Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле авылының терлекче механизаторы язмышын туган җире белән бәйләгән

    Авылдашым Рәис Минһаҗев бүгенге көндә Мөрәле авылы фермасында механизатор булып эшли. Язмышын туган җире белән бәйләп, авыл хуҗалыгына кагылышлы эшче һөнәрен сайлап, үз бәхетен тапкан.

    Авыл тормышы аны үзенә ничек җәлеп иткән соң? Балачактан ук терлекләр янында кайнашырга яраткан ул. Рәис абый бабасы сукмагыннан киткән. Дәү әтисе Хәлил ага заманында колхозда рәис булып та, ферма мөдире булып та хезмәт куйган. Колхоз фермаларының алар яшәгән тирәлеккә якын урнашуы да сәбәпче булгандыр, мөгаен. Чөнки ул еш кына анда барып, терлекчеләргә булышып йөргән. Үскән саен аның күбрәк мал-туар янында йөрүен күргән әти-әнисе Рәис абыйны, урта белем алгач, Буа ветеринария техникумына укырга җибәрә.
    Мал табибы белгечлеге буенча укып, кулына дип­лом алган, әле унтугыз яше дә тулмаган егет туксанынчы елларда туган авылындагы "Урожай" колхозына эшкә кайта. Яшь белгечнең беренче хезмәт көне бозаулар карау бүлегендә башланып китә. Рәис абый ул көнне әле бүгенгедәй хәтерли. Бөтен күңелен биреп эшләүче өлгер егетнең тырышлыгын күреп, озак та үтми ферма мөдире итеп куялар. Дүрт ел колхозның, алты ел "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең фермасында мөдир булып эшләү дәверендә төрлесе булгандыр. Бозауларга тиешле сыерны саклап чык­кан төннәр дә, су катмасын өчен каравылда торган вакытлар, эшче кадрлар җитмәү сәбәпле, башкарылган эшләр барысы да Рәис абыйга тәҗрибә өстәгән.
    - Әйе, ул заманнарда эшчеләр җитмәү үзәккә үтте. Сыерларның асларын чис­тартырга, ат белән баздан азык ташып, малларга биреп өлгерергә кирәк. Дөнья бер урында гына тормый, туктаусыз үзгәрешләр кичерә, фермада эшләр дә җайлаша. Атларны тракторлар алыштырды. Яшьләрне хәзер авыл хуҗалыгы тармагы кызыксындыра башлады, - диде ул.
    Заманында мал табибы, ясалма орлыкландыру технологы, ферма мөдире дә булган ул.
    Фермадан китеп, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында каравылчы булып өч ел эшли. Әмма нәрсәдер җитми кебек тоела аңа, шуңа да яраткан эшенә кире кайта. Аңлый: терлекләрне ярата, аның эш урыны фермада. Хәзер терлекләргә азык ташучы механизатор ул.
    Һөнәр сайлау - язмыш сайлау кебек бит ул. Яраткан эшендә генә кеше һәрвакыт яңа үрләр яулый. Рәис абыйның да уңышлары байтак. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә лаек булган. Быел да алдынгылар слетында "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
    Беренче филиал директоры Александр Тутаев та аның хезмәтеннән канәгать:
    - Безнең Рәис үзен тырыш кеше буларак танытты, аның кебекләргә таянырга була. Үз вазифасын җиренә җиткереп башкара, хезмәтенә намус белән карый.
    Рәис абыйның эше чыннан да җаваплы. Сыерлардан мул итеп сөт алу өчен, аны тиешенчә һәм вакытында ашатырга кирәк. Шулай булганда гына күрсәткечләр бермә-бер яхшырачак.
    - Фермага эшкә иртәнге сәгать җидедә киләм. Иң элек савымчылар иртән сауган сөтне трактор белән сөт блогына күчерәм. Кардага салам кертәм. Терлек азыгын тракторга тагылган автоматлаштырылган тараткыч белән таратам. Аңа силос, фураж, печән, сенаж кушылган катнашма керә. Азыкны көнгә өч тапкыр бирәм, - дип эше белән таныштырып китте ул.
    Рәис абыйның хезмәттәшләре, авылдашлары арасында да абруе зур. Терлекләре авырып китсә дә, сыер бозауласа да, авыл халкы ярдәмгә һәрчак аны чакыра. Ул шәхси хуҗалыгында да күп мал-туар асрый. Тормыш иптәше Ләйсән белән ике ул үстерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: