Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елында Бәрлебашы авылына багышланган китап дөнья күрде

    Бу - 420 елга якын тарихы булган авылга багышланган беренче китап! Тышлыгына Кайбыч символы - киң ябалдашлы йөзъяшәр имән агачы төшерелгән әлеге китапны халыкка тәкъдим итү кичәсен бөтен авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары катнашында мәк­тәпләрендә зурлап үткәрделәр.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, барыбызга да таныш Нәсим Акмал, төбәгебез тарихын өйрәнүче Кадыйр­җан Галимов, тарихчы-галим Рәшит Галләм, Бәр­лебашы төп мәктәбе укытучылары Эльмира Рәх­мәтуллина, Исламия Мусина - боларның барысы да шушы затлы китапны дөньяга чыгаручылар. Кайсы авторы, кайсы редколлегия әгъзасы, әдәби, фәнни редакторы. Араларыннан, авыру сәбәпле, Кадыйрҗан абый гына кичәдә катнаша алмады. Әмма, үзе булмаса да, аның адресына бик күп җылы сүз­ләр яңгырады. Чөнки, кичәне алып баручылар әйтеп узганча, шушы авылда туып-үскән Альберт Рәхмәтуллин туган төбәгенең тарихы, бүгенгесен чагылдыручы китап булдыру турында күңелендә инде күптән бөреләнеп йөргән хыялын тормышка ашыру турында уйланып йөргән көн­нәрнең берсендә районга Казанда яшәүче якташыбыз, Тау ягын тарихын өйрәнеп, бик күп ачышларга тап булган һәвәскәр тарихчы, шушы эшкә ихластан бирелгән фидакарь зат Кадыйрҗан абый кайтып төшә. Буш кул белән түгел - Бәрлебашы, Морза Бәрлебашына кагылышлы төрле архивлардан күчереп алган документлар, халык санын исәпкә алу материаллары, шәҗәрәләр бе­лән. Әнә шулай итеп хыял чынга аша башлый... Ки­ләчәккә саллы мирас булып калачак әлеге кадерле ядкарь - китап чыгару турындагы уйлары белән Альберт Рәхмәтуллин болай дип уртаклашты:

    - Туган як тарихына багышланган китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәр­гән мәктәбебездә уза. Без укыган елларда аның спортзалы да юк иде. Ә хәзер спорт белән шө­гыль­ләнү, яхшы белем алу өчен биредә бөтен шартлар да бар.Үземнең туган авылымда гына түгел, районның барлык авылларының да социаль йөзен үз­гәртүне максат итеп эшлим. Ә китап чыгару уе миндә күптән­нән бар иде инде. Мәк­тәптә укыганда "С чего начинается Родина" дип җырлый идек. Ул чакта ук шул җырлар аша безгә Ватанның кече ватаныбыз - туган авылдан, аның саф сулы инеш­ләре, тәгәрәшеп уйнап үскән тугайларыннан башлануын күңелебезгә сеңдергәннәр.Үсә төшкәч, кем булуыбыз, тамырларыбызның кая барып тоташуы, нәселебезнең чиш­­мә башы, авылга нигез кайчан, кем тарафыннан салынуы турында уй­лана башладым. Бу сораулар күңелемә һич тын­гы бирмәде. Җиде буынны белеп үсү генә аз, шәҗә­рәне, авылга бәйле хатирәләрне ераграк тарих чоңгылыннан барлыйсы килде. Чорлар юл­дашына әйләнгән Бәр­лебашы тө­бәге турындагы китап әнә шул максатны күздә тотып чыгарылды. Дөрес, бу китапка ник безне кертмәдегез, дип үпкә белдерүчеләр дә бар. Безгә материал тапшыручыларның барлык язмалары да керде анда. Бу китап соңгысы булмас әле, аны яңа хатирәләр белән баетып, тагын чыгарырбыз.

