Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Кайбыч районында мәчет ачу тантанасында катнашты

    Колаңгыда яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты: авылларында яңа мәчет ачылды. Бу авылда беркайчан да мәчет булмаган, шуңа да аны ачылуны зур тарихи вакыйга кабул иттеләр. Тантанага Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Кайбычның, күрше-тирә районнарнның мәчетләре хәзрәтләре, авыл халкы катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык халыкны әлеге зур вакыйга белән...

    Колаңгыда яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты: авылларында яңа мәчет ачылды.

    Бу авылда беркайчан да мәчет булмаган, шуңа да аны ачылуны зур тарихи вакыйга кабул иттеләр. Тантанага Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Кайбычның, күрше-тирә районнарнның мәчетләре хәзрәтләре, авыл халкы катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык халыкны әлеге зур вакыйга белән котлап, болай диде:

    -Колаңгыда бүген ачылучы мәчет- уналтынчысы. Ул бик матур урынга урнашкан, бу җирне Кайбыч капкасы дип атарга да була. Олы юл да шушыннан уза, күрше Чувашиядән йөрүчеләр моннан күп йөри, димәк, авыл халкы гына түгел, юлдагылар да монда кереп намаз укып чыга ала. Мәчеттә азан тавышлары тынып тормасын, анда халык күп йөрсен. Бу җирлектә күпмилләтле халык бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яши. Янәшәдәге Бәли авылына чиркәү төзергә планлаштырабыз. Әлеге матур мәчетне төзүдә башлап йөргән иганәче Руслан Хафизовка, ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә мәчет Руслан Илһам улының дәү әнисе Минбәян исемен йөртәчәк.

    Мөфти Камил Сәмигуллин үз чыгышында халкыбызның дин юлында булуына шатлануын белдерде:

    - Әле 20 ел элек Татарстанда 24 мәчет кенә бар иде, Хәзер аларның саны 1530дан артып китә. Җәннәт капкасы мәчеттән башлана, ул чиста чишмә кебек, җаннарыбызга тынычлык бирә, күңелләребезне сафландыра. Изге нияттә булыгыз, һәр изгелек унга тапкырлана.

    Камил Сәмигуллин динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур тырышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм башка җитәкчеләр, авыл имамнарына Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Мәчет ачылу турында тулырак газетаның алдагы саныннан тапшыра аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: