Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульянковода плотина ачылды

    Ульянково авыл җирлегендә яшәүчеләрне бәхет басты: биредә әле шушы көннәрдә генә плотина ачылды. Аны ачу тантнасына җитәкчеләр генә түгел, авыл халкы, балалар да җыелган иде. Көн кояшлы, димәк, су җылы, шуңа да кайберәүләр түзмәде, суга чумды. - Яңа плотинада мин кичә үк су коенып кайттым инде, - диде, безнең белән...

    Фермада савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан 75 яшьлек Любовь Захарова булып чыкты ул. Яшьлек елларын да искә төшерде:- Мин үзем Бәрлебашы авылыннан, монда килен булып төшкән елларда, 1975 елда плотина бар иде, ә аннан соң ул юкка чыкты. Аңа икенче сулыш өрүчеләргә зур рәхмәт, халык өчен бик кирәкле урын бу. Узган ел Бәрлебашы авылында плотина ачылганнан соң, без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татмелиорация»нең генераль директоры Әнвәр Залаков, Буадагы «Гидросервис» җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Садыйков белән берлектә, кайчандыр плотина булган бу урынны карап киткән идек. Тирә- юнен агачлар баскан, ташландык урын иде ул. Район башлыгы әнә шунда Залаковка монда плотина кирәклеген фактлар белән дәлилләп күрсәтте һәм... ышандырды. Моның нәтиҗәсе булып, капиталь ремонтланган гидротехник корылма ачылды. Хәзер аның тирәсен танырлык та түгел инде: осталар кулы могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Альберт Рәхмәтуллин сыйфатлы хезмәтләре өчен Зөфәр Садыйковка тирән рәхмәтен белдерде, аңа һәм эшчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. - Мин Кайбычта бишенче елын плотиналар төзү белән шөгыльләнәм, бусы - бишенче плотина. Эш барышында барлык мәсьәләләрне Альберт Рәхмәтуллин белән вакытында уңай хәл итеп бардык. Җәмгыять директоры Рифкать Басыйров та гел ярдәм итте. Шуңа да эшләве җиңел булды, - диде Зөфәр Фатыйхович. - Әлеге гидротехник корылма халыкка озак вакыт хезмәт итсен өчен аны гел карап торырга, сак тотарга, җавалы кеше билгеләргә кирәк, - дип дәвам итте ул чыгышын, киңәшләрен биреп. Альберт Рәхмәтуллин теләүче кеше табылса, аны бүгеннән арендага бирергә риза булуын әйтте. Балык үрчетәме ул, башка ял итү зонасы булдырамы, эшләсен генә, табыш алсын. Татарстандагы махсус программа буенча ремонтланган плотинада буаның зурлыгы - 600 мең куб.метр, плотинаның биеклеге - 17 метр, озынлыгы исә - 200 метр. «Татмелиоводхоз» директоры урынбасары Фәрит Минбаев та теләген җиткерде: Кайбычта тагын шулай җырлар, ипи-тоз белән плотиналар ачырга язсын! Озак еллар буена биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Владимир Куфелкин элеккеге плотинадан су алып, 800 гектарлап басуга су сиптергән елларны искә алды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова җирлектә яшәүчеләр өчен зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. - Моның өчен без Татарстан Президентына, безне республика программаларына тәкъдим иткән район башлыгына рәхмәтлебез. Бүгенге плотина ачу тантанасы да «Президент белән бергә» хәрәкәте кысаларында узды, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: