Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак чәчәк” акциясендә Кайбыч волонтерларның активлыгы ачык күренде

Бөтен ил күләмендә игълан ителгән "Ак чәчәк" акциясе безнең районда да уңышлы узды.

Бу акциянең башында торучы волонтерлар – мәктәп укучылары, социаль яклау бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашында узган әлеге чара районыбызда чит кешегә ярдәм итәргә әзер торучы мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуын тагын бер кат дәлилләде. Хәйриячелек максатындагы акция вакытында җыелган 38 мең сум акчаны Олы Кайбыч авылында яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсенә тапшырдылар. Алар физик яктан мөмкинлекләре чикле бала үстерә.
Исеме җисеменә туры килеп торучы “Ак чәчәкләр” акциясе илебездә сигезенче тапкыр үткәрелә һәм ул шактый популярлык казанырга өлгергән инде. Аның нигезендә меңләгән кеше авыру балаларга ярдәм күрсәтә. Безнең районда волонтерлар, иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина хәбәр иткәнчә, бу акциянең инициаторы – Россия хәйриячеләренең “Ак чәчәк” ассоциациясе. Хәйриячеләр Президент грантлары фонды, Мәскәү хөкүмәте, төбәкләрдәге партнерлары, волонтерлар белән берлектә Россиядә хәйриячелекне пропагандалауга, бердәмлек фәлсәфәсен таратуга, яшь буынны иге леккә, үзара ярдәмгә тартуга, шәфкатьлелек үрнә гендә тәрбияләүгә йөз тота.
Татарстанда бу акция ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Кайбычтагы мәдә ният хезмәткәрләре үз куллары белән ясаган ак чәчәкләр, башка кул эшләреннән бик матур күргәзмә-ярминкә оештырдылар. Район мәдәният йорты фойесында урын алган күргәзмәдәге берсеннән-берсе матур ак чәчәкләр, кул эшләре ияләрен тиз тапты. Аларны сатудан кергән акчаны, авыру балага дип, оештыручыларга тапшырдылар.
– Без барыбыз да әниләр һәм балаларыбызның сәламәтлеге өчен ут йотып торабыз. Авыру, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә никадәр авыр икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз. Шуңа да ”Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында узучы бу чарадан бер генә мәдәният хезмәткәре дә читтә калмады. Сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр арасында төрле милләт кешеләре бар. Күргәзмәнең шулай бай булуы бездәге халыклар дуслыгы турында да сөйли, –диде мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.
Әңгәмәбезгә Олы Подберезье авылындагы мәдә ният йорты мөдире Ирина Михеева да кушылды.
– Без дә күргәзмә-ярминкәгә зур әзерлек бе лән килдек. Менә бу ап-ак лалә, лилия чәчәкләрен китапханәче Виктория Турова белән пенсия яшен дәге Татьяна Федина төр ле төстәге җепләрдән бәй ләде. Балаларга дигәч, алар, шатланып, сатуга шушы бүләкләрен җибәрде. Безнең киләчәгебез булган сабыйларның барысы да исән-сау үссен, авырулар читләтеп үтсен. Физик мөмкинлекләре чикле булган бала караучыларга сабырлык телим, – диде ул.
Мәктәпләрдәге волонтерлар да, ак чәчәкләр ясап, укытучыларыннан изгелек, хәйриячелек турында бай мәгълүмат алды.
– Көзге каникуллар башланыр алдыннан безнең мәктәптә дә шәфкатьлелек дәресләре узды, – диде Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова. – Укучылар ак чәчәкләр, төрле уенчыклар ясады һәм мәктәп ярминкәсендә сатты. Аларның кул эшләрен укытучылар, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр яратып алды. Бу чарадан бер генә укучының да читтә калмавына сөендем, димәк, без аларда кешелеклелек сыйфаты тәрбияләүдә дөрес юнәлештә эшлибез.
“Өмет” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге коллективы да социаль хезмәт алучылары белән бергә ак чәчәкләр ясап саткан. Алар үзләре дә инвалидлар белән эшләгәч, бу акцияне шатланып кабул иткән һәм аның дәвамлы булуын телиләр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин волонтерлардан җыелган акчаны Олы Кайбычта авыру бала үстерүче Алия Гарәфетдиновага үз кабинетында тапшырды. Алия ханым фикерләрен безгә дә җиткерде.
– Улыбыз Илназга 15 яшь тулды инде, ул балачактан инвалид. Аягына басып йөри алмый, бар гомере урын өстендә уза. Көне-төне караучы кеше кирәк, шуңа күрә беркайда да эшләмим, бала карыйм. Ирем Ильясның хезмәт хакы, Илназга хөкүмәттән бирелүче инвалидлык акчасы гына, сүз дә юк, бөтен чыгымнарны да капларга ирек бирми. Безгә һәр тиен кадерле, – диде ул. – Даруларга акча күп китә. Мәсәлән, Илназның сәламәтлеге өчен бик тә кирәкле
аксымлы ризыкны интернет аша заказ биреп кайтарту өчен генә дә аена ун мең сум акча тотыла. Бүген безгә бирелгән акчаны шул ризыкны сатып алуга тотачакбыз. Бу акча улыбызга дүрт айлык продукция алырга җитәчәк! Аңа сулыш алырга һәм тукланырга ярдәм итүче җайланмалар да бик кыйммәт. Улыбыз ашый да алмый, ризыкны трубка аша гына кабул итә. Ул көлә дә, елмая да белми, без сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап ята. Аның тилмереп торган моңсу күзләренә карап, йөрәгебез өзгәләнә. Күңеленнән барыбызга да рәхмәт белдерәдер кебек тоела ул миңа. Рәхмәт сезгә, изге күңелле кешеләр! Зур рәхмәтебез Альберт Илгизәровичка! Шушы еллар эчендә аның олы йөрәкле кеше булуына әллә ничә кат инандык. Районның ярдәме күп булды. Ничек кенә булмасын, без улыбызны бик яратабыз.
Гарәфетдиновлар улла рының тормышы өчен һәр көн, һәр сәгать көрәш алып бара. Бу гаиләгә башкалар да булышса, бер дә артык булмас, хөрмәтле кайбычлылар! Менә күрерсез, изгелек, игелек булып, үзегезгә кире әйләнеп кайтачак ул.

“Ак чәчәк” хәйрия акциясе Россиядә революциягә кадәр булган хәйриячелек традицияләрен дәвам итү ул. “Ак чәчәк” көне беренче тапкыр 1911 елда Санкт-Петербургта Николай II һәм аның тормыш иптәше Александра Федоровна тарафыннан үткәрелә. Алар туберкулез белән авыручы балаларга ярдәм итү йөзеннән акча җыюны оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев