Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кайбычта яңа парк ачу тантанасында катнашты

    Быел 25 еллыгын билгеләп үткән районыбыз шушы еллар эчендә танымаслык булып үзгәрде. Бу атнаның сишәмбесендә Олы Кайбычтагы яңартылган паркны ачу тантанасына килгән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та: "Кайбыч бу юлы да мине яңарып, тагын да матурланып каршы алды. Бу хакта мин үзебезгә кайткач та сөйләячәкмен", - дип китте.

    Илдар Халиков үзенең маршрутын шәһәрдәгеләр дә ак көнләшү белән карый торган "Салават күпере" спорткомплексы эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «ТР шәһәрләренең социаль үсеше институты» директоры урынбасары Салават Галиев һәм башкалар белән берлектә ул спорт секция­ләрендә шөгыльләнүче балалар белән аралашты. Әлеге комплексның буш торганы юк, анда көненә уртача 200ләп кеше йөри. Ә тренажер залында пенсия яшендәге апаларга барысы да сокланды.
    - Без бу комплекска даими йөрибез, сәламәтлегебезне ныгытабыз, - диде район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова. -Безгә шундый мөмкинлекләр тудыручыларга рәхмәт.
    Ә аннан соң, тиз арада кайбычлыларның яраткан урынына әйләнгән яңа парк­ка юл тоттылар. Кунакларны йөзләрчә кайбычлы каршы алды. Кайчандыр кеше түгел, терлекләр дә үтеп йөри алмаган бу сазлыклы урында әкияттәгедәй матурлык пәйда булды. Көндез генә түгел, кичләрен дә кеше күп була биредә. Коляска тарткан яшь балалы әниләрне дә, оныклары белән ял итүче әбиләрне дә, яшьләр, балалар, гаиләләре белән килүчеләрне дә очратырга була. Башка авыллардан да монда ял итәләр. Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында ачылган паркта быелгы Су саклагыч зоналары елында да эш дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга культуралы ял итү өчен мөмкинлекләр тудыр­ган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да шундый ярдәмгә өметебез барлыгын белдерде. Премьер-министр Илдар Халиков үз чыгышында болай диде:
    - Район башлыгының киләчәктә дә ярдәмгә йөз тотуы табигый хәл, бу бөтен халыкның, шул исәптән, Татарстан Президентының да зур теләге. Без әле шушы көннәрдә генә Рөстәм Миңнеханов белән 2017 елгы программалар хакында сүз алып бардык һәм зур шатлык хисләре белән хәбәр итәм: социаль программалар киләсе елда да дәвам итәчәк! Без бүген бөтенләй башка Татарстанда яшибез. Миңа Россия төбәкләре буенча күп йөрергә туры килә һәм 100 меңләп кеше яшәгән җирлекләрдә дә сездәге кебек спорткомплекслар, парк булмаганнары очрый. Парклар һәм скверлар программасын кабул иткәндә, Рөстәм Нургалиевич, бәләкәй генә авылда, районда шундый парклар төзү нигә кирәк инде, моңа бит зур акчалар сорала, дип әйтүчеләр дә булды. Рөстәм Миңнехановның карары ныклы: Безнең Татарстан шәһәрләре һәм авыллары бер дәрәҗәдә матур булырга тиеш! Анда безнең төрле милләтле халкыбыз яши. Әйе, соңгы елларда Татарстанда, шул исәптән Кайбычта, бик күп социаль объектлар барлыкка килде. Кыска гына вакыт эчендә шундый парк төзеп кую акчаң булса да, җиңел түгел. Төзүчеләргә дә рәхмәт!
    Илдар Халиков буш кул белән килмәгән: җирле үзидарә үсешендәге нәтиҗәле хезмәте өчен Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафинга һәм Татарстандагы төзелеш комплексы үсешенә зур өлеш керткән "Заман" җәмгыяте директоры урынбасары Ильфир Абдрахмановка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
    Паркка керү юлындагы кыңгырауларны чыңлатып, эчкә уздылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәктәпләр, мәдәният йортлары иген культуралары, милли һәм мәдәни байлыгыбызны үз эченә алган күргәзмә әзерләгән иде. Фольклор группалар чыгыш ясады. Илдар Халиковка Кайбыч охшады дип әйтергә тулы нигез бар. Халык белән саубуллашкач, чыгу юлына куелган "Мин Кайбычны яратам!" дигән стела янында район башлыгы белән бергә фотога да төште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: