Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тибрәндерде күңел кылларын

    Яз белән Тукай бер-берсеннән аерылгысыз. ТР Мәдәният министрлыгы нәкъ менә ямьле язда икенче ел рәттән инде шигырь сөйләүчеләр арасында Габдулла Тукай исемендәге бәйге үткәрә. 29 мартта Олы Кайбыч мәдәният йортында аның район туры булды.

    Бәйгедә мәктәпләрдән җитмешкә якын укучы чыгыш ясады. Балаларны һәм яшүсмерләрне шигърияткә, милли мәдәният кыйммәтләренә тарту, аларда Тукай иҗаты мисалында милли үзаң, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатын куйган бу бәйгене китапханә һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

    Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Гыйрфанова рәислегендәге жюри һәр конкурсантның нәфис сүзне оста итеп, ишарәләр, хис-тойгы бе­лән сөйләвенә игътибар итте.

    Бәйге шартлары буенча укучылар "Теле барның иле бар" дигән темага татар шагыйрьләренең татар яисә рус телендәге шигырен сөйләде.

    Беренче төркемдә Бәрлебашы төп мәктәбенең 4 класс укучылары Фирүзә Мусина һәм Адилә Гыйбадуллиналар чыгышы (җи­тәкчеләре Исламия Мусина) жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сок­ландырды. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Илү­зә Нигъмәтуллинаны жю­ри икенче урынга лаек дип тапты. Өченче урын Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктә­бенең 3 класс укучысы Рашат Хәялиевка бирелде.

    Урта төркемдә чыгыш ясаучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән 6 класс укучысы Ленара Га­рапова (җитәкчесе Люция Сөнгатуллина) иң остасы булды. Икенче урынны Бәрлебашы мәктәбеннән 8 класс укучысы Илсөяр Рәхмәтуллина яулады. Кече Мәме мәктәбенең 7 класс укучысы Гөлнур Хәйруллина өченче урын­га чыкты.

    Өлкән класслар укучылары арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән 9 класс укучысы Айсылу Камалиева (рәсемдә, җитәкчесе Люция Сөнгатуллина) үзен нә­фис сүз остасы итеп танытты. Жюри бертавыштан җиңүне аңа бирде. Борындык мәк­тә­беннән 9 класс укучысы Энҗе Кә­лимуллина икенче урынны яулады. Өченче урын Зур Подберезье мәктә­бен­нән Юлия Шебаловага бирелде.

    Укучыларның шигырь бәй­гесенә әзерлек дәрә­җәсе төрлечә: күңел кылларын тибрәтә алучылары да, шигырьнең сүзләрен онытып, укытучылары әйтеп җибәргәнне көтеп торучылары да булды.

    Бәйге җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның иң осталары 16-17 апрельдә Казанда Марсель Сәлимҗанов исе­мендәге Актерлар йортында үтәчәк Габдулла Тукай исемендәге II Республика шигырь сөйләү­челәр бәйгесенең финал этабында катнашачак.

    е�����p�орядок обжалования в соответствии с уголовно-процессуальным законодательством Российской Федерации.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: