Олы Колаңгыда яшәүче "Агрохимсервис" җәмгыяте комбайнчысы Юрий Петров менә инде егерме җиденче ел һәр җәй саен, бер сезон да калмыйча, комбайн штурвалы артына утыра.
Ул үзе тумышы белән Чувашиянең Вурнар районыннан. Яшь чагында, моннан 31 ел элек, үзләрендә эш булмау сәбәпле, безнең районга килә. Әнә шул килүеннән Юрий Петров, биредә төпләнеп кала. Кышын атлар караса, җәен комбайнга утыра.
Иген кырларын куәтле техника елдан-ел күбрәк иңли бара. Үзебезнең илдә җитештерелгән "Дон" һәм "Нива" комбайннары да сынатмыйча эшләвен дәвам итә. Юрий Петров та әнә шул кыр корабларының берсен - "Нива"ны иярли һәм алдынгылар сафында бара. Комбайны яңа булмагач, еш ватыладыр инде, дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:
- Бу комбайнда унөченче сезон, аның чыккан елыннан башлап эшлим. Техниканы үз күреп, аңа сакчыл карасаң гына ул төзек була. Гел бер кулда йөргәч, комбайным артык көйсезләнеп азапламый, запас частьлар белән дә кыенлыклар булганы юк.
Быел алдынгы игенче-механизаторның ярдәмчесе булып Андрей Евдокимов эшли. Алар экипажы исәбендә - 8540 центнер ашлык. Егерме җиде ел комбайнда эшләү дәверендә ярдәмчеләре күп булган аның.
Тормыш иптәше Людмила белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Юлия белән Яна тормышта инде, әти-әнисен оныклар белән сөендергәннәр. Карина әлегә кияүдә түгел.
- Олы кызым Юлиягә дә комбайнчы һөнәре яхшы таныш. Чөнки мәктәптә укыган елларда бер сезон ярдәмчем булып эшләде. Никадәр авыр булса да, арыса да ул чагында зарланмады, - диде игенче.
Әнә шулай, Кайбыч җирен үз итеп, комбайнында аның иксез-чиксез булып тоелган кырларын иңли, уракка үз өлешен кертә ул.
Нет комментариев