Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикабызда халыкның эш белән мәшгульлеген тәэмин итү, азык- төлек җитештерүне арттыру максатында гаилә фермаларын оештыруга финанс ярдәме күрсәтә.

    Республика җитәкчелеге алып барган сәясәтне тормышка ашыру өчен районыбызда да мөмкинлекләр тудырыла. Әлеге юнәлештә үз эшләрен башлап җибәрүче беренче карлыгачлар да бар. Шундыйларның берсе - Кошман авылы егете Равил Җәләлиев. Белеме буенча укытучы ул. Казан шәһәрендәге педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында читтән торып югары белем алган.

    Хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәргән егет соңрак "Сельхозтехника" район берләшмәсендә экспедитор, район кулланучылар җәмгыятендә сәүдә бүлеге мөдире, Югары Ослан районында кулланучылар җәм­гыяте рәисе, колхоз рәисе булып эшли. Заманга ияреп, үз кибетен ачып җибәрә.

    Гаилә фермалары төзү буенча дәүләт программасы хакында ишеткәч, бу эштә дә үзен сынап карарга була.

    - Без кечкенәдән терлекләр арасында кайнашып үскән. Шуңа да бизнесны да терлекчелек белән бәйләп алып барырга булдым. Район баш­карма комитетында нинди документлар кирәклеген аңлаттылар, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә план-смета төзергә ярдәм иттеләр. Кибетләремне саттым да, шул акчага төзелеш материаллары сатып алып, булачак сарык фермасына нигез салып, төзелеш эшләрен башладым. Фермага су керт­кән­дә махсус техника белән район башлыгы Җәүдәт Гаффаров ярдәм итте.

    Максатымны тормышка ашырганда ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтлемен, - диде Равил.

    Сарык фермасы төзү, чәчүлек җирләре өчен әти-әнисе, үзе­нең пай җирләрен берләштереп алган. Хәзер аның 19 гектар мәйданда сөрү җире бар. Сарык фермасы янындагы 6,3 гектар җирнең тирәсен сетка белән әйләндереп алган. Көз­дән туфракны эшкәртеп, люцерна чәчеп калдырган, кыш чыгарга җитәрлек күләмдә печән, салам, фураж запасы булдырган. Техника кирәк булганда, шәхси трактор хуҗаларына мөрәҗәгать иткән. "Садриев" җәмгыятенең дә ярдәмен тоя ул. Быел җәйге чорда Азнакай районыннан "Араевский" токымлы 30 баш сарык, "Гө­бе­нә" җәмгыятеннән 30 баш ана сарык сатып алган. Соңгы вакытта сарыклары бәрәнли баш­лаган. Сарык фермасында Кошман авылы егете Мөсәлим Сабиров гаиләсе белән эшли. Җәйге чорда аның улы Мөнир сарык көтүе көтә. Димәк, эш җайга салынган.

    Гаилә фермаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы буенча Равил Җәләлиев дәүләттән 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алырга тиеш. Әлеге сумманың 250 меңен алган инде. Килә­чәккә планнары зурдан аның. Калган акчага ана сарыклар сатып алып, аларның баш санын бәрәннәре белән бергә 300гә җиткерергә уйлый.

    Сарыкларын киләчәктә дини бәйрәмнәр вакытында сатырга уйлый. Шуңа күрә, тора бара махсус корбан чалу урыны булдырырга ниятли, мөрәҗәгать иткән кешеләргә шунда ук эш­кәртеп тә бирергә исәп тота. Үз фермасы, җире булгач, техникасыз да булмый. Республикада фермерлар өчен отышлы булган программалар аша техника сатып алырга ниятли. Хәзер боз урыныннан кузгалган инде, киләчәккә максатлар да куелган. Хыялларының тормышка ашасына шик юк. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", - дип Равил кебек эшсөяр­ләр турында әйтәләр­дер инде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: