Элек-электән игенченең үзен дә, хезмәтен дә, аның көче белән табыннарга килгән икмәкне дә хөрмәт иткәннәр. Комбайнчыларны матди яктан кызыксындыру, алдынгыларны бүләкләү традициясе күптәннән бар инде. Ә быел әлеге максатта һәм, болай да гадәттәгедән соңрак старт алган урып-җыю эшләрен озакка сузмас өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә,...
- Безнең районнан кимендә 2-3 комбайнчы әлеге премияне алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, игеннәребез мул уңыш бирә, тырыш комбайнчыларыбыз да җитәрлек, -диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр белән очрашуында.
Ул хаклы, үз эшен намус белән башкаручы алдынгы игенче-механизаторларыбыз күп безнең. "Дубрава" җәмгыятенең өченче филиалы комбайнчысы Альберт Лазерев та әнә шундыйлардан. Һәр елны урак лидеры булган комбайнчы быел да алдынгылыкны бирми. Ул "Клаас-Мега" комбайнында 15 августка 9080 центнер ашлык суктырган. Алдынгы экипажларга бирелүче премияләр турында да Альберт Лазарев күптән хәбәрдар. Районның баш аграрие Фиргать Басыйров әйткәнчә, бездәге һәр экипажга бу хакта аңлатма бирелгән.
- Премия турында иң беренче "Кайбыч таңнары" газетасыннан укып белдек. Эштән кайтуга, хатыным Ольга шул хәбәр белән шатландырды. Дөрес, без премия өчен эшләмибез, иң мөһиме - күкрәп үскән игенкәйләрне җыеп алу. Әмма игенче хезмәтен шулай югары бәялиләр икән, моның белән горурланырга кирәк! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә, кырга килеп, премия турында сөйләделәр. Президентыбызга зур рәхмәт, мондый кызыксындыру чаралары тагын да тырышып эшләргә стимул бирә, - диде Альберт Лазерев.
Газета битләрендә фотоларда ел саен олы улы Андрей белән бергә күрергә күнеккән алдынгы комбайнчы быел уракка икенче улы Артур белән чыккан.
-Андрей хәзерге вакытта Ватан алдындагы бурычын үти: Владивостокта диңгез пехотасында армия хезмәтен үтә, - диде ул. -Тугызынчы классны тәмамлаган икенче улым - быелгы уракта минем уң кулым. Абыйсы кебек тырыша, техника белән дә кызыксынуы көчле.
-Әтиемнең ярдәмчесе булу бик ошый миңа. Алдагы елларда да алар эшләгән кырга еш килә идем. Абыем еракта хезмәт итсә дә, күңеле белән барыбер шушы кырларда, ашлык суктыручы комбайннар янында. Урак барган кырларны фотога төшереп, аңа җибәрәм, - диде Артур.
Андрей бик тиздән, ноябрь аенда армиядән кайтырга тиеш. Тәҗрибә туплаган егет үзе дә туган ягы басуларында кыр корабын иярләп, алдынгы комбайнчы булыр әле. Энесе Артур да аннан калышмас, чөнки алар уңган механизаторлар буларак данланган бабалары Георгий белән Николайның лаеклы дәвамчылары, алдынгы комбайнчы исемен горур йөртүче Альберт Лазеревның уллары бит!
Узган шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видео режимында үткән республикакүләм киңәшмәсендә экранга шул көнгә әлеге премиягә дәгъва итүче комбайнчылар исемлеген чыгардылар. Анда Кайбычның "Олы Колаңгы" хуҗалыгы комбайнчысы Юрий Петровның да исеме бар иде. Күрсәткечләргә карап, бу исемлек урак тәмамланганчы үзгәреп торачак. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Юрий Петровка үз позициясен саклап калуын теләде.
Нет комментариев