Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Багай фермасының яслама орлыкландыру технологы эш серләре белән уртаклаша

Терлекчелек белгечләре белдергәнчә, сыерларның продуктлылыгын арттыру, нәсел эшен яхшырту һәм төрле авыруларны булдырмауда ясалма орлык­ландыру ысулын куллану күпкә отышлырак.

Шуңа да фермаларда да, шәхси хуҗалыкларда да сыерларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү бурычы куела. Районда селекция – нәсел хезмәте начальнигы Илзирә Идиятуллина  (рәсемдә) әйтүенчә, хуҗалыкларда 21 ясалма орлыкландыру технологы эшли. Кайбер фермаларда сыерларны элеккегечә үгезләр белән каплату очрак­лары әле дә булса күзәтелә. Бу сыерларга лейкоз кебек йогышлы авырулар күчү куркынычын арттыра.
Селекция-нәсел хезмә­те җитәкчесе тәкъдиме белән Багай фермасының ясалма орлыкландыру технологы,Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Людмила Радионованың эш тәҗрибәсе белән таныштык.
– Терлекчелек тармагында эшли башлавыма 31 ел вакыт узып киткән. Ясалма орлыкландыру технологы вазифасына керешүемә дә 20 ел икән инде. Хәзерге вакытта мин 475 баш сыерга хезмәт күрсәтәм. Аларның кайчан орлыкландырылуы турындагы мәгълъматларны  компьютерга кертәм, –диде Людмила Николаевна. – Әле шушы көннәрдә генә бер сыер игезәк бозаулар китерде. Үз эшеңнең шундый нәтиҗәсен күрү зур куаныч ул. Максатым – йөз баш сыердан йөз баш бозау алу. Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмыйм.
Илзирә Идиятуллина әйтеп узганча, кайбер районнарда ясалма орлыкландыру технологлары арасында, үзмәшгуль булып теркәлеп, авыл халкының тана-сыерларын орлык­ландыручылар да бар икән. Аларга дәү­ләтнең “40 х 60” программасы буенча кирәкле жи­һаз-инструментлар алу мөмкинлеге дә би­ре­лә. Бу юнәлештә үзмәш­гуль булып эшләргә теләүчеләрнең махсус белеме булу шарт. Безнең районда да теләге булучылар бу эшкә тотына ала. Людмила Николаевнаның да моңа тәҗрибәсе җитә.
–  Миңа бу эшнең нечкәлекләре яхшы таныш. Сыерның буазлыгына гарантия бирерлек итеп эшләргә кирәк. Ясалма орлыкландыру икътисади яктан да отышлы. Ул табигый юлга караганда, арзангаракка төшә. Үгез асрау зур чыгымнар таләп итә. Сперманың ит яисә сөт токымлы малныкын куллану мөмкинлеге дә бар, – диде Людмила Николаевна.
Людмила Радионова – терлекчеләр динас­тиясеннән. Арыслан авылында яши. Әнисе Мария Михайловна 70 яшенә кадәр савымчы булып эшләгән. Әтисе Николай Кочнев алдынгылыкны үз кулыннан бер дә ычкындырмаган механизатор булган.
Шәхси хуҗалыкларында ун сыер, дүрт тана, дуң­гыз­лар асрыйлар. Үз ху­җалыгындагы сыерларны да үзе ясалма орлыкландыра. Бу эш белән шөгыльләнергә теләүчеләр райондагы селекция хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев