Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Әтиле-әниле ятимнәр булмасын

    Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортына барган саен, андагы тәртипкә, сабыйларны яратуларына сокланып кайтам. Әмма бер әйбер күңелне әрнетә: күбесенең иң якын кешеләре исән-сау булса да, балалар монда яшәргә мәҗбүр. Җавапсыз әти-әни газиз баласын я шешәгә, я энәгә, я тәртипсез тормыш рәвешенә алыштырып, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән...

    Биредә соңгы тапкыр нәкъ бер ел элек булган идек, быел да баруыбызның сәбәбе шул ук: ата-ана назыннан мәхрүм балаларга Яңа ел алдыннан бүләкләр алып бару - "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иң күркәм традицияләреннән. 25 декабрьдә үзәкнең директоры Венера Сафиуллина җитәкчелегендә курчак театрында шөгыльләнүче яшь артистлар Норлатта курчак спектакле күрсәтеп кайтты. "Каз бәбкәсе Дорофей һәм Аленка" әкиятен яратып карадылар. Кайбыч балалары яшьтәшләренә йомшак уенчыклар да тапшырды. Моннан тыш, район мәктәпләре укучылары җыйган бүләкләр - уку-язу кирәк-яраклары, көнкүреш товарлары, уенчыклар, яңа киемнәрне дә алып барды. Яңа уенчыкларга кушып, җан җылысын да бүләк иттеләр сыман.

    Сабыйлар гаиләдә үсәргә тиеш

    Әйе, дөрес, балалар йортында шартлар тудырылган, бар да җитеш, мохтаҗлык күрмиләр. Ярдәмчеләре, иганәчеләре күп, һәр көн диярлек, кунаклар килеп кенә тора. Тәрбияче педагогларның игътибарлылыгына, яратуына шаккатарсың - үз балалары кебек күрәләр. Хәер, чит баланы үзенеке итмәгән кеше монда озак та эшли алмыйдыр. Шулай да, туганнарны, әти-әнине беркем дә алыштыра алмый шул... Ярый әле, нарасыйларны тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр бар. Педагоглар әйтүенчә, мәктәпкәчә яшьтәге яки башлангыч сыйныфта укучы авыл балаларын, республикадан читтә яшәүче өлкәләрдән үк килеп, яратып алып китәләр икән. Читтә булса да, үз бәхетләрен тапсын иде яралы язмышка дучар балалар, дип телисе генә кала.

    Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфинур Вәлитова әйтүенчә, ике ел элек Норлат балалар йортында 90 бала яшәсә, хәзерге вакытта алар 45 кенә. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 2011 елда җидәү иде, быел нибары ике. Әле бер бәләкәчне мәрхәмәтле җаннар гаиләгә алырга тели, диделәр. Монысы шатлыклы күренеш, әлбәттә. Чыгарылыш сыйныфта укучы яшүсмер дә берәү генә. Ятимнәрне кире китереп бирүчеләр дә бар, сагынып, качып китеп, әти-әни битарафлыгыннан яңадан үзләре үк бирегә кайту очраклары да бар икән. Берничә тапкыр биредән качкан балаларны, аптырагач, республиканың башка балалар йортларына да җибәреп карыйлар.

    70 еллык тарихы бар

    Ятимнәрне сыендыручы игелеклелек йорты быел 30 октябрьдә 70 еллыгын зурлап бәйрәм иткән. Бу хакта безгә биредә 23 елдан артык эшләүче китапханәче Фәридә Садыйкова тәфсилләп сөйләде.

    Балалар йортының тарихы үтә дә үзенчәлекле, кызыклы һәм бай. Сугышның икенче елында - 1942дә Норлатка Ленинград камалышыннан исән-имин котылган беренче ятимнәр китерелгән. Юбилейга килгән зур кунакларның берсе - шул вакыйгаларның тере шаһите Гөлфәрүз Галиева. 1943 елда ул 3 яшендә шушында килеп эләккән.

    Шунысы кызыклы: үз тарихында балалар йортын җиденче директор җитәкли, Дамир Рәхмәтуллин - беренче ир-ат җитәкче. Ул 2009 елдан бирле эшли. Аңа кадәр 16 ел җитәкчелек иткән Асия Шәрәфетдинова эшләгән чорда матди-техник базаны ныгытуга, үз хуҗалыкларын булдыруга игътибар зур булган. 2003 елда яңа бинага күчкәннәр, 2006да күңел ачу үзәге ачылган. Заманча җиһазландырырлган компьютер классы, бассейн, мунча, спорт заллары бар. Укучылар түгәрәкләрдә кул эшләренә, тегәргә-чигәргә, рәсем ясарга өйрәнә. Иҗат җимешләре белән бинаның һәр дивары бизәлүенә монда килгән һәркем игътибар итә, соклана. Остаханәдә егетләр эшкә өйрәнеп үсә. Хуҗалык дигәннән, ике гектар җирдә витаминлы яшелчә, җиләк-җимешне үзләре үстерәләр. Бозау, куяннар асрыйлар! Хезмәттә дә, иҗатта уңышлары бихисап - катнашкан конкурс-фестивальләре санап бетергесез. Шул җиңүләр балаларга тормышта үз урыннарын табарга да ярдәм итәр, Алла боерса.

    Юбилей уңаеннан кунаклар, иганәчеләр күп булган. Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фердинанд Сәлаховның концерт программасы балалар өчен дә, ветераннар, тәрбиячеләр өчен дә зур бүләк булган. Сүз уңаеннан, Фердинанд абыйлары монда тәрбияләнүче Руслан исемле егеткә озак еллар дәвамында ярдәм итеп килгән икән.

    Сүз ахырында

    Менә шулай, сәяхәтебез кыска гына булса да, мәгълүматка бай, истә калырлык узды. Кызыксынучан күзләр белән, рәхмәт әйтеп, балалар озатып калды, Әлфинур Нурулловна капкага кадәр озата чыкты.

    - Әллә соң матур кызларыгызны беразга калдырып торасызмы?- дип елмайды ул. Юк, дип каршы төшәбез. Имеш, монда кунакка килү генә яхшы, яшәп калудан Алла сакласын! Баксаң, ул да кунакка гына чакыра икән. Аралашып, дуслашып, берничә көнгә мондагы дуслары янына килүче балалар да бар икән бит! Шундый очрашулар ятимлеккә дучар ителгәннәргә үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга, дуслык, туганлыкның ни икәнлеген аңларга ярдәм итә. Күңелләренә игелек орлыклары салына, язмыш кыерсытуын онытып, тирә-юньгә ышаныч, өмет белән карарга этәрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: