Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүтидә яшәүче тәрбияче 37 елдан артык гомерен балаларга мәктәпкәчә белем бирүгә багышлаган

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр анда гел уйнау белән генә мавыга дип уйлаучылар тирән ялгыша. Тәрбияче апалары аларны яттан шигырь сөйләргә дә, җырларга да, карандаш, ручка тотарга, рәсемнәр, төрле аппликацияләр ясарга да өйрәтә, хәрефләр дөньясы белән дә таныштыра. Кыскасы, балалар мәктәпкә зур әзерлек белән керә.

Сабыйлар күңелен аңлап эшләүче, һәрберсенең йөрәгенә ачкыч таба белүче тәрбиячеләр күп бездә. Чүти авылындагы “Буратино” балалар бакчасы тәрбия­чесе Рузалия Шәрипова да әнә шундыйларның берсе. Балалар бакчасында эшли башлавына да 37 елдан артык вакыт узып киткән. 
Мәктәптә укыган елларында аның күңелендә тәрбияче булам дигән уй бөтенләй булмаган. Урта белем алганнан соң, Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәрендәге химия- технология техникумына укырга керә. 
– Техникумда укыганда ноябрь башларында авылга кайттым да, әти-әниемә бүтән анда бармаячагым турында әйттем. Анда барлык фәннәрне дә чуваш телендә укыталар, ә мин аңламыйм. Бәхетемә, авылдагы балалар бакчасында тәрбияче урыны бушаган иде. Мин шунда урнаштым, – дип искә алды Рузалия ханым беренче хезмәт чыныгуы алган елларын. – Ул вакыттагы балалар бакчасында шартлар хәзерге кебек түгел иде шул. Бакчада ел ярым эшләгәч, авылыбыз егете Марсель Шәрипов белән өйләнештек. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Энҗе Казан шәһәрендә яши, оныгыбыз Рәфинәне үстерә, менеджер булып эшли. Бухгалтер һөнәрен сайлаган кече кызыбыз Алсу киявебез Азат белән Яр Чаллы шәһәрендә төпләнде. Безгә Гадел, Аделина исемле ике онык бүләк иттеләр. Тормыш иптәшем Марсель “Гөбенә” агрофирмасында техника куркынычсызлыгы буенча инженер. 
Тәрбияче хезмәте җиңелләрдән түгел, ул махсус белем таләп итә. Шуңа күрә Рузалия Шәрип кызы 1999- 2003 елларда Казан шәһәрендәге педагогия көллиятендә читтән торып белем ала. Әлеге хезмәтендә 37 ел эшләү дәверендә берничә буын балага тәрбия биргән. Алар инде үзләре әти-әни булып җитешеп, кыз-уллары Рузалия апаларында тәрбияләнә. 
– Элек балалар бакчасында икешәр төркем була иде. Хәзер балалар саны кимрәк, бакчага 18 бала йөри. 2000 елда “Буратино” балалар бакчасы мәктәп бинасына күчте. Әле 2018 елда гына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тырышлыгы белән мәктәпкә, бакчага капиталь ремонт ясалды. Хәзер бездәге шартлар шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Быел балалар мәйданчыгы да төзеләчәк. Тәрбияче эшенең төп бурычы – баланың сәләтен ачу, аны дәвамлы итү. Кайберләре матур итеп җырларга, биергә яисә рәсем ясауга сәләтле. Мәктәп бусагасын атлап кергәнче, балалар бездә күп нәрсәгә өйрәнә. Коллективыбыз кечкенә генә булса да, (дүрт кеше) тату, бер-беребез белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Укытучылар, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Мәгариф бүлегенең методик кабинеты, бухгалтериядә эшләүчеләргә рәхмәтем зур. 
Балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә кырык елга якын тәрбияче булып эшли аладыр, минемчә. Аның тырыш, намуслы хезмәте район, мәгариф бүлеге җитәкчелеге тарафыннан Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Лаеклы ялга чыгып, эштән китсә дә, күңеле белән һаман да балачак илендә калачак әле ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев