Туган телебез халыклар дуслыгына ныгытучы күпер дә әле ул
Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче Әсәдуллаев йортында атнасына биш тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә. «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Лилиана Сафина безнең якташыбыз, Иске Тәрбит авылы кызы. 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә укучыларыбызга...
Туган телебез халыклар дуслыгына ныгытучы күпер дә әле ул
Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче Әсәдуллаев йортында атнасына биш тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә. «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Лилиана Сафина безнең якташыбыз, Иске Тәрбит авылы кызы. 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә укучыларыбызга аның белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
- Лилиана, бүген Татарстанда яшәп тә, туган телен белмәүчеләрне очратырга була. Шул ук хәл Мәскәүдә дә күзәтеләдер. Хәер, анда татар теленнән башка да яшәп буладыр. Сезнең курсларыгызга укучыларыгыз нинди максатта килә?
- Дөрес әйтәсез, Мәскәүдә татар телен белмичә дә яшәп була кебек. Кебек кенәдер... Үзен татар дип санап, ана телендә сөйләшә алмыйча яшәү кыен бит ул. Әби-бабалары, әти-әниләре татар булып та, телебезне өйрәнүдән мәхрүм калган төрле яшьтәге милләттәшләр бу. «Лилиана, минем агачтагы кипкән ботак буласым килми, мин сезгә татар телен өйрәнергә генә түгел, ә татар шәҗәрәмдәге кипкән бөремнән яфрак чыгару теләге белән килдем" - дип өзгәләнеп укыйлар бездә. Катнаш гаиләләрдә үскән балалар да күп килә. «Я не знаю, татарин я или русский?» - диләр. Алар милләтен белми, шуңа да үзләрен эзлиләр. Элвин Грейның ни җырлаганын да аңлыйсылары килә бит. Җыр сүзләренең тәрҗемәсен сорый-сорый өйрәнәләр. Һәрбер татар сүзен тәлгәш-тәлгәш өйрәтеп утырасы үзе бер "татлы" эш.
-Телебезне хөрмәт итүчеләр сезгә юлны ничек таба соң?
- Хәзерге заманда бу зур кыенлыклар тудырмый, әлбәттә, теләк кенә булсын. "Умарта"быз турында тулы мәгълүмат интернетта җитәрлек. Безгә социаль челтәрләр, «сарафан радиосы» ярдәм итә. Балалары килә икән, бераздан кызыксынып, әти-әниләре дә аларга кушыла. Бездә яшьләр бер-берсе белән таныша, гаилә кора. Кан тартмаса, җан тарта, диюләре дөрес. Татар җаны булса. Әгәр җаны татар булмаса, тартылмас та иде. Ата-аналар туган телне бирмичә, җаныңны татар ясаган булсалар да, ишекне бикләп куймаганлыкны аңлата. Иртәме-соңмы, бу бала асылына кайта, нәселен, тамырларын барлый башлый.
- Ә ни өчен «Умарта»?
- Умарта, чөнки анда тәмле бал бар, ә телебез бик татлы безнең. Умарта кортлары бердәм булып бал туплый, аны балавыз белән беркетеп куя. Ә иң бәләкәй бал кортлары өчен "Нәни умарта" төркеме дә бар. 3-6 яшьләк балалар монда телебезнең тәмен авыз итә.
- Башлангыч төркемдә сөйләшергә өйрәнеп, укуларын алга таба да дәвам итүчеләрнең максаты нидә?
- «Без шәһәрдә үскән татарлар, мәгънәсен аңласак та, туган телебездә сөйләшә белмибез. Безгә грамматика кирәк түгел, телне генә өйрәтсәгез иде», дип укый башлаучылар, телне өйрәнгәч, безгә яңадан әйләнеп кайталар. «Татарча дөрес итеп язарга, укырга да өйрәнәсебез килә», - диләр. Алар хаклы: укымыйча телне өйрәнеп булмый. Кайбер татарларыбыз өтерен, ноктасын урынына куеп сыптырып татарча сөйләшсәләр дә, укый белмиләр, ни укыганнарын аңламыйлар. Бу бит проблема. Телнең әдәбияты булмаса, аның эчтәлеге бушап калыр, ул бетәчәк.
- Ни өчен кайбер татар әниләре үз балалары белән туган телләрендә сөйләшергә теләми?
- Бу инде иске йолага әйләнеп бара. Элек татарларның күбесендә баласын рус теленә өйрәтү мөмкинлеге булмаган. Әүвәл татар авылындагы бала тирә-юнь
белән туган теле аша гына таныша барган. Ә хәзер исә рус теле һәрбер гаиләне телевизор, интернет аша чолгап алды, ә шәһәрдә туып -үскән татар баласы бөтен яклап рус мохитендә яши. Моңа карамастан, ата-аналар, балалары телендә акцент булудан куркып, туган телләрендә сөйләшүдән баш тарта, шул рәвешле тулысынча балаларын телсез калдыралар. Монда иң зур куркыныч яный да инде. Бездә "ана теле" дигән сүз бар бит. Шундый очракта баланың бөтенләй башка теле ана теле дәрәҗәсен тартып ала. Хәзер акцентлардан куркып утыра торган замана түгел бит инде.
- «Умарта» курсларына йөрүчеләр саны кимемