Районыбызның Федоровское авылында яшәүче Таисия Прокопьевна Любимцевага 4 февральдә 90 яшь тулды.Тылдагы тырыш хезмәте, илебезне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Россия Президенты җибәргән Рәхмәт хатын бик сөенеп кабул итте. Әлеге кадерле хатны аңа район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.
Тумышы белән Әстерхан өлкәсеннән ул. Татарстанга килеп төпләнүенә дә 69 ел вакыт узып киткән. Ул чордан бирле инде күпме сулар аккан, тормышында әллә никадәр вакыйгалар булган, шатлыгын да татыган, кайгысын да кичергән, кыскасы, күңел сандыгы буш түгел. Олуг юбилее алдыннан очраштык без аның белән.Күрешүебезнең беренче минутларыннан ук аның җан җылымлы, сөйкемле кеше булуын тойдым. Тыйнаклыгы, гадилеге белән шунда ук үзенә җәлеп итте.
Илгә кара кайгы алып килгән Бөек Ватан сугышы башланганда үсмер кыз гына була әле ул. Әмма Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур аның.
- Без ул вакытта Әстерхан өлкәсендә тирән елга буена урнашкан Табала поселогында яшәдек. Сугыш башлануы турындагы хәбәрне ишеткәч, игезәк сыңарым белән мәктәпкә бармаска булдык, балык тоту белән шөгыльләнә башладык. Ничек тә яшәргә кирәк бит. Көймәгә утырабыз да, суга ятьмә салабыз, -дип яшьлек елларын искә төшерде Таисия Прокопьевна. -Бу елгага Каспий диңгезеннән укборын (севрюга), сазан, осетр, корбан балыклары күп керә иде. Судан балык тулы ятьмәне көч хәл белән тартып чыгара идек. Үзебез тозлаган балыкны йөк пароходына тапшырган өчен көненә 300әр грамм икмәк бирделәр. Әнигә 200 грамм ипи каралган иде. Балык безне ачлыктан коткарды. Кара уылдыкны кашыклап ашый идек.
Елгадан балык тотарга рөхсәт бирелми башлагач, иркен болында печән чабалар, көймәдә икенче ярга ташыйлар. Кышын камыш чабалар, аны ягулык максатында файдаланганнар, оешмаларны җылытканнар. Өлкәннәргә көнлек норма - 80, балаларга 25 сантиметр юанлыктагы 50 көлтә бәйләү.
-Туган якларымны сагынам, төшләремә кереп йөдәтә. Хәзер безнең поселок юк инде, -ди ул, уфтанып.
-Туганнарыгыз арасында сугышта катнашучылар бармы соң?
-Ике абыемны да фронтка алдылар. Иван Воронеж шәһәре янында барган сугышларда хәбәрсез югалган, Василий батырларча һәлак булган.
-Җиңү хәбәрен кайдан ишеттегез?
-Әнибез йокыдан уятты да, кызым тор, сугыш беткән бит, радиодан Җиңү турында игълан иттеләр, диде. Шатлыгыбыздан кочаклашып еладык. Бу вакыйгага инде ничә еллар үтсә дә, барысы да әле хәзер генә булган кебек.
Таисия Прокопьевнаны 1949 елда безнең районга фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрәләр. Кияүгә чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытта аның тормыш иптәше район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Үзе авыл халкын дәвалый, күпме кешегә икенче гомер бүләк итә. Сырхауханәдә шәфкать туташы, операция шәфкать туташы булып эшли, күп тапкырлар кан тапшыра. Бер яшь хатынның күп кан югалтудан үлем хәлендә ятуын бүгенгедәй хәтерли. Аңа турыдан-туры үз канын салырга ризалаша, үлемнән коткарып кала.
-Үткәннәрнең барысын да сөйләп бетерерлек түгел, - ди ул, тыйнак кына елмаеп. - Медиклар, бернигә карамыйча, кеше гомере өчен көрәшергә тиеш, бу - безнең алга куелган төп бурыч.
ТАССР үсеш алган чорда эшләгән ул. Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән, газетага да мактап язганнар, Ленинның тууына 100 ел уңаеннан бирелгән медален дә кадерләп саклый, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган. Кайбыч халкы сәламәтлеге сагында 36 ел намуслы хезмәт иткән ул. Хәзер дә күңел күтәренкелеген югалтмаган Таисия Прокопьевнага чын мәгънәсендә сокланып кайттым мин.
Озын гомерле ветеран хәзерге вакытта улы Юрий гаиләсе белән яши. Килене Татьянага «кызым» дип эндәшә, бик җылы мөнәсәбәттә алар. Олы улын югалтудан алган күңел ярасы гына мәңгелек. Биш оныгы, ун оныкчыгының яраткан дәү әнисе дә әле ул.
-Сезгә өйдә нинди эшләрне ышанып тапшыралар соң? - дип шаяртып сорыйм әбидән.
-Юк, миңа бер эш тә кушмыйлар, - диде ул, көлемсерәп. - Авыл китапханәсеннән алып кайткан китапларны укыйм, детективларны аеруча яратам. Мине искә алып килүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Өлкәнннәр, сугыш чоры балалары турында даими язып торуыгыз мактауга лаек.
Кунакчыл,игелекле, бер-берсенә ихтирам хакимлек иткән гаиләгә килеп, Таисия Любимцевага Җиңүгә керткән өлеше өчен безнең буын кешеләре өчен рәхмәт әйтә алуыма шатландым. Алар тырышлыгы белән без тыныч тормышта яшибез, кояшлы көннәргә шатланабыз.
Людмила Путятинская,
автор фотосы
Нет комментариев