    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевның бу төбәккә хас тарихи вакыйгалар, китап турындагы чыгышыннан соң сүз алган Рафис Корбан фикерләрен тыңлап карыйк:

    - Тарихчы Кадыйрҗан абый Бәрлебашы турында гаять күп архив материаллары туплап, китап чыгарыйк әле, дип миңа мөрәҗәгать итте. Әмма ул коры документлар, саннарны үз эченә алган материаллар белән генә ти­рән эчтәлекле китап нә­шер итү мөмкин түгел иде. Анда күрсә­тел­гән кешеләрне табып, мәкалә­ләр язарга, кыскасы, тарихчы язмаларына "ит" кундырырга кирәк иде. Әлеге эшне мин Әл­мәт районындагы Кәләй авылы турында тирән эчтәлекле китап чыгарган Нәсим Акмалга тәкъдим иттем. Бу көннәрдән соң ике ел вакыт узды һәм китап чыкты. Аңа якташыгыз, академик Рәфыйк Гарәфетдинов та зур бәя бирде.

    Китапны әзерләгәндә Морза Бәрлебашы, Бәр­лебашы авылларында Нәсим Акмал кермәгән берәр йорт калдымы икән? Шуңа да залда утыручыларның күбесе аны белә, килеп исәнләшә.

    - Бу китап киләчәк буыннар өчен дә зур бүләк, - диде Нәсим Акмал. -Алар аны тагын да баетып, китапны укыганда туган фикерләрен язсыннар дип, соңгы битендә "для заметок" дигән чиста битләр дә калдырдык. Ә өй­рәнәсе әйберләр шактый күп әле. Эзләнә торгач, шуны белдем: Украинада да Бәрлебашы авылы бар икән бит. Анда бәрле сүзе - меч тяжелый, ягъни авыр кылыч дигәнне аңлата. Бәрле дә кылыч елга булып чыга түгелме? Халыкара ка­гый­дәләр буенча һәр дәү­ләтнең үз гербы, гимны, үз энциклопедиясе бар. Бәрлебашының да үз китабы бар хәзер, мондый атрибутикасы булган дәү­ләт бетәргә тиеш тү­гел. Бәрле, миңа калса, бәрәкәтне аңлата. Китапны чыгарганда укытучылар Исламия Мусина бе­лән Эльмира Рәхмәтуллина төп булышчыларым булды, мин сораган мәгъ­лүматларны көнендә үк электрон почта аша җибәреп тордылар, үзләре дә китапка бай материал туплады.

    Тарихчы Рәшит Галләм дә Тау ягының тарихы әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәве, алга таба монда археологик эзлә­нү­ләр өчен бай җирлек булуына басым ясады. Әлеге кичәгә махсус кайткан якташлары - Биектаудан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Рифкать Абдрахманов, Бө­гелмәдән Татарстанның атказанган урманчысы Алексей Вакатов, Азнакайдан Татарстанның атказанган автранспорт хез­­мәткәре Владимир Кротов, Казаннан Тәүзәр Гарифуллин, Бәрлебашыннан ветеран укытучы Владимир Егоров, Морза Бәрлебашыннан Вәгыйз Абзалов, башка чыгыш ясаучылар да китапны чыгаручыларга тирән рәх­мәт­ләрен белдерде. Яшь та­лант­лар Зилә Рәхмә­туллина, Анастасия Лазарева, Фи­рүзә Мусина бе­лән Ади­лә Гыйбадуллина, Али­нә Сибгатуллина, Динара Лотфуллина, мә­дәният хезмәткәре Галина Кротова җырлары, ши­гырьләре аша туган якларына мәдхия җыр­лады. Кичә Бәрлебашының оста җырчысы Ил­гиз Борһановның Нә­сим Акмал сүзләренә язылган Бәр­лебашка багышланган җыры белән башланып китте һәм аның җыры белән тәмамланды:

    Монда тудык, монда үстек,

    Саф чишмәләр суын эчтек,

    Гашыйк без Бәрлебашка...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: