Язгы ташкыннар якынлаша

Кыш әлегә бирешергә теләми, мартның соңгы ун көнендә мул итеп яуган кар елгаларда су күтәреләчәгенә һәм елга буйларында урнашкан авылларга су басу куркынычы янавына ишарәли.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен һәр кеше язгы ташуга әзерләнергә тиеш: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су нигезгә китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, өлкән яшьтәге әби-бабайлар игътибардан читтә калмасын. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистартырга тәкъдим ителде. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре фаразлавынча, районның ун торак пункты су басу куркынычы югары булган зонага керә. Алар арасында Чүти, Турминский, Кушкүл, Мәлки авыллары бар. Кайбыч юл участогы начальнигы әйтүенчә, юлларны язгы ташудан саклауга әзерлек тулы көченә бара: җитәрлек күләмдә ком, вак таш кайтартылган, авылларга килү юллары да контрольдә. Авыл җирлекләре башлыклары су башняларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, чишмәләргә кар сулары төшмәслек итеп тирәсен чистартуны оештырырга бурычлы. Боз тыгылмасын өчен елгаларны куаклардан чистарту мөһим. Язгы ташу вакытында балаларны күз уңында тоту хәерле, аларның яр тирәсендә йөрүенә юл куймаска, елга буйларында, күперләрдә кизү оештырырга кирәк. Олы Кайбыч авылы уртасыннан агучы Бәрледә җәяүлеләр өчен басма алынган. Шунысын да әйтергә кирәк, асылмалы күпер бик начар хәлдә. Югыйсә, аннан укучылар мәктәпкә йөри, базарга, сырхауханәгә йөрүчеләр дә шуннан уза. Бу чорда укучыларны мәктәпкә өлкәннәр озата барса, хәерлерәк булыр иде, чөнки таеп китеп, егылып төшү куркынычы зур. Әлеге мәсьәләләр узган шимбәдә муниципаль район башлыгы үткәргән киңәшмәдә дә каралды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.27800
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”10600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.13500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.61200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.39100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.32500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.6000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18600
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.39300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95900
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.12300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.34500
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.34500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.27800
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.13500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика