Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ул Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән

    Их, менә шул Бәрлебашы да сагындырып үзәккә үтмәсә икән ул! Авылны ышыклаган урманы, төзек юллары, иркен кырлары, эчәр сулары күз алдына килеп күңелне ашкындыра! Кырлары димме... Авызда кыр тузанының тәме сизелеп китте.

    Яшьлеге - иркен кырларны иңләп узды ич аның. Унҗиде яшьлек Вәсилә пар двигателендә эшләүче зур тракторның руленә ябышып илне, колхозны, авылны икмәкле итәргә тырыша. Ул вакытта учка сыярлык утын пүләнен "шакмак" дип атап йөриләр. Колхозчылар җәе буе шул "шакмак"ны әзерли, "шакмак" киптерә. Чөнки ул вакыттагы тракторларга хәзерге кебек солярка салып түгел, кабинадагы кул уңындагы мичкә шул "шакмак"ны ягып йөргәннәр. Яз, җәй, көз айлары колхоз кырында эшләп уза. Әле аның кияргә рәтле киеме, ашарга ризыгы булса икән! Булганның да күп өлешен сугышка җибәрергә тырышканнар.
    Илдә сугыш бара. Федоровское авылы кырыена урнашкан МТСта тракторчылыкка укырга кырыклап кеше килгән. Шуларның дүрт-бише сугышка китми калган егетләр, калганнары - хатын кыз. Тракторны йөртә дә, җимерелгәч ремонтлый да белергә кирәк. Тыл - хатын-кыз кулында, сынатырга ярамый!
    Чыгышы белән Бәрлебаш авылыннан булган, бүгенге көндә Олы Кайбыч авылында улы Рөстәм гаиләсендә яшәп ятучы Вәсимә апа Габдрахманованың яшьлек өлешенә тимер атны буйсындырып кырлар сукалау, сугышта әтисе һәм абыйларын югалту ачысы да тия. Әмма бирешми ул. Дөнья шулай төзелгән - усал җилләрдән соң, җылы кояш чыга, авырлыктан соң, җиңеллек килә. Вәсимә апаның да тормышы үз көен ала - яраткан кешесенә кияүгә чыга, уңган кызлар, акыллы уллар үстерә. Бәрлебаш авылында бик матур гаилә булып яши алар. Елгалар ага, гомерләр сизелмичә уза тора. Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп балалар үсеп җиткәнне дә сизми каласың. Габдрахмановларның оясы да акрынлап бушый бара. Балалар үз тормыш­ларын кора, тормыш иптәше бакыйлык­ка күчә. Ак яулыклы Вәсимә апа да Олы Кайбыч авылына улы гаиләсенә күченә. Биредә Вәсимә апа кадер-хөрмәттә яши, әлбәттә. Башка балалары, оныкчыклары белән онык­лары кайтып тора. Туксан яше тулган көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да котларга килде, әнә. Олы яшьтәге кешеләргә зур хөрмәт күрсәтелә безнең районда. Барысыннан да канәгать Вәсимә апа. Туксан яше тулса да, үткер акылы, хәрәкәтендәге җиңеллек белән яшь кызларны көнләштерерлек зиһенле әби әле ул! Тик менә... инде үзе генә яши алмаганын аңласа да, яшел урманлы, борма елгалы Бәрлебашын, ялгыз өен еш сагынып искә ала. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир... Их!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: