Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшь кайбычлылар, чемпионатта катнашып, зур җиңүләр яулап кайткан

    Казан шәһәрендәге "Мавык­тыргыч фән һәм техника йорты"нда кәгазь самолетларны очырту буенча өченче Татарстан чемпионаты узды. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның якты истәлегенә багышланган бу чемпионат мәктәп укучылары арасында үткәрелде. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәктә шөгыльләнүче Колаңгы мәктәбе укучысы Виталий Клишев чемпионатның барлык номинацияләрендә дә абсолют чемпион булды.

    "ЭКО" үзәге методисты Сирень Гарифуллин әйтеп узганча, анда Кайбыч укучылары да актив катнашып, зур җиңүләр яулап кайткан.
    - "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты - Татарстанда балалар һәм зурлар өчен төзелгән беренче интерактив фәнни үзәк ул. Анда узган чемпионатның максаты -авиамодельләштерүне техник иҗат юнәлеше буларак үстерү, бу юнәлештәге берләшмәләр эшчәнлеген активлаштыру, авиа­төзелешнең бер юнәлеше буларак, пилотсыз кече авиацияне пропагандалау, укучыларның техник иҗатка, инженер һөнәрләренә кызыксынуын арттыру, - диде ул. - Чемпионатта Татарстан шәһәр-районнарыннан җыелган укучылар катнашты. Безнең "ЭКО" үзәгенә йөрүче яшь авиа­модельчеләрне үз эченә алган 12 кешелек команда анда уңышлы чыгыш ясады. Укучылар самолетларны ераклыкка очыртты, ул самолетларны "штурм"га да тоттылар, өй эше - кәгазьдән ясалган гадәти булмаган очкычларын да, авиация, аның тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Колаңгы мәктәбе укучысы Виталий Клишев (җитәкчесе Евгений Дунаев) авиациянең үткәне, бүгенгесе турындагы викторина сорауларына төгәл җавап бирде һәм беренче урынга чыкты. Ульянководан Анд­рей Никитин (җитәкчесе Евгений Мареев) "Төгәллек" номинациясендә, Колаңгы мәктәбе укучысы Илһам Садриев (җитәкчесе Юрий Дунаев) "Штурмчылар һөҗүме"ндә икенче, ә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Риназ Лотфуллин (җитәкчесе Сирень Гарифуллин) самолетны ераклыкка очыруда беренче урынны яулады. Риназ рекорд куйды: кәгазь самолеты 17.50 метрга кадәр очты!
    Виталий Клишев чемпионатның барлык номинацияләрендә дә абсолют чемпион булды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Җиңүчеләргә дә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Чемпионатта җиңгән укучыларның җитәкчеләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: