Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Иске Тәрбит авылында күпфункцияле үзәк ачу тантанасында катнашты

    Авылларыбызда тормыш-көнкүреш шартлары еллап түгел, ә көнләп яхшыра бара. Иске Тәрбит бу яктан аеруча бәхетле: моннан бер элек фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, гыйбадәт йорты ачылганга ай да үтмәде, инде менә күпфункцияле яңа үзәк файдалануга тапшырылды. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

    Республикабызда авылларны үстерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга даими зур игътибар бирелә: бер-бер артлы махсус программа нигезендә төзелгән мәдәният учаклары сафка баса. Районыбызның дүрт авылында заманча спорт мәйданчыклары барлыкка килү дә әйтеп бетергесез зур шатлык булды. Мәлкидә һәм Колаңгыда әле күптән түгел генә ачылган күпфункцияле үзәкләр инде гөрләп эшли - очрашулар, концертлар уза.

    Иске Тәрбит - киләчәккә зур өметләр белән карый торган авылларның берсе һәм биредә мәдәният йорты бик тә кирәк иде. Моннан күп еллар элек чиркәүне сүтеп, шул материаллар белән төзелгән клуб янып киткәннән соң, авылның мәдәният учагы мәктәп ашханәсе бинасына күчкән. Искитәрлек концерт-тамашалар оештырылмаса да, күмәк чаралар шунда узган. Клуб димәсәң хәтере калырлык иске бинаны хәзергесе белән янәшә дә куя торган түгел шул. Шуңа күрә дә Иске Тәрбит халкы әлеге үзәкнең төзелүен түземсезләнеп көтеп алды. Ниһаять, ул көн дә килде. 200 урынга исәпләнеп төзелгән мәдәният йортының ишекләре ачылды. Кунакларны яңа мәдәният учагының ишек төбеннән үк Иске Тәрбитнең районда гына түгел, республикада да танылу алган "Сәүдияр" фольклор ансамбле, җитәкчесе үзебезнең яктан булган "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен ансамбле солистлары каршы алды.

    -2003 елда клуб янып киткәч, йөрәгебез шулкадәр әрнегән иде. Шуңа күрә дә бу авылны әлеге программага кертергә тырыштык та. Менә инде, күреп торасыз, теләгебезгә ирештек. Без бүген шушы искиткеч бинада басып торабыз. Барыгызны да бүгенге вакыйга белән тәбрик итәм, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Иске Тәрбит халкына мөрәҗәгать итеп. - Шушындый бина төзеп биргән өчен төзүчеләребезгә рәхмәт.

    Иске Тәрбит халкын бүгенге шатлыклы вакыйга белән Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков та котлады:

    -Барчагызны да мәдәният көне белән тәбрик итәм. Бу бит, чын мәгънәсендә, мәдәният көне. Шушындый үзәкләр республикабызның бүтән районнарында да сафка баса. Клублар гына түгел, социаль юнәлештәге башка төрле биналар да төзелә. Татарстаныбызда соңгы вакытта гына да җиде мең социаль объект файдалануга тапшырылды. Биредә икмәк игү белән беррәттән, мәдәниятне үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Мәдәни кыйммәтләрне саклый һәм үстерә күрегез, - диде ул.

    Илдар Халиков, күпфункцияле үзәк җитәкчесе Любовь Тимофееваны сәхнәгә чакырып, 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

    Авылдашларын шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова да кайткан иде. Ул, яңа ачылган үзәккә дип алып кайткан бүләкләренә кушып, керәшен халкының танылган җырын бүләк итте.

    Авылда шушындый заманча бина ачылганга һәркем шат. Яңа үзәк һәркемнең дә күңеленә хуш килерлек. Биредә бөтен нәрсә - идән, түбә, утыргычлар, элгечләр - барчасы да. Стеналары ачык төсләргә буялган, тәрәзәләренә һәм сәхнәсенә матур-матур пәрдәләр эленгән бинага килеп кергәч, матурлыктан күзләр камаша. Китапханәнең һәм авыл җирлегенең да бер түбә астында булуы да халык өчен икеләтә уңайлы.

    Күпфункцияле үзәк дип аталса да, халык аларны, тел сындырып азапланмыйча, искечә - клуб дип йөртә. Шулай булмыйни?! Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук бит. Эш әлеге үзәкләрнең ничек аталуында түгел, иң мөһиме - алар һәрчак тулы торсын, чын мәгънәсендә, мәдәният учагына әверелеп, үзенә тартып, күңелләрне җылытып торсын.

    Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада тугыз мең урынга исәпләнгән 47 мәдәният йорты төзелеп килә. Әлеге программаны тормышка ашыру исә алга таба да дәвам иттереләчәк.

    Премьер-министр Олы Кайбыч авылында төзелүче бассейнда эш барышы белән дә танышты.

    Илдар Халиков:

    - Кайбыч районы бик күп күрсәткечләр буенча республика районнары арасында алдынгы позицияләрне били. Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышларыгыз аеруча сөенерлек. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия күләмендә беренче урында бара, ә Кайбыч- республика күләмендә-алтынчы. Димәк, сез Татарстанның федераль дәрәҗәдә лидерлар рәтендә булуына зур өлеш кертәсез. Моңа Кайбыч хезмәтчәннәренең хезмәт яратуы, инвесторның көчле булуы нәтиҗәсендә ирешелә. Татарстанда тормышка ашырылучы программлар Кайбычта да уңышлы тормышка ашырылы. Шуның нәтиҗәсендә сездә дә мәдәният объектлары, фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баса, мәктәпләргә капиталь ремонт ясала, юллар төзелә, су кертелә, урамнар яктыртыла. Бу программаларның санын тагын да дәвам итәр өчен тотрыклылык кирәк. Мондый эшчән халкыбыз белән без күп нәрсәгә сәләтле.

    Миләүшә Гайнетдинова (Канаш):

    -Шушы авылда унсигез ел яшәгән кеше буларак, бирегә һәрчак ашкынып кайтам. Зур бәйрәмнәрне бер дә калдырмыйм. Менә бүген дә, клуб ачыла дип ишеткәч, бер партада утырып укыган классташым Зинаида белән бөтен эшебезне ташлап кайттык. Шушындый бина ачылуга чиксез шатмын.

    Марина Мурсякова (Хуҗа Хәсән):

    -Авыл җирлеге советында эшлим. Бирегә хезмәттәшләремнең сөенечен уртаклашырга дип килдем. Моңа кадәр эш шартлары бер дә кызыгырлык түгел иде. Шушындый әйбәт шартларда исән-сау эшләргә насыйп булсын.

    Зинаида Димьянова (Иске Тәрбит):

    -Авылыбызда шушындый клуб төзелү әкияткә тиң. Күптән көтелгән шатлык бу барыбыз өчен дә. Урыны да нәкъ үзе инде. Бөтен авылны бизәп тора.

    Римма Васильева (Иске Тәрбит):

    -Халкыбыз исән-сау булып, шушында бергәләшеп бәйрәмнәр үткәрергә язсын. Бәйләргә бик яратам. Остазыбыз Галина Семенова киләчәктә дә безне бирегә җыеп, кул эшләре серләренә өйрәтүен дәвам итсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: