Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Юллар, юллар, борма-борма юллар...

    Юллар безнең тормышыбызда гаять мөһим роль уйный. Узган якшәмбедә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Кайбычның юл төзүчеләре бәйрәмне күтәренке кәеф, хезмәт уңышлары белән каршылады.

    "Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалына караган Кайбыч юллар төзү һәм ремонтлау участогы райондагы 231 чакрым озынлыктагы юлга хезмәт күр­сәтә. Шул юлларның 162 чакрымына асфальт тү­шәлгән. Хәзерге вакытта Уланово - Каратун - Олы Кайбыч трассасының Ур­та Биябаш - Ябалак - Кече Кайбыч участогында юл төзелеше дәвам итә. Әлеге участокта тө­зелеш быелның май аенда ук башланган. Төзү эшләрен "Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалы, Казан шәһәренең юл төзү оешмасы алып бара. Юл төзеләсе ара 11 чакрым да 600 метр тәш­кил итә. Бүгенге көнгә 1,2 чакрым асфальт саласы, 500 метр арада җир эшлә­ре башкарасы калган. Юлчыларга бу участокта эшне октябрь азагына ка­дәр төгәлләү бурычы куелган.

    "Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалына караган Кайбыч юллар төзү һәм ремонтлау участогы начальнигы Айдар Әбү­зә­ров әйтүенчә, бу участокта төзелеш алып бару өчен республика бюджетыннан 280 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шу­ның 120 миллионы бы­елга каралган. Төзелеш барышында юлчылар Ур­та Биябаштан Ябалакка бару юнәлешендәге күперне ремонтлаган, шуннан ерак түгел текә үрне сөзәкләтергә, шактый урман кисәргә туры килгән. Төзүчеләр көн дә­вамында ике чакрым асфальт салган.

    Юл төзелешеннән тыш, район территориясендәге республика әһәмиятендәге юлларга хезмәт күрсә­тәләр.

    - Районда 15-20 ел элек тө­зелгән юллар уртача авырлыктагы йөк автомобильләренә исәпләнгән. Хәзер заманалар үзгәр­де, юлларда 20-25әр тонналы йөк машиналары йөри башлады. Алар тагылмалары, йөк­ләре белән бергә 50-60 тоннага җитә. Димәк, юлларга басым ясау бермә- бер арта. Район эчендәге юлларны Илһам Вилданов җитәкчелегендәге бригада ремонтлау белән шөгыльләнә.

    Бригада составындагы эшчеләрдән Дамир Әхмәтгәрәев, Илнар Зыятдинов, Илдус Сафиуллин, шоферлардан Рифат Әхмәдуллин, Алмаз Камалиев, безнең оешмадагы барлык техника белән идарә итәргә сәләтле егетебез Алексей Батрасов зур тырышлык куеп эшлиләр. Төзүчеләрнең эше җәйге чорда да, хәзер дә иртәнге сәгать алтыда башланып, кичке тугызга кадәр дәвам итә. Хез­мәтебез авыр да, кирәк­ле дә. Бездә һәркем үзенә билгеләнгән участокта гомуми эшкә намуслы хезмәте белән өлеш кертә, - ди Айдар Фирдәүсович.

    Елның кайсы фасылы булуга карамастан, юлчылар иртәдән хезмәт вахтасына баса. Юллар төзү буенча башкарасы эшләре күп әле аларның.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: