Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан халыкларының өченче съездына делегатлар сайланды

    Республикада зур вакыйга көтелә: агымдагы елның 22 апрелендә Татарстан халыкларының өченче съезды үткәреләчәк.

    Аның беренчесе 1992 елда, ә икенчесе 2007 елның 3 ноябрендә узган булган. Хәзерге вакытта съездга тулы әзерлек бара, барлык шәһәр-районнарда да делегатлар сайлыйлар.
    Райондагы җәмәгатьчелек Советының киңәйтелгән утырышында да Татарстанда дәүләт милли сәясәтен алып бару концепциясен тормышка ашыру һәм Татарстан халыклары съездына делегатлар сайлау мәсьәләләре каралды. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров,ТР Министрлар Кабинеты каршындагы социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары, төрле конфессия вәкилләре, әлеге Совет әгъзалары катнашты.
    -Халык составы буенча Кайбыч районы моделе Татарстан моделенә охшаш: мөселманнар да, православлар да тигез дәрәҗәдә диярлек. Шуңа да Татарстан халыклары съезды тулысы белән сезнең районга турыдан-туры килеп кагыла,- диде Ринат Закиров. -Республикада туксанынчы елларда Халыклар дусты йорты ачылгач, Мәскәүдә, башка төбәкләрдә узган очрашуларда ул ни өчен кирәк, нәрсә эшли, дип гаҗәпләнеп сораучылар күп булды. Бу яңа тарихыбызда халыкларның бердәмлеген тәэмин итүче структура иде. Чыннан да халыклар дуслыгы буш урында барлыкка килә алмый, бушлык булган урында төрлесе булырга мөмкин. Безгә Россиянең төрле төбәкләрендә еш булырга туры килә һәм һәр сәфәребездә Татарстанның даны еракларга таралуына инанып кайтабыз. "Сез бит яхшы яшисез",- диләр. Моның сере - республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып яшәвендә. Бердәмлек һәр эштә кирәк. Татарстан халыкларының съезды республикабыз тормышында зур роль уйный. Әлеге зур форумның максаты алга таба да күпмилләтле хакыбыз бердәмлеген ныгыту тәэмин итү юлларын, республикада милли сәясәт үсешенең өстенлекләрен билгеләү.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында районның төп байлыгы аның күпмилләтле халкы булуына басым ясады.
    -Кайбычта тырыш халык яши. Иң күпчелекне татарлар тәшкил итә, руслар-27 процент, чувашлар- 5 процент, башка милләт вәкилләре дә бар. Без бер гаилә кебек дус-тату яшибез, уңышларга ирешәбез, барлык милләтләргә дә тигез хокуклар тудырылган. Ә съездга тәкъдим ителгән делегатларның барысы да райондагы абруйлы, халык арасында танылу алган билгеле кешеләр.
    Татарстан халыклары съездына делегат итеп район башлыгы урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Кайбычтагы бирле бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Александр Акрымов, Кошман мәктәбе директоры, райондагы җәмәгатьчелек Советы рәисе Илмас Хәмидуллин, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кайбыч районы благочинные Николай Ермолаев һәм Федоровское мәктәбе директоры, Татарстан Республикасында рус милли-мәдәни берләшмәсенең Кайбычтагы җитәкчесе Михаил Серяков бертавыштан сайланды. Араларыннан Рәмис Хәялиев, Илмас Хәмидуллин, Михаил Серяков, Николай Ермолаев, Елена Алексеева әлеге утырышта үзләре дә чыгыш ясады.
    -Шундый зур форумга делегат итеп сайлаулары, миңа ышаныч күрсәтүчеләргә рәхмәт. Мин моны җирлектә яшәүче барлык милләттәшләрем- чувашларга күрсәтелгән зур ышаныч дип тә кабул итәм,- диде Елена Алексеева.
    Иң мөһиме- җир йөзендә тынычлык булсын, халыклар дус яшәсен, бер кояш астында барыбызга да урын җитә. Бу фикер утырышта еш яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: