Ул чын мәгънәсендә җир кешесе. Язмышы туып-үскән авылы Ульянководан аерылгысыз, бәхет эзләп, чит якларга да китмәгән, хезмәт юлын тулысынча авыл хуҗалыгына багышлаган, җиң сызганып, маңгай тирен тамызып эшләгән дә эшләгән. Сүз "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемне горур йөртүче Александр Сяплин турында бара. "Казан шәһәренең 1000 еллыгы...
Кай арада еллар узган диген, инде менә алтмыш яшенә дә килеп җиткән. Олуг юбилее белән котларга дип үз хуҗалыкларындагы ашханәгә җитәкчеләр, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тирән рәхмәт сүзләрен ирештерергә һәм аның Мактау кәгазен тапшырырга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров килгән иде. «Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгез бик кирәк әле», - диде ул. Җәмгыять директоры Радик Миңнуллин юбилярны алтын куллы кеше дип атады.
- Әлеге җәмгыятьтә эшли башлавыма әллә ни күп түгел әле. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә дә мин Александр Николаевичның үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче яхшы белгеч булуын тиз аңладым. Аның кебекләр белән җир җимертеп эшләргә була. Ул машина-техника паркындагы һәр трактор, комбайн, машинаның нинди хәлдә булуы, ничек эшләве, кайсына нинди запчасть кирәклеген яхшы белә. Үз каналлары буенча аларга кирәкле механизмнар табу өстендә эшли, - диде ул. - Гади генә бер мисал китереп узам. Урып-җыюның кызган чагында бер комбайн ватылды. Нишләргә? Аны тиз генә ничек төзәтергә? Әмма баш инженер миннән җитезрәк булып чыкты. "Барысы да яхшы булачак, запчасть таптым, куясы гына калды", дип килеп әйткәч, өстемнән тау төшкәндәй булды. Аның кебек әнә шулай иген язмышын кайгыртучылар, эш өчен янып-көеп йөрүче хезмәтчәннәр хуҗалык өчен бик кадерле. Шуңа да без аның эштә калуын үтендек. Алга таба да шулай бергәләшеп, ярдәмләшеп эшләрбез дип уйлыйм.
Александр Сяплин үзенең юбилеена олы хезмәт юлы аша килгән. Ул Ульянковода Лидия Александровна һәм Николай Сергеевич Сяплиннарның өч балалы гаиләсендә беренчесе булып дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чистай шәһәрендәге техникумда авыл хуҗалыгы машиналары механигы һөнәрен үзләштерә. Анда укыганда армиягә алалар, кайткач, укуын дәвам итә. Хезмәт юлын "Ульянково" колхозында механик булып башлап җибәрә. ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Инде менә ничә еллар "Дубрава" җәмгыятендә баш инженер булып эшли.
- Гомеремне Александр Николаевич белән бәйләвемә һич тә үкенмим. Аның белән матур тормыш юлы уздык. Тату гаиләбездә улыбыз Андрей, кызыбыз Марина дөньяга килде. Хәзер алар тормышта үз урыннарын тапты, гаилә кордылар, икесе дә Яшел Үзән шәһәрендә яши, безгә өч онык бүләк иттеләр, аларның уңышларына куанып яшибез. Алдагы көннәрдә дә озак еллар бергә, бер-беребезгә терәк булып яшәсәк иде, - диде юбилярның тормыш иптәше Валентина Александровна.
Александр Сяплин үзен котлаучыларга тирән рәхмәтен белдерде.
- Техника белән мавыгу әтием Николай Сергеевичтан күчкән миңа. Ул шофер, механизатор булып эшләде, аннан соң хуҗалыкта склад мөдире булды. Әнием Лидия Александровна Ульянково авыл Советы рәисе иде. Алар безне хезмәт сөючән булырга, олыларга, кечеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Хезмәт юлымда, тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр юлдаш булды. Мин бервакытта да карьера артыннан кумадым, үземә йөкләнгән эшне тырышып башкарырга омтылдым. Тыйнак хезмәтемне районыбыз, республикабыз, холдинг кампаниясе җитәкчеләре югары бәяләп килде, аларның барысына да рәхмәтлемен, - диде ул.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев