Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ялыңны Кайбычта уздыр!

    Ялларны күңелле уздырырга һәртөрле мөмкинлекләр бар хәзер безнең районда. Бигрәк тә, бассейнда, "Кайбыч" боз мәйданында, якты утлар белән бизәлгән үзәк чыршы янында райондашларны күпләп очратырга була.

    Балалар исә үзәк чыршы янындагы агачтан ясалган шугалак-тауда рәхәтләнә. Бу тауны ясарга Кайбыч янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм Морза Бәрлебашыннан Рөстәм Хикмәтуллин зур көч куйган. Ә үзәк чыршыга илтә торган "яшел" арка район ветеринария берләшмәсе һәм торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: