Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ягымлым”, “җаным”, “госпожам”... Мәлки авылында гаилә бәйрәме үтте

    Гаилә - мәхәббәт һәм тугырылыкка корылган изге дөнья. Һәр гаилә тарихы һәм еллар дәвамында сакланып килгән традицияләре белән үзенчәлекле. Бер-берләрен яратып, аңлап тату яшәүче гаиләләрдә балалар да, оныклар да тормышта дөрес юл сайлый, үзләре теләгән үрләргә ирешә. Районыбызда андый гаиләләр шактый. Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне...

    Тантана узачак зал матур итеп бизәлгән, бәйрәм символы булган сары күзле ромашкалар аңа тагын да ямь өсти. Шулай да күзләрендә бер-берсенә карата ихтирам һәм ярату чагылган гаилә парлары - бәйрәмнең күрке.

    Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен саклауга булышлык итү үзәге тарафыннан үткәрелде һәм аны әлеге үзәкнең җитәкчесе Надежда Ермолаева алып барды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихына тукталып үткәннән соң, чарада катнашучылар гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кем өчендер балаларның туган көннәрен бәйрәм итү кадерле булса, икенче берәүләр өчен гаиләнең туган көнен билгеләп үтү гореф-гадәткә кергән. Якын кешеләрнең исән-сау булуы, мәхәббәт һәм хөрмәт, балалар иң кыйммәтлесе дип саный гаилә әгъзалары. Алга таба ирләр хатыннарына, ә хатыннар ирләренә бер-берсенә әйтелә торган матур сүзләрне санап үтте. Араларында ниндиләре генә юк: матурым, яратканым, ягымлым, җаным, алтыным, «госпожам», «птенчигым»... Табышмакларга җавапларны да бик тиз тапты гаиләләр. Зирәк булулары өстенә, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтте алар. Кече Мәмедән Валентина Охотникова кызы Лаура белән матур биюен, ә Олы Тәрбиттән Оксана Воробьева дәртле җырын бүләк итте. Гаилә вальсын башкарганда исә олы яшьтәге парлар яшьлекләрен искә төшерде.

    Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде.

    - Гаилә - дәүләтнең нигезе, ул нык булса, дәүләт тә нык була. Районыбызда үрнәк гаиләләр күп. Бер-берегезне һәрвакыт яратып һәм хөрмәт итеп яшәгез, - диде ул һәм барлык гаиләләргә дә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина да матур теләкләрен җиткерде һәм истәлеккә гаиләләр өчен кирәкле мәгълүматлар тупланган китап бүләк итте.

    Турминский чиркәвеннән Николай атакай исә районыбызда бәхетле гаиләләрнең күп булуын теләде.

    Залга җыелган парлардан ныклы һәм бәхетле гаилә булдыруның серләре белән кызыксындым.

    - Бер-береңне яратуда һәм тугрылыкта, ир белән хатын арасында үзара аңлашу һәм тирән ихтирам булуында, - дип серне чиште Колаңгыдан 40 ел бергә гомер итүче Нина һәм Николай Тихоновлар.

    Бәйрәмдә шулай ук Турминскийдан Анна һәм Николай Зининнар, Хуҗа Хәсәннән Эльза һәм Аркадий Орловлар, Мәлкидән Лариса һәм Валерий Камышовлар, Иске Тәрбиттән Любовь һәм Виталий Тимофеевлар, Олы Тәрбиттән Оксана һәм Павел Воробьевлар, Корноуховодан Ольга һәм Сергей Кузенковлар, Кече Мәмедән Валентина һәм Сергей Охотниковлар да катнашты.

    Чара ахырында парлар бер-берсенә бүләк иткән ромашка бәйләмнәре искиткеч матур иде, таҗларында - бергә үткән еллар саны. Ул таҗларны өзү дә кирәкми - карашлары ук әйтеп тора: әлеге парлар бер-берсен ярата, алар күркәм гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: