Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Үзбәкстаннан килгән Бердикуловлар гаиләсе Кайбычны үз иледәй якын иткән

    Гомер күрмәгән чит төбәккә килеп урнашып, бездәге халык белән дус-тату яшәүче, Татарстан һәм Россия законнарын хөрмәт итүче мигрантлар бар Кайбычта. Үткер Бердикулов гаиләсе - әнә шундыйлардан.

    Атна дәвамында бу гаилә белән очрашырга җай эзләсәм дә, тиз генә максатыма ирешә алмадым: гаилә башлыгы Казанда эшли, ял көннәрендә генә кайта. Шуңа да Олы Кайбыч мәктә­бен­дә җыештыручы булып эшләүче хатыны Рима Хәмзина бе­лән шимбәгә сүз куештык. Әмма очрашуны якшәмбегә күчерергә мәҗ­бүр булдык, уллары Алишер Сол­танов Казанга ярышка җыена икән.

    - Исәнмесез, - дип үз телемдә исәнләшеп кердем мин аларның җыйнак йортына.

    - Хуш киләсез, кунагыбыз булырсыз, түргә узыгыз, - дип, ачык йөз белән каршы алды мине хуҗалар.

    - Татар телендә миннән дә яхшырак сөй­ләшәсез икән бит!

    - Телләребез охшаш ич. Татар илендә яшәп, ничек инде телне белмәскә мөм­кин?

    - Фамилияләрегез төрле икән.

    - Хатыным үз фамилиясендә калды, ә улымныкы - бабасы исеменнән. Язмышыбыз Россия бе­лән тыгыз бәйлән­гән. Әнием Зиния Башкортстанның Тәтешле районныннан. Әтием Солтан, үзбәк, Уфада хезмәт ит­кән, шунда танышканнар, - диде миңа Үт­кер. - Үзбәкстан элек Совет республикасы булган, туу турындагы таныклыгым да шул чакта бирел­гән. Хатыным Рима Үз­бәк­станда үскән татар кызы.

    - Ә минем әнием Сумси - лезгинка, әтием Рәмиснең атасы Чүпрәле якларыннан, - дип сүзгә кушылды Рима ханым.

    Алар безнең якларга очраклы рәвештә генә килеп чыкмаган. Туксанынчы ел­лар уртасында Риманың җизнәсе Рәшит Сафин гаиләсе белән Кайбычка кайта. Бераздан энесе Венер да әти-әниләре белән безгә юл ала. Кунакка кайткан са­ен Үт­кергә безнең Кайбыч ныграк ошый башлый. Өй­ләр­гә газ кергән, электрны да сәгатьләп кенә бирмиләр, иң мөһиме - эш табарга була. Үзбәкстанның алар яшәгән төбәген­дә болар әле һаман да хыял гына.

    - 2010 елда өч ай кунак булдык та, китәр вакыт җитте. Әмма Үткер калды, ә мин улым белән үзебезнең Сырдарья өлкәсенең Сайхунабад районына кай­тып киттем. Хатын-кызның үз өенә тарту кө­че көч­лерәк бит. Алты айдан соң кире кайтты һәм без күченеп китәргә җые­на башладык. Хәзер апам Адилә дә гаиләсе белән монда кайтты. Венерабыз читтә яши.

    Өй сатып алалар. Ирләр кулы тимәгән ул йортны менә дигән итеп ремонтлаган алтын куллы үзбәк егете. Ул артык зур түгел, чисталык-пөх­тәлеккә сок­ланасың, бакчада яшел­чәләр өлгер­гән, бусы инде Рима тырышлыгы.

    Мәктәп директоры Алия Биккулова да аның турында яхшы фикердә:

    - Рима ханым ачык йөз­ле, эшне җиренә җиткереп башкара, ягымлы. Аны коллективта барысы да хөрмәт итә.

    Документларында исеме Рима дип язылса да, аттестатында ул ике "м" бе­лән. Шул сәбәпле, гражданлык алу вакыты бераз тоткарлана. Быел җәй Казанда рус теленнән им­­тихан тапшырган. Россия Президентының "Рос­сия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы законы нигезен­дә алар рус телен башлангыч дә­рәҗә­дән ким булмаган күләм­дә белү­лә­ре турында имтихан бирергә тиеш. Белгечлеге буенча шәф­кать туташы булган Рима сынауны ях­шы узган һәм сертификат алган.

    Кайбычны яратам

    - Кайбычта үземә бик күп дуслар таптым, - ди Алишер.

    Кулындагы медаль­гә игьтибар итүемне күргәч, өстәп куйды:

    - Апа, без бит кичә Казаннан зур җи­ңү белән кайттык. Кайбычыбыз данын якладык!

    Алишер Олы Кай­бычтагы дуслары Айдар Билалов, Ирек Зыядиев, Раил Гарәфетдинов белән Казанда спортның урам төрләре буенча үт­кәрелгән "Street Wor­kout" беренче ачык шәһәр кубогы ярышында катнашкан. "Кайбыч" командасы анда өченче урынны яу­лаган һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кул куйган дипломга, акчалата сертификатка лаек булган.

    - Воркаут елдан-ел популярлык казана. Ул турникта, борыста, швед стенасында, горизонталь баскычта төрле күнегүләр ясауны үз эченә ала. Ярышка үзлегебездән әзерләндек. Анда Россиянең 20ләп шәһәрен­нән 200ләп спортчы катнашты.

    Алишер тракторчы-машинист һөнәрен үзләш­терә. Тугызынчы класста Олы Кайбыч мәктәбендә укыган. Армия мәктәбен узарга да җыена.

    «Татарстан - дуслык йорты»

    Без аралашкан арада Ри­ма ханымның әти-әнисе дә килеп җитте. Алар кызлары Фатыйма белән бергә яши. Икесе дә Рәсәй гражданы статусын алган.

    - Лезгинкалар белән аралашканым юк иде әле, - дим Сумси ханымга.

    - Нинди милләттән булуымны бер Ходай белә. Мине бит тугач та Дагыстанда вокзалда ташлап калдырганнар. Исем-фамилиямне, милләтемне детдомдагылар үзләрен­чә яздырган. Кем мин, ата-анам кем булган, туганнарым бармы, берни белмим. "Жди меня" тапшыруына да язып карадык, ләкин файдасыз, җеп­нең очына чыгарлык бер генә мәгълүмат та юк бит.

    Рәмис абый белән дә язмыш усал шаярган. Аны да Дагыстан детдомы янында ташлап киткән­нәр. Унсигез яшьләренә кадәр шунда тәрбиялән­гәннәр, берсе кызлар, икенчесе малайлар мәк­тәбендә укыган. Аннан соң кыз тегүче һөнәрен үзләштергән, ә егет армиягә киткән. Солдаттан кайткач, егетнең әти-әнисе табылган. Яшь баланы ташлап калдыруларын сугыш авырлыкларына сылтап аңлатканнар. "Әни бала җанлы кеше түгел иде шул..." - ди Рәмис абый. Аңлаша алмыйлар. Ике ятим Үз­бәкстанда бәхетле гомер кичерә. Хатыны балалар бакчасында, ә үзе бульдозерчы булып эш­ли. Быел алтын туйларын үткәрер­гә җыеналар.

    - Татарстанны сайлап ялгышмаганбыз, ул безнең уртак йортыбыз. Монда тыныч, берәү дә безгә кырын карамый, - ди Рәмис ага.

    Сүзебез үзеннән-үзе мил­ли чуалышлар, террорчылык, экстремизм темасына кереп китте.

    - Террорчылар чын мәгъ­­нә­сендә фашистлар алар. Бер гаепсез кешеләрне үтерүне максат итеп куючыларны тагын ничек атарга була? Начар мил­ләтләр юк, арада начар кешеләр генә очрый. Үз-үзең, башкалар белән аңлашып яшәүгә ни җитә!

    Кайбычның күпмилләтле районга әйләнә баруына соңгы еллардагы миграция күренеше аеруча зур йогынты ясады. Гасырлар буена безнең җирлектә татарлар, руслар, чувашлар яшәсә, хәзер башка милләт вәкилләрен дә очратырга була. Миграция бездәге милләтләр дуслыгына яңа төсмер өсти.


    Фәния Кәлимуллина, Татарстанда Россия Федераль мигрант хезмәт идарәсенең Кайбыч районы территориаль пункты начальнигы:

    Район территориясендә вакытлыча яшәргә рөхсәт нигезендә - 17 һәм тору кәгазе буенча 16 чит ил кешесе яши. Быел 66 чит ил кешесе миграция исәбенә куелды, яшәү урыны буенча 13 кеше теркәлде. Болар нигездә Үзбәкстан Республикасыннан килүчеләр. Россия Федерациясенә килү режимын бозган 16 ке­ше административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән берсе безнең илдән бөтенләй чыгарып җибә­релде. Чит илдән килгән яки Россия гражданлыгы булмаган 12 кеше законсыз хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнгән өчен административ җавап тотты.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: