Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстандагы бердәнбер Арыслан авылында

    Районыбыздагы Арыслан авылы гомер булмаганны республика журналистларын да кызыксындырды.

    Яңа елга санау лы гына көннәр калып барганда, бу авылга килеп сюжет төшерделәр һәм аны “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе аша күрсәттеләр. Журналистларның килүе авылның исеменә бәйле. Көнчыгыш календаре буенча 2022 ел – Юлбарыс елы. Бу җанвар, белгәнегезчә, арысланның туганы. Баксаң, шул исемдәге авыллар Татарстанның бүтән бер генә районында да юк икән. Бу авылдагы яшәеш, анда гомер кичерүчеләр арасында курку белмәс “арыслан” йөрәкле кешеләр бармы-юкмы икәнлеге белән танышу максатында без дә шул якларга юл тоттык. Авыл тормышы, аның тарихы, уңган-булган кешеләре турында бай мәгълүмат туплап кайттык. Газетабызның алдагы саннарында алар белән тулырак таныштырырбыз. Авылның исеме татарча булса да, монда руслар гына яши.
    Арыслан авылында безне Багай җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова каршы алды.
    – Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне кадерләп саклаучы бу авылда 172 кеше яши. Алар халык бәйрәмнәре һәм йолалары турында ишетеп кенә түгел, үзләре дә аларны үткәрәләр, киләчәк буыннарга тапшыралар. Раштуа, Качману, Май чабу, Пасхада бер-берсенә кунакка йөрешләр, дус-тату яшиләр. Православие бәйрәмнәрендә үз авылларындагы часовняга баралар, службаларны район протоиерее Николай Ермолаев үткәрә. Җәй көне авыл халкы өчен кич утырулар уздырыла. Бу традицияне клуб мөдире Надежда Кучумова яңарткан. Хәзер инде ул лаек лы ялда, әмма аның эше уңышлы дәвам итә, – диде Рушания Фәритовна.
    Соңгы елларда авылның йөзе яхшы якка үзгәрүе сөендерә. Җирлек башлыгы Рушания Кузнецова сүзләренә караганда, барлык урамнарда да диярлек юллар бар. Чапаев урамындагы 350 метр озынлыктагы юлга вак таш саласы калган. Урамнар төнлә дә яктыртыла, суүткәргечләр өзлексез эшли, күпләрнең йортларына су кергән. Шәхси эшмәкәр Рамил Бикчәнтәев ачкан кибет авыл кешеләрен азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Авылда хезмәт сөючән халык яши. Семагиннар, Родионовлар, Гагаевалар һәм Красновлар гаиләләренең күпләп сыер асраулары шул хакта сөйли. Алардагы сөтлебикәләрнең барысын бергә кушсаң, илле башка җыела. Бу – үзе бер мини-ферма диярлек. Авылдагы шәхси хуҗалыкларда тагын 11 сыер исәпләнә. Әмма утызлап буш йорт булуы, балаларның аз тууы барысын да пошаманга сала. 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр саны өчәү генә булгач, демография турында сүз алып бару урынсыз. 2021 елда бер генә бала туган. Кызлары Евгения тугач, Любовь һәм Андрей Решеткиннар күп балалы гаиләгә әйләнгән.
    Арыслан авылында әле күптән түгел генә булган идем. Яңа ел алды көннәрендә район комиссиясе белән бергә авылның бизәлешенә бәя бирергә баргач, монда матурлыкны яратучылар яшәвенә сокланып кайткан идем. Клуб, мәктәп территориясе эчтән дә, тышкы яктан да бик матур бизәлгән иде. Тәрәзәләргә гаҗәеп бизәкләр төшерелгән, фотозонада истәлеккә фотога төшәләр, кардан төрле сыннар әвәләгәннәр. Бу гүзәллекнең авторлары – клуб мөдире Елена Краснова, башлангыч класс укытучылары Елена Грошева белән Алсу Ногманова.
    – Кар яуганын көтеп тормадык, Яңа елга әзерлекне алдан ук башлап җибәрдек. Бу эшкә гаиләләребез белән бергә тотындык. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Жанна Захарова да безгә кушылды. Ясаган сыннарны авыл халкы яратып карады. Клуб мөдире Елена Краснова мәктәп укучылары өчен иҗат дәресләре үткәрә, ул аларны кул эшләренә өйрәтә. Балалар ясаган уенчыкларны чыршыга элдек, кар бөртекләре белән тәрәзәләрне бизәдек. Әнә шулай итеп, авылда бәйрәм атмосферасы тудырдык. Безнең уртак хезмәтебезне район күләмендә тиешенчә бәяләүләренә шатландык. Бу конкурста мәктәп икенче урынны алды, – диде укытучы Елена Грошева.
    Башлангыч мәктәптә алты бала укый. Аларның дүртесе Колабирде авылыннан килеп укый, автобус йөртә, икесе – Арысланнан. Укучыларны мәктәптә ашаталар. 1967 елда төзелгән мәктәпкә быел 55 ел тула. Мәктәпкә һәм авыл клубына 2017 елда капиталь ремонт үткәрелгән, шуңа да алар хәзер заманча күренә, барлык шартлар да тудырылган. Укучыларны хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтүче Елена Грошева, Тәтеш педучилищесын тәмамлап, Йошкар-Ола шәһәрендәге
    педагогия институтында югары белем ала һәм Багай мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Арысланда укыта башлавына да 15 ел вакыт узып киткән. 26 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагог авыл халкы арасында абруй казана. Тормыш иптәше Александр белән ике малай үстерәләр: Игорь 11 сыйныфта укый, Дмитрий 7 сыйныфта. Дәүләт программасы ярдәмендә төзегән йортлары авылга ямь биреп тора. Арысланда йортларын яңартучылар, тирә-юньне төзек, чиста тотучылар күп. Алар әнә шулай кече ватаннары турында кайгырта. Бу авылда яшәүчеләр тормыштан ямь табып, киләчәккә зур өметләр баглап яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: