Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында "Дубрава" җәмгыятенең терлекчелек тармагындагы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, "Дубрава" җәмгыяте директоры Юрий Осипов, филиаллар директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
Әлеге киңәшмәдә терлекчелек продукциясе җитештерү, аеруча көндәлек сөт саву күләмен арттыруга зур игътибар бирелде. Камил Галиев чыгышыннан күренгәнчә, узган ел, төрле сәбәпләр аркасында, сөт җитештерүне 2016 елгы дәрәҗәдән арттыра алмаганнар. Моның сәбәбе нидә соң? Килеп туган хәлдән ничек чыгарга? Яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, югыйсә. Терлек азыгын да кышлату чорына җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр, терлекчеләр дә көн саен эшкә килә, белгечләр дә хезмәт урынында. Үзенең эшсөярләре белән дан тоткан төбәктә яхшы эшләү өчен резервлары да җитәрлек. Директорлары Юрий Осипов һәр авылдагы ферманың эшчәнлегенә анализ ясады, саннарга тукталды.
- Җәйге чорда терлек азыгы мул әзерләнсә дә, сөт җитештерү белән мактана алмыйбыз әле. Кайбер фермаларда булган азыкны баланслап, төрле катнашмалар белән баетып ашату җитми.Терлек азыгының мал алдына барып җитмәү очраклары да, сирәк булса да, күзәтелә. Урлашуларга чик кую өчен быел барлык фермалар, азык базалары тирәләрен койма яисә сетка белән әйләндереп алырга җыенабыз. Малларны асрау технологиясе таләпләре дә тиешенчә үтәлмәгән урыннар бар, -диде ул.-Хезмәтнең нәтиҗәлелеге кадрларга бәйле. Иске Тәрбит авылында фермада эш үзагымына куелган, бу күрсәткечләргә дә йогынты ясый. Олы Тәрбит, Иске Чәчкаб авыллары фермаларында тиешле тәртип урнаштырылганга савым күләме дә арткан. Иске Чәчкабта эшне җайга салганы өчен җитәкчеләре Ранис Абдрахмановка рәхмәт. Анда да башка фермалардагы кебек үк шартлар, шул ук терлек азыгы. Ит җитештерүгә килгәндә, еллык планны 102 процентка үти алдык. Холдинг җитәкчелегенә рәхмәт, терлек азыгына төрле катнашмалар белән вакытында тәэмин иттеләр.
Узган ел җәмгыятьтә бозаулар 514 башка күбрәк алынган. Борындык, Кошман, Бәрлебашы авыллары фермаларында бозаулату бүлекләре булдыру, яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итү бурычы куелды. Яңа туган бозауларга угыз сөтен тууга ук эчермәү дә аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Угыз сөтендәге файдалы матдәләр яшь организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Кайбер фермаларда сыерларның беренче һәм икенче тапкыр бозаулау вакыты кайвакыт ел ярымга сузыла. Ә шәхси хуҗалыкларда ел саен бер бозау алырга тырышалар.
«Ак Барс» холдингы җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Иван Коновалов та тармактагы уңай һәм кимчелекле якларга тукталды, киңәшләрен бирде.
- Әлеге киңәшмәдән соң һәр филиал терлекчелектә башкарылган эшчәнлегенә тулы анализ ясарга тиеш. Эш барышында ниләр күз уңыннан ычкындырылган, шуннан чыгып кимчелекләр өстендә эшләргә кирәк. Һәр фермада сыйфатлы терлек азыгы бар, ләкин продукция ала алмыйбыз. Чөнки малларны тиешенчә карау җитми. Өч филиалда да һәр ай нәтиҗәләре буенча тулы анализ ясап барылырга тиеш, - диде Альберт Илгизәрович киңәшмәдәге чыгышында.
Киңәшмәнең икенче өлеше Хуҗа Хәсән авылы фермасында дәвам итте. Биредә терлекчелек биналарында тулы тәртип урнаштырылган. Терлек азыгыннан тыш, каротинга бай нарат ылысын да ваклап бирәләр. Үткән елларда районда җитештерелгән барлык терлекчелек продукциясенең яртысын диярлек биргән ферма бу. Биредә бозаулату бүлеге дә, яшь бозауларны салкын ысул белән асрау биналары да тулы тәртиптә. Сыерларны саугач, утарга чыгаралар. Анда да улакларга җитәрлек күләмдә азык салынган, салам өемнәре куелган, вакланган ылыс, акбур да бар. Әмма маллар алдында су юк иде. Филиал җитәкчелеге моның тиз арада уңай хәл ителәсенә ышандырды.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев