Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Кайбычтагы яңа паркны карады

    Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишманның республика районнарына визиты дәвам итә. Бүген ул Кайбыч районына килде. Аның максаты-Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында безнең районда башкарылган эшләр һәм алга таба парклар зонасын үстерү буенча эшчәнлек белән танышу.

    Наталья Фишман һәм аның командасының Кайбыч районына әле беренче генә тапкыр килүе. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң элек аларны район тормышы, социаль-инфраструктур үсеше, киләчәккә планнары белән таныштырды. Кайбычның имәнлекләр белән дан тотуы, әле берничә ел элек кенә Германиядән дә белгечләр килүе һәм бездәге имәннәргә сокланулары,Петр патша заманында бездән имәннәрне кораблар төзү өчен ташулары, "Кайбыч имәнлекләре" фәнни-произвоство проекты турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.
    Кунакларга Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган паркны да күрсәттеләр. Ә аннан соң Олы Кайбычта Парклар һәм скверлар елы уңаеннан бирелгән финанслар ярдәме белән сафка баскан яңа паркны карадылар.
    -Бу паркны Яшьләр паркы дип беләм. Социаль челәтәрдә яшьләр аның хакында күп язалар, күренеп тора, бу парк Кайбыч халкының яраткан урынына әйләнгән,- диде Наталья Фишман.
    Паркны тулысынча карап чыктылар. Район башлыгы күл уртасына киләчәктә фотнтан кую, бу паркны Сабантуе мәйданы белән тоташтыру һәм аны төзекләндерү буенча башка планнары турында сөйләде. Наталья Фишман күлгә төшү урыннарын уңайлы итү, паркны тоташтыру проектын эшләргә һәм аны тормышка ашыру буенча уйлашачакларын белдерде. Ә гомумән алганда, ул эшчәнлеккә югары бәя бирде һәм "Супер! Миңа охшады. Иң мөһиме- халык канәгать» диде. Кайбычтан соң ул Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарына юл тотты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: