Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровское мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы марафон узды

9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпләрдә, оешмаларда очрашулар үткәрелә.

Федоровское мәктәбендә дә укучыларда ришвәтчелеккә каршы тискәре караш уяту максатында төрле чаралар үткәрелә. Анда заман чиренә әйләнгән ришвәтчелеккә каршы марафон һәм балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Константин Гущин үткәргән бу профилактик чарада бишенче-унберенче класс укучылары катнашты. Төрле яшьтәге укучыларны үз эченә алган командалар чыгышын район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Сахарнова бәяләде.
Константин Александрович үз чыгышында болай диде:
– Кеше кылган гамәлләре өчен җавап тотарга, аның ахры нәрсә белән тәмамлануын күз алдына китерергә тиеш. Яхшылык беләнме, әллә инде яманлык беләнме? Белә торып яманлык кылу җәмгыятьнең нигезенә зыян сала. Ришвәтчелек тә иң яман күренешләрнең берсе. Бүгенге марафонда сүз шул хакта барачак, – диде укытучы.
Укучылар командаларының исемнәрен һәм капитаннарын сайлады: Кирилл Капитонов «Сталин» командасы командиры, Тимур Биктимеров – «КГБ», Олеся Гурнович – «Антикоррупция», Эльза Шебалова «Правда»ныкы. Алар төрле сорауларга җавап бирде. “Ришвәт алган өчен Россиядә үлем җәзасын беренче булып Иван Грозный кертүе дөресме?” дигән сорауга да җавап таптылар. Россиядәге Җинаятьләр турындагы кодекс нигезендә ришвәт кылган өчен җинаять җаваплылыгына 16 яшьтән тартулары турында да белделәр. Константин Александрович укучыларга югары уку йортларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, күзәтчелек һәм контроль органнарында, юллардагы ришвәтчелек очракларын сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим итте. Жюри иң югары баллны «КГБ» командасына куйды. Алар сорауларга да төгәл җавап бирде, бу өлкәдә тирән белемле булуларын, күп укуларын  да күрсәтте. Соңыннан барлык командалар да ришвәтчелеккә каршы плакатлар ясады.
Марафоннан соң күрсәтелгән социаль роликлар укучыларда көчле тәэсирләр калдырды. Ришвәт бирү һәм алуның нинди күңелсез хәлләргә китерүе ачык күренде анда. Бәйге йомгаклары буенча «КГБ» һәм «Антикоррупция» командалары беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. «Правда», «Сталин» командалары икенче-өченче урыннарда. Укучылар арасыннан Тимур Биктимеров белән Олеся Гурнович башкалардан аерылып торды. Алар бу тема белән аеруча кызыксына.
– Сез бүген ришвәтчелек турындагы белемнәрегезне тагын да баеттыгыз, аның ни өчен куркыныч булуы, аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында белдегез. Сезнең берегез дә дипломы сатып алынган врачта дәваланасыгыз, шундый укытучыда белем аласагыз килми. Машина йөртү таныклыгын сатып алган шоферга да утырасыгыз килми. Марафонны эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештыргансыз, – диде Фәния Петухова.
 Константин Гущин да укучыларга теләкләрен җиткерде:
– Мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскач, сезгә күп төрле проблемалар белән очрашырга туры киләчәк. Килеп туган хәлдән чыгу юлын эзләгәндә, законнан тайпылмасагыз иде. Җәмгыятебез ришвәтчелеккә каршы көрәшне беркайчан да туктатмаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X