Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме терлекчеләре җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып калырга тырыша

    Мул сөт саву чоры булган җәйгә дә килеп җиттек. Басу-кырлар яшеллеккә төренгән, болыннарда көтү йөри. Шәхси ярдәмче хуҗалык­ларда да, фермаларда да җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып калырга тырышалар.

    Кече Мәме авылындагы хәтфәдәй яшел үлән кап­лаган иркен болында йөрүче сыер көтүен әллә каян күреп алдык. Ферма көтүе булып чыкты ул. Үләннең витаминнарга иң бай вакытында малкайлар сөт арттыра. 
    – Авылыбызда ферма өч ел элек ачылды, шул вакыттан бирле монда мөдир булып эшлим, – диде Галина Шихова. –Коллективыбыз зур түгел, ләкин барысы да тырыш һәм үзара тату.  Иң мөһиме – эш урыннары бар.
    Авыл кешесе өчен эшле булу, чыннан да, әһәмиятле. Монда берәү дә завод яки җитештерү предприятиесе килеп ачарга җыенмый. Димәк, игенчелек һәм терлекчелек гаилә өчен төп керем алу чыганагы булып санала. Кайчандыр гөрләп эшләгән дуңгыз фермасы ябылгач, авыл халкына читтән эш эзләргә туры килә. Тәҗрибәле терлекче  Галина Шихова да ашханәгә   урнаша, калганнар башка авыллардагы фермаларга таралыша. Халык соравы буенча өч ел элек ферма ачылгач, яңадан бергә эшли башлыйлар.  
    Монда аз да түгел, күп тә түгел, 99 баш сыер, иллеләп бозау бар.  Мул итеп продукция алу өчен үз эшеңне яратып башкарырга, малларны яхшы итеп карарга кирәк. Савымчылар Тамара Армянинова, Людмила Рыбакова һәм Алена Чернова шулай эшли дә. Группаларында 45әр сыер, бу көннәрдә бер башка уртача савым  14,8 – 15 килограмм тәшкил итә.   Уртача  тәүлеклек савым – 1475 килограмм.
    – Сыерларны көтүдә йөрткәч, савым арта, – диде Тамара Армянинова. – Иртәнге савымнан соң, сыерларны көтүчеләргә тапшырабыз, аларны кичке савымга кадәр көтүлектә йөртәләр.
    Яшел үлән ашаган саен, сөт тә арта. Шуңа күрә дә, терлекчеләр эш көнен иртәрәк башларга тырыша. 
    Ферма мөдире әйтүенчә, савымчылар фермага иртәнге сәгать бишенче яртыда килә. Савым сәгать җиде тулганда төгәлләнә.Кичкесенә дә соңга калмыйлар, хезмәтләренә җавап­лы карыйлар. 
    Терлекчеләр Юрий Малахаев белән Сергей Туралев та вазифаларын намус белән үти. Аларның тырышлыгы аркасында фермада тәртип, терлекләр дә чип-чиста.  
    Фермада эшләүчеләрне хезмәтләренең нәтиҗәсе дә кызыксындыра, чөнки бу аларның хезмәт хакына йогынты ясый. Галина Евдокимовна әйтүенчә, терлекчеләргә таналар караган өчен 200 сум, бозаулар өчен 400 сум акча өстәлә. Ел башыннан 63 бозау алганнар.  
    Фермада эшләүчеләр әйтүенчә, узган ел кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләгәннәр, быел да шулай булыр дип ышаналар. Моннан тыш,  дару үләннәре – мәсәлән, кычыткан, гөлбадран, яфрак­азык та әзерлиләр.
    Җәй башлана гына. Терлекчеләр сусыл яшел үләннең савым күрсәткечләрен арттырачагына ышана. 
    Республика җитәкчелеге дә терлекчелек белән шөгыльләнүгә һәм сөт продукциясе җитештерүне арттыруга йөз тота. Бу авыл хуҗалыгы предприятие­ләренең икътисади иминлеген ныгытырга һәм вакытында хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә. Чөнки сөт тапшырудан алынган акча – көндәлек керем ул. Бәяләр сәясәте дә җитештерүчегә йөз белән борылыр дип ышанасы килә.  Терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл халкына ярдәм итү йөзеннән республикада берничә программа тормышка ашырыла. Алардан авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары да файдалана ала.  Иң мөһиме – бу өлкәдә эшчәнлек алып бару өчен теләк булсын, уңганнарга уңыш елмая ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: