Борындык авылы аксакалы 90 яшьлек юбилеен кафеда бәйрәм итте
Борындык авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Галимҗан Бикмуллинга 90 яшь тулды. Олуг юбилеен ике көн рәттән үткәрде ул. Беренче көнне Коръән ашы уздырсалар, икенче көнне, юбиляр үзе күптән хыялланганча, район үзәгендәге кафега җыелдылар. Анысы да хәләл мәҗлес булды.
Галимҗан абый, юбилейда кияргә дип, Казанга барып, өр-яңа кәчтүм-чалбар да алып кайткан. Балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары бер-бер артлы изге теләкләрен яудырды аңа. “Миннән бай кеше районда бардыр барын, ләкин Борындыкта юк!” – диде җор телле бабай. Байлык дигәндә ул яшәгән елларын, дүрт баласын, дәү әти дип өзелеп торган 13 оныгын, карт бабай дип кочагына килеп сарылган 14 оныкчыгын күз алдында тота.
Галимҗан абыйга “бабай” дип эндәшергә тел әйләнми. Егетләр сыман төз гәүдәле ул, хәтере дә яхшы. Юбилярны котлап, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның открыткасын һәм бүләген тапшырган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та аңа соклануын белдерде.
- Борындык Сабан туена баргач, моңарчы да сезгә карап таң калганым бар иде. Киләчәктә дә шулай яшәү дәртен сүндермичә, 95ен, 100ен дә каршы алырга язсын, - диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та Галимҗан Бикмуллинның авылның мөхтәрәм кешесе булын әйтте, озын-озак еллар күңел тынычлыгында яшәвен теләде.
Юбилярның кечкенә кызы Гүзәл аның гомер юлын сурәтләгән ике зур стенд ясап кайткан. Аларның берсе 90 саны, икенчесе шәҗәрә формасында. Икесе дә гаилә фотолары белән шыплап тулган. Менә яшь егет белән кыз карап тора. Кыз дигәнем Галимҗан абыйның тормыш иптәше Саимә апа. Язмышка шулай язылгандыр инде, соңгы сулышларына кадәр бергә булу насыйп булмый аларга. Язмам герое өч ел элек тол калган. Бик сагына ул карчыгын, ел саен аны искә алып аш уздыра.
- Бриллиант туебызны бәйрәм иткәч озак яшәмәде шул әбиегез. Без икебез дә Борындыктан, бер класста укып үстек. Сугыш башланганда 13 яшьлек яшүсмерләр идек, - диде Галимҗан Бикмуллин. – Мәктәпкә барганчы урманнан утын алып кайтабыз. Эш белән уку бергә үрелеп барды. 1943 елда 7нче классны тәмамладым. Аннары колхозда үгез җигеп эшләдем. Соңрак ФЗӨгә алдылар. Армиядә шоферлыкка укыдым, госпитальдәге санчастьтә машина йөрттем.
Хәрби хезмәттән кайткач үзе белән булган кызыклы хәлне дә сөйләде ул.
- Шулай армиядән өйгә кайтып кердем. Әнкәй туганымның баласын уйнатып утыра. “Улым, әнә, солдат абыең кайткан” дигән иде, сабыйның теле “солдат абый” дип ачылды. Шуннан китте инде, апаның балалары, күршеләр, ярты Борындык әле дә миңа солдат абый дип дәшә.
Армия хезмәте генә түгел, бөтен гомере техника белән бәйле була Галимҗан абыйның. 28 ел буе тракторда тракторда эшли ул. Ниндиләрен генә иярләми, чылбырлысы да, көпчәклесе дә, экскаваторы да була. Әле хәзер дә үзенең “Муравей” мотоциклында әкрен генә урам әйләнеп кайтырга ярата ул.
Галимҗан абый фотоларга карап сөйләвен дәвам итте. Нәсел агачының бер тармагы булган улы Мөдәрис тә бу дөньяда юк инде.
- Алты балага гомер бирдек без. Берсе тугач та, Мөдәрисебез 51 яшендә вафат булды. Гаиләсе белән Түбән Камада яши иде. Улым исән булмаса да, киленем, оныкларым бүген мине котларга кайтты, - диде Галимҗан Бикмуллин.- Олы кызым Илһамия – күрше Яшел Үзән районының Карашәм авылында. Маратыбыз Сургутта. Аралар ерак булса да, ул да бүген биредә. Азат шулай ук Яшел Үзән районында яши. Төпчегебез Гүзәл Казанда. Кайтып, шалтыратып, хәлемне гел белеп торалар.
Балалары өрмәгән җиргә дә утыртмый үзен, хөрмәт итүләре әллә каян күренеп тора. Теләкләрнең дә иң изгеләен генә юлладылар.
- Әтиебез эш сөючән, хәрәкәтчән кеше. Аңа ияреп без дә эшләп үстек. Ул бакча үстерергә яратты. Хәзер дә аның янына киләбез дә, күп вакыт ишеккә таяк кыстырылганын күрәбез. Димәк, әти бакчада эшләп йөри. Ул кешегә ачу тотмый, башкаларны күрми, гайбәт сөйләми. Эчендә усаллык юк. Һәр кешенең үз кыйбласы бар, дигәндәй, үзенчә яши бирә. Әтиебез үзенең бурычларын үтәгән: йорт салган, агач утырткан, балалар үстергән. Ул чып-чын ир солтаны! – диде кызы Илһамия.
Матур кием кешене тагын да күркәм итә диләр. Галимҗан абыйның да юбилейга дип алган кәчтүм-чалбары бик килешле булган. Киеме генә түгел, эш-гамәлләре, матур сыйфатлары, якыннарына булган мөнәсәбәте дә бизи әле аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев