Кайбыч сырхауханәсенә салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Соңгы атналарда район үзәк сырхауханәсенә югары температура, көчле ютәл һәм салкын тидерүнең башка билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны күпкә арткан. Безгә дә грипп килеп җиттеме әллә?
Әмма борчылырга урын юк әлегә. Үзәк сырхауханәнең табиб-эпидемиологы Сәлидә Закирова бу очракларның берсе дә гриппка лаборатор расланмаган булуын әйтте.
- Авырулар тамак төбе авыртудан, температура күтәрелүдән, ютәлдән зарлана. Кискен вируслы респиратор инфекция авырулары белән гриппның билгеләре охшаш, шуңа да авырулар куркуга төшә. Безгә, бәхеткә, грипп килеп җитмәде әле, аны, гадәттәгечә, февраль-мартта көтәбез. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми, авыру миңа тимәсә ярар иде, дип, борчылып йөргәнче, гриппка каршы вакцина ясату хәерле. Вакцина иммун системасын ныгытучы компонентны да үз эченә ала. Грипп гадәттән тыш куркыныч инфекцияләр рәтенә керә һәм төрле ялкынсынуларга китерә. Аның беренче билгеләре җиденче көндә күзәтелә башлый. Вируслы энцефалит (баш мие ялкынсынуы), бөер, эчәкләргә, күзгә зыян килү - грипп китергән зыянның кайберләре генә. Авыру вакытында хроник авырулар да баш калкытырга мөмкин, - ди табиб.
Эпидемиолог әйтүенчә, вакцинаны грипп чоры килгәнче ике атнага алдан ясатып өлгерүчеләр ота. Организмда саклагыч тәнчекләр барлыкка килсен өчен нәкъ менә ике атна вакыт кирәк.
Бар халык зарыгып көтеп алган Яңа ел көннән-көн якынлаша. Кышкы каникуллар вакытында авырып ятарга язмасын.
- Гриппны балалар аеруча авыр кичерә, - ди район үзәк сырхауханәсе педиатры Ләйсән Шәрәфуллина. - Көчле грипп вакытында аларның нерв системасына, йөрәк-кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Соңгы көннәрдә ата-аналар балаларының температурасы югары күтәрелүе, гадәттә куллана торган дарулар белән дә төшереп булмавыннан зарлана. Минем аларга киңәшем шул: өйдә үз белдеклегең белән дәвалануның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин, шуңа күрә, авыру билгеләре күренү белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 15:42Олы Кайбыч мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән мизгелләр Чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин килде.25600
-
24 май 2022 - 15:40Бәрлебашы мәктәбендә тугыз укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады Чыгарылышларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.21800
-
23 май 2022 - 09:18Технологическое присоединение объектов в границах территории садоводческих некоммерческих товариществ При рассмотрении заявок на технологическое присоединение энергопринимающего устройства (ЭПУ), находящегося на территории Некоммерческого Товарищества, всегда возникало много вопросов и споров, как на этапе подачи заявки, так и в процессе выполнения мероприятий.7400
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.23200
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.22400
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.22600
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.24400
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.37000
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.17500
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9800
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.19600
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.47800
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.43500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.12200
-
24 май 2022 - 15:42Олы Кайбыч мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән мизгелләр Чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин килде.25600
-
24 май 2022 - 15:40Бәрлебашы мәктәбендә тугыз укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады Чыгарылышларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.21800
-
23 май 2022 - 09:18Технологическое присоединение объектов в границах территории садоводческих некоммерческих товариществ При рассмотрении заявок на технологическое присоединение энергопринимающего устройства (ЭПУ), находящегося на территории Некоммерческого Товарищества, всегда возникало много вопросов и споров, как на этапе подачи заявки, так и в процессе выполнения мероприятий.7400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика