Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульянково механизаторы 50 еллдан артык инде туган ягы кырларың иңли

    Шушы көннәрдә “Алтын кырлар” агрофирмасы механизаторы Владимир Лисенковка 69 яшь тулды. Инде җитмеш ягына чыкса да, әле дә туган җирендә эшләвен дәвам итә ул. Әңгәмәбез дә ул озак еллар эшләгән тракторы янында узды.

    Илле елдан артык тракторда эшләүче Владимир Николаевич турында Уль-янково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да миңа җылы сүзләр генә әйтте. “Хезмәт сөючән, тыйнак, авылдашлар арасында хөрмәт казана, пенсиядә булса да, үз эшен дәвам итә, андый кешеләр – безнең алтын фонды-быз”, –диде ул. 
    Механизатор эшкә уңган булса да, сүзгә саран булып чыкты. Хезмәт юлы турында да аз сөйләде. 
    – Яшьлегем юклык заманына туры килде, шуңа да иртә эшли башладым. Атлар, сарык көтүе көттем. Авылда тагын ни белән шөгыльләнәсең ди инде? Ә армиядә хезмәт итеп кайт¬кач, тракторга утырдым. Бу еллар эчендә әллә ничә
     
    МТЗ тракторында эшләргә туры килде. Искеләрендә дә эшләдем, яңа-лары белән дә идарә иттем. 
    Владимир Лисенков туган җирендә илле елдан артык эшли булып чыга. Җирен дә сукалаган, культивациясен дә ясаган, тырмалаган да, урган да. Барлык кырларны да биш бармагыдай яхшы белә ул. Сәламәтлеге мөмкинлек биргәч, өендә утырасы килми, шуңа да эшкә йөри. “Үзеңне коллективның бер өлеше итеп тою рәхәтрәк”, – ди ул. 
    Заманында хезмәт алдынгысы булган тормыш иптәше Анна Михайловна гомере буе савымчы булып эшләгән. Тормышның бөтен авырлыкларын бергә җиңеп, хәзер инде балалары, оныклары уңышына куанып яшиләр. Наталья исемле кызлары Ульянковода яши, Ольга – Казанда, Игорьлары Яшел Үзәндә гомер кичерә. Ялларда, бәйрәм көннәрендә Лисенковларның өйләре оныкларының шат авазына күмелә. Алар әби-бабасына йорт эшләрендә дә ярдәм итәләр, рәхәтләнеп ял да итәләр. 
    –Механизатор булып эшләвем белән горурланам, безне алштырырга яшьләр кирәк, – ди Владимир Николаевич. - Эшләгән вакытта еллар үткәнне, балалар үскәнне сизми дә калганмын. 
    Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, бүләкләргә лаек булган, «Социалистик хезмәт җиңүчесе” күкрәк билгесе дә бар. 
    –Хәзер нинди эшләр башкарасыз? –дип сорыйм тракторчыдан. 
    –Кайда җибәрәләр, шунда эшлим. Сөт, су ташыйм, кырда эшләүче механи-заторларга төшке аш илтәм. 
    Урак көннәрендә, гомумән, ел әйләнәсе Владимир Николаевич кебек уңган-нарга авылда эш бетми шул. Яшьләргә чын мәгънәсендә үрнәк ул. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: