрен,

    Үлсәм дә сезне эзләрмен, тар булмаса гүрләрем.

    Зәңгәр һава, зәңгәр болыт, зәңгәрләтә диңгезне,

    Зәңгәр һаваларда йөзгән айлардан эзлим сезне.

    Әткәй белән әнкәй бик тату яшәгәннәр. Тик бәхетләре генә гомерле булмаган. Бары тик сигез ел гына яшәп калганнар. Без әткәебезнең кайда күмелгәнен белмәдек. Гомер буе әткәебезне көтеп яшәгән әнкәебез дә 1986 елда дөнья куйды. Бер елдан, газиз кешебезнең елын укытырга дип, барыбыз да бергә җыелдык. Һәм нәкъ менә шул көнне безгә хат китерделәр. Ерак Адыгея Республикасының Теучежск (хәзер Адыгейск) шәһәрендәге "Поиск" штабы әгъзаларыннан килгән хатта Бөек Ватан сугышында шул районны яклап сугышкан батырлар истәлегенә мемориаль комплексы ачылуы һәм исемлектә безнең әтиебез Кайфис (Хафиз) Низаметдиновның да булуы турында хәбәр ителгән иде. Әтиебез 1943 елның 7 февралендә һәлак булган. Туганнар каберләренә күмелгән. Укучылар әтиебезнең фотографиясен һәм аның турында язып җибәрүне сораганнар иде. Бу хат безне бик тетрәндерде. Җитмәсә, нинди көндә бит?! Кырык елдан соң әтиебезнең кайда күмелгәнен белдек. Апабыз 1990 елның маенда әткәебезнең каберенә барды. Узган ел улыбыз да гаиләсе белән газизебез күмелгән җирләрне барып күреп, каберенә һәм мәңгелек утка чәчәкләр салып кайттылар. Әткәебез гел истә, онытмыйбыз. Аллаһ Тәгалә безгә, тагын да шунда барып, әткәебез яткан туфракка баш куярга, каберенә чәчәкләр салырга насыйп итсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: