Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча “Ел укытучысы – 2016” бәйгесенең район этабы җиңүчесе ачыкланды

    Әлеге бәйгенең максаты -педагогик осталыкны арттыру, алдынгы тәҗрибәне ачыклау, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган укытучыларны барлау, белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Ул башта зоналарда узды, анда җиңүчеләр Бәрлебашы мәктәбендә үзенең осталыгын күрсәтте. Алар Олы Кайбыч мәктәбеннән Илдус Вәлиуллин, Олы Подберезьедан Валерий Савинов, Надеждинодан Олег Калеев һәм Хуҗа Хәсәннән Альберт...

    Илдус Вәлиуллин "Велосипедчы - транспорт йөртүче" дип аталган дәресендә укучыларга велосипедның уйлап табылу тарихы, анда йөрүнең организмга файдасы, велосипедчыга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү кирәклеге хакында сөйләде. Валерий Савинов "Террорчылык - җәмгыять өчен куркыныч" дигән дәресен Сингапур ысулы белән алып барды. Укучылар террорчылыкның "куркыныч" дигән сүздән алынуы, аңа каршы көрәш алып барылуы, дөньяда төрле елларда кылынган террорчылык акт­лары хакында белде. Олег Калеев белән Альберт Перепелкин куркынычсызлык кагый­дәләре турында сөйләде, икесе дә дәресне Сингапур ысулы белән алып барды. Бәйгедә катнашучылар укучыларга «хәрби-патриотик тәрбия бирү» темасына иҗади эш тәкъдим итте. Жюри әгъзалары аларга гадел бәя биреп, җиңүчене ачыклады. Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча "Ел укытучысы - 2016" бәйгесенең район этабында Валерий Савинов җиңүгә иреште. Ул якын киләчәктә Тәтеш шәһәрендә үтәчәк зона бәйгесендә катнашачак. Олег Калеев - икенче, Альберт Перепелкин - өченче, Илдус Вәлиуллин дүртенче урыннарда.
    - Әлеге бәйгедә җиңүем белән горурланам, - диде Валерий Савинов. - Без укыткан фән бик мөһим, чөнки иминлек һәрвакыт беренче планда тора. Укучыларны экстремаль хәлләрдән чыгу юлларына, бәлагә очраучыларга беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәбез. Балалар үз һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген сакларга мәктәптән үк өйрәнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: