Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар ярминкәгә килегез!

    Бу атнаның якшәмбесендә район үзәгендә зур ярминкә үткәрелә. 3 октябрьдә Олы Кайбычтагы почта каршындагы мәйданда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район халкына киң ассортиментта ашлык, бәрәңге, яшелчәләр, ит, сөт, икмәк-күмәч, печән, салам һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

     Авыл җирлекләре хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция белән сәүдә итә.
    Бу көнне ЗАГС янындагы мәйданда мәктәп укучы ларының да көзге ярминкәсе уза. Анда мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, сатып алырга була. Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: