Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ярдәм” мәчете хәзрәте Кайбычка килде

    Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә вәгазъ кичәсе оештырылды.

    Кичәдә вәгазъ сөйләү өчен Казан шәһәре "Ярдәм" мәчетеннән Фәнис хәзрәт Мингәраев килде. Кичәдә Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл имамнары, Олы Кайбыч авылы халкы һәм якын тирә авыллардан вәгазъ тыңларга килүчеләр катнашты. Фәнис хәзрәт ислам дине нигезләрен үтәүнең мөһимлеге турында дөньяви мисаллар китереп вәгазъ сөйләде, кичәнең ахырында "Ярдәм" мәчетендә дини дәресләр алган Вәсилә ханым Фәнис хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерде һәм Ярдәм мәчетенә үз исеменнән акчалата ярдәм тапшырды, Вәсилә ханымның әлеге күркәм гамәленә вәгазъ тыңларга килүчеләр дә кушылды. Кайбыч районы мөхтәсибәте район башлыгына, кичәдә катнашка барлык мөселман кардәшләребезгә һәм озын юлны кыска итеп килгән Фәнис хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: