60 ел элек Мәскәүдә чыккан китапта Кайбыч укучылары турында ни язганнар?
Минем кулда Мәскәүдә ВЛКСМның Үзәк комитеты нәшриятында 1959 елда нәшер ителгән, тышлыгы шактый таушалган, саргайган китап.
Аның исемен дә юньләп укып булмый, еллар дәверендә зәңгәр төстәге хәрефләре уңып беткән. Эчке ягына күз салам. Анда эре хәрефләр белән “Календарь юного натуралиста” дип язылган. Календарь гына дип язылса да, 302 битле калын китап ул.
Алтмыш бер ел элек дөнья күргән бу китап илебезнең төрле почмакларында яшәүче яшь натуралистларның мәктәп янындагы тәҗрибә участокларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүләре, умартачылык белән шөгыльләнүләре, куяннар асраулары, кош-кортлар, балык үрчетүләре, яшь терлекләрне караулары турында. Әлеге китап турында язуыбыз юкка гына түгел. Анда безнең район укучыларының матур эшләре турындагы язма да бар.
“1950 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә яшь натуралистлар павильонында ТАССР Кайбыч районындагы Кайбыч урта мәктәбенең яшь натуралистлары ирешкән казанышлары белән таныштырды. Мәктәптәге яшь умартачылар түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең саны ике ел эчендә алтмышка җиткән. Түгәрәккә йөрүчеләр ел дәвамында умартачылык серләренә төшенгән, эшләргә өйрәнгән һәм күп итеп бал алуга ирешкән. 1952-1953 елларда алар 72шәр килограмм бал, һәр умарта семьясыннан 1200шәр килограмм балавыз алган. Умартачы – яшь натуралистлар арасында Рәшит Насыйбуллин, Тәүфыйк Насыйбуллин, Агылҗан Зиндеева, Р.Фатыйхов, Р. Камалиев аеруча активлык күрсәтә. Укучылар умартачы көндәлеген дә алып бара, ә кыш көне рәсемнәргә бай “Яшь умартачы” дигән мәктәп журналы чыгаралар», – дип языла китапның 293 нче битендә.
Әлеге мәкаләдә искә алынган Кайбыч мәктәбе укучылары хәзер кайларда икән? Алар, үзләрен танып, безнең белән элемтәгә чыгарлар, шул еллар турында өстәмә мәгълүматлар бирерләр дип ышанам. Бәлки араларында умартачы булып китүчеләре дә бардыр.
Бу китап Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановта (рәсемдә) саклана. Аны безнең редакциягә ЗАГС начальнигы булып эшләүче кызы Чулпан Камалиева алып килгән иде.
Олы Кайбычта яшәүче Сәбахетдин Гарәфетдинов 60 ел элек Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашуын бүгенгедәй хәтерли.
– 1954 елның августында Мәскәүдә, СССРда беренче мәртәбә, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Бу вакыйгага 60 елдан артык вакыт узса да, минем күңелдә аның белән бәйле хатирәләр әле дә яши. Чөнки үземә дә анда катнашырга туры килгән иде. Миңа, тугызынчы классны тәмамлаган укучыга, беренче тапкыр илебез башкаласы Мәскәүгә бару, бигрәк тә, шундый зур күргәзмәдә катнашу һәм андагы павильоннар белән танышу – зур вакыйга булды, – дип сөйләгән иде Сәбахетдин ага. – Мәктәп умартачылыгындагы тырышлыгым өчен җибәрделәр анда мине. Күргәзмә мәйданындагы 16 павильонда 16 союздаш республика тәкъдим ителгән, барысы да милли үзенчәлекләрне истә тотып бизәлгән. Татарстан АССР бүлеге дә шунда урнашкан иде һәм мин анда үзем ясаган экспонатларны күрдем. Күргәзмә мәйданының уртасында халыклар дуслыгы фонтаны эшләде, ә тирәсендә 16 союздаш республиканың хатын-кызлары алтын төсендәге киемнәрдән кунакларны каршы алып торды.
Күргәзмәдә катнашуым турындагы таныклык кәгазен әле дә кадерләп саклыйм. Аны безгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең төп комитеты тапшырды. Ә күргәзмә рәисе кул куйган икенче таныклыкта минем анда умартачылык кирәк-яраклары ясап катнашуым турында язылган.Күргәзмәдән медаль белән кайттым.
1958 елның декабрендә армиядән кайтышлый Мәскәүдә тукталдым. Күргәзмәгә дә бардым, әмма анда беренче баргандагы кебек матурлыкны күрмәдем. Хәзер инде күргәзмә ВСХВ түгел, ВДНХ итеп үзгәртелде. Күп кенә павильоннар үзгәртеп корылган, космос павильоны ачылган, диләр. Бик күрәсем килә андагы үзгәрешләрне. Ходай ярдәменнән ташламаса, бу теләгем дә тормышка ашыр дип ышанып калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев