Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яшь табиб авылга кайтты

    Үземнән беләм: шәһәрдә югары уку йортын тәмамлаганнан соң авыл җиренә кайтып төпләнер өчен батырлык кирәк. Яки туган җиреңне нык ярату.... Яки үз һөнәреңә тулысы белән бирелгәнлек. Ләйсәндә мин боларның барысын да берьюлы күзәттем. Ә менә батырлыгы икеләтә - яшь белгеч шәһәрне, диплом алып, бер ел Казандагы поликлиникада балалар табибы булып...

    Бәлки, ташлап диюем арт­тыру булыр. Казан дәү­ләт медицина академиясенең педиатрия фа­куль­тетында укыганда ук практика үткән ул поликлиникада. 2011 елда дип­лом алгач, тагын бер ел өстә­мә укып, табиб булып эш­ләү өчен сертификатка ия булгач, биредә эшкә калган. Бер елдан - бу ел­ның 1 июненнән Кай­быч район үзәк сырхауханәсендә балалар табибы булып эшли башлаган.

    Ләйсән Рифат кызы Бәд­ретдинова - Апас районының Ябалак авылыннан. Кечкенәдән нәкъ менә балалар табибы булырга хыялланган кызчыкның мәктәптә яраткан дәресләре химия бе­лән биология булуына да гаҗәпләнәсе түгел. Эшенең җитди, җаваплы булуы аны аз гына да кур­кыт­мый. "Балалар бе­лән эшләве аеруча күңелемә якын. Һәр табиб психолог булырга тиеш. Ә теге яки бу җире авыртуын сүз белән дә әйтеп бирә алмаган сабыйларның кү­ңеленә юл табарга эчке сизгерлек ярдәмгә килә. Тәҗрибәм бай, дип әйтә алмыйм, әмма шә­һәр шифаханәсендә өйрәнгән­нәрем ярдәм итә", - ди Ләйсән. Сырхауханә коллективының беренче көн­нән үк җылы, дустанә кар­шы алуын да искә ала. Шәфкать туташы Асия Тимергалиева белән уртак телне тиз тапканнар. Кайбыч сырхауханәсендә эш урыны булуы хакында Ләйсән интернеттан укып белгән. "Артык тиз, ыгы-зыгылы тормыш кайный башкалада. Миңа авылның тыныч, салмак яшәү рәвеше ошый. Табигатькә дә якынрак буласым килде. Табибларга дәүләт ярдәме дә каралуы булган шигемне таратты", - ди табибә. Билгеле булганча, авыл җиренә эшкә кайтучы югары белемле яшь табибларга дәүләт 1 миллион сум күлә­мендә акчалата ярдәм күрсәтә. Ләйсән бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен кулланырга җыена.

    Балалар табибәсе бүген баштанаяк эшкә чумган. Төнге кизү торуларга да тиз ияләнгән. Шәһәрдән аермалы буларак, авылда балалар авыруларына игътибар аз, дип саный ул. Авыру башланган вакытта үзлекләреннән көчле дарулар, антибиотиклар белән дәвалап, баланың хәлен әти-әниләр үзләре үк катлауландыра икән. Алай гына җиңә алмагач, соңгы чиктә табибка мөрәҗә­гать итәләр. "Ул этапта организм көчсез­ләнә, дәвалауны кабул итә алмый. Башта ук табибка килсәләр, баланың сәламәтлегенә зыян килмәс иде, ата-аналарга моны ничек аңлатырга да белмибез. Шәһәрдә әти-әниләр башка фикердә, анда табибны өйгә чакырталар", - дип борчылуын белдерә Ләйсән. Хәер, авыл кешесенә хас кимчелек: җәен печән җыю, чөгендер-бәрәңге утау, кышын мал-туар ашату, кар-буранын сылтау итеп, авырткан җирне кысып булса да, сырхауханәгә ашыкмыйбыз. Авыртуга чыдар әмәл калмый, күзгә ак-кара кү­ренми башлаганда дәвалау да читенрәк. Кайбыч районының халык саны кимү күзәтелгән биш район арасына керүе дә, өлеш­чә, шушы факторга бәйле түгелме икән?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: