«Бераз яшьрәк булсам, бүген дә фермада эшләр идем», - ди Кече Урсактан Фәйрүзә Мөхәммәтҗанова
Кайчакта үзеңә бөтенләй таныш булмаган кеше белән аралашасың да, дөньялар яктырып киткәндәй була, җаның да тынычлана кебек. Кече Урсак авылында яшәүче Фәйрүзә апа Мөхәммәтҗанова белән танышу да күңелемә шундый рәхәт мизгелләр өстәде.
Авылга без кичке якта килдек. Кече Урсакның исеме җисеменә туры килгәндәй, биредә халык саны елдан-ел кими бара. Олы Урсак авыл җирлеге хезмәткәре Елена Петрова әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 68 кеше яши. Яшьләр бармак белән генә санарлык, өлкән яшьтәгеләр күпчелекне тәшкил итә. Аның каравы, бушап калган йортлар шактый күп. Өлкән буын кешеләре авылның гөрләп тоган чакларын әле дә сагынып искә ала. Ул вакытта урамнар балаларның шатлыклы авазына күмелгән, төрле бәйрәмнәр вакытында клубта аяк басарлык та урын булмаган.
Без бирегә авылның хөрмәтле кешеләренең берсе булган Фәйрүзә Барый кызын 80 еллык юбилее белән котларга килдек. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады. Район башлыгы имзалаган тәбрикләү открыткасында: “Районның авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Авыл хуҗалыгында туган җирен яраткан, хезмәт сөючән кешеләр генә эшли ала. Сез – шуларның берсе. Хезмәтегезгә җаваплы карагансыз, тырыш булгансыз, бу соклануга лаек. Сезгә аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында бәхетле тормыш телим”, – диелә. Олы Урсак авыл җирлегеннән дә бүләкләр белән килделәр, балалары, оныклары, туганнары да кайткан.
Фәйрүзә апа фермада савымчы булып кырык ел армый-талмый эшләгән, шуның 33 елын – Кече Урсак фермасында. Һөнәре авыр булуына да карамастан, үз эшен яратып башкарган. “Безнең фермада унөч савымчы эшләде, – дип искә ала ул. – Бөтен эш тулысынча диярлек кул көче белән башкарылды. Группадагы 28әр баш сыердан кырыгар бидон сөт сава идек. Терлек азыгын да үзебез тараттык, сөттән бушаган бидоннарны да юабыз. 33 ел буена аяктан резин итек төшмәде. Бер генә көн дә ял иткәнемне хәтерләмим. Әле урман кисәргә дә йөрттеләр. Мондый авыр хезмәткә ничек түзгәнбез икән дип хәзер шаккатам. Өйдә дә эш җитәрлек, дүрт бала, ир, каенана, барысына да игътибар кирәк. Туксанынчы еллар уртасында колхозларны берләштерделәр, ферманы күрше авылга күчерделәр. Сыерларны озатканда йөрәгебез әрнүе әле дә истә. Хәзер фермада эшләргә савымчылар җитми диләр. Бераз яшьрәк булсам, бүген дә фермада рәхәтләнеп эшләр идем. Хәзер андагы хезмәт механикалаштырылган, савым аппараты белән дә танышмын”. Бу сүзләр, өлкән яштә булса да, юбилярның энергиясе ташып торуын, киләчәккә план корып яшәвен раслый. Ул җәйге чорда кишер, суган, бәрәңге, 50 төп помидор үстерүе турында да сөйләде. “Ишек алдында сыер, башка терлекләр күренми әле?”, – дип сорыйм.
– Мал асрау буенча планны арттырып үтәдем инде мин, – диде ул елмаеп. – Көн саен сигезәр литрлы чиләкләр белән чишмәгә суга барам. Дүрт җирдә туктап, ял итеп алам, – диде хәрәкәттә-бәрәкәт булуына инанып яшәүче Фәйрүзә апабыз.
Сатламыш авылында яшәүче улы Наил, кызы Миләүшә, кияве ярдәме белән җәен өенә ремонт ясаганнар, мичен сүткәннәр, эчке яктан стеналарын тышлаганнар, тәрәзәләрен пластикка алыштырганнар.
Туган көнендә балаларын, оныкларын, туганнарын каршы алырга дип таң белән уянган ул. Барысына да өлгергән: өен дә җыештырган, авызда эреп китәрдәй тәмле пироглар, юка да пешергән, керен дә уган. Юбилее белән котлаучыларның барысы да аның тормышны яратуы турында билгеләп узды, тырнак астыннан кер эзли торган кеше түгел ул.
“Тормышта барысы да булырга мөмкин,
Болытлар да, яшен дә килә,
Болытлар тарала, җилләр тына,
Һәм кабат зәңгәрләнә күкләр”, – дип шигырь дә сөйләп җибәрде ул. Мөгаен, бу шигырь аның тормыш девизы булгандыр.
– Кече Урсакта өч ел элек төзелгән юлга барыннан да бигрәк Фәйрүзә апа шатланды, – диде авыл җирлегенең кураторы да булган Эльвира Заһидуллина. – Әлеге шатлыгын минем белән дә уртаклашырга ашыкты, шул ук кичтә авылда яшәүчеләрнең барысы янына да туганнары, балалары кайтты, ди.
Кама Тамагы районының Шәпкә авылында туып, Югары Ослан районының Бакчасарай авылында үскән Фәйрүзә Мөхәммәтҗанова рус мәктәбендә яхшы билгеләргә генә укыган. Максаты югары белем алып, укытучы булып эшләү булса да, хыялы чынга ашмый кала.Чөнки паспортын вакытында бирмәгәннәр, чоры шундый булган. Һәм ул савымчы булып эшли башлаган. 1961 елда булачак тормыш иптәше Мирза белән танышкач, Кече Урсакка килен булып төшә. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярның алты оныгы, дүрт оныкчыгы бар. 49 ел бергә яшәгән каенанасы Маһиҗиһанны да уңай яктан искә ала: “Балаларны да карады, ашарга да пешерде, өлгермәсәм, сыерны да савып куя иде. Бер сүз белән әйткәндә, бар яклап булышты”. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәнгә дә ун елга якын вакыт үткән, узган ел кызы вакытсыз вафат булган. Көтмәгән кайгыларны җиңәргә көненә әллә ничә тапкыр укыган догалары ярдәм итә аңа. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү фельдшерларын да мактап туялмый ул: “Барысы да шул кадәр игътибарлылар, чакыруга килеп җитәләр”, – ди.
Саубуллашканда Эльвира Заһидуллина юбилярга озын гомерләр теләп, 90 яше тулгач кабат очрашырга вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев