Хуҗа Хәсән фермасында кышлату чоры уңышлы дәвам итә. Биредә, мул продукция җитештерүгә омтылыш белән беррәттән, яшь үрчем алуга, аларның тәүлеклек үсешен арттыруга да зур игътибар бирәләр.
Терлекчеләр Наталья Долгова белән Венера Бартязова өч айдан алты айга кадәрге бозауларны салкын ысул белән асрау группасында эшли.
- Мин терлекчелек тармагында яңа кеше түгел, 1994 елдан бирле инде. 23 ел сыер саудым, хәзер менә бозаулар карыйм. Хезмәтемне яратып башкарам. Бозауларны рацион буенча вакытында ашатабыз, асларын җыештырабыз. Шуңа күрә сау-сәламәт булып үсәләр. Бүгенге көндә безнең карамакта сиксәнгә якын бозау бар. Узган айда аларның һәркайсыннан уртача 630ар грамм тәүлеклек үсеш алдык. Алты айдан соң аларны бер елга кадәрге бозаулар группасына тапшырабыз, - диде Венера. Ул әле биш бала анасы да икән.
Наталья Долгова бу тармакта, киресенчә, әле яңа кеше, бер ел гына эшли. Моңа кадәр кибеттә сатучы булган.
- Хәзер терлекче хезмәтенә өйрәндем инде, башта гына авыррак булды. Венера белән һәр эшне бергә, ярдәмләшеп башкарабыз, шуңа эшебезнең нәтиҗәсе дә күренә. Терлекчелектә эшләүче тормыш иптәшем Андрей белән өч бала үстерәбез, - диде ул.
Хуҗа Хәсән бүлеге управляющие Валерий Поляков бозау караучылар хезмәтеннән канәгать.
- Алар эшләгән бинага кайчан керсәң дә, бөтен җирдә тәртип, чисталык булуына игътибар итәсең. Бозаулары вакытында ашатылган, эчерелгән. Терлекчеләр алдына куелган төп бурыч - яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, тәүлеклек үсешен арттыру, - диде ул.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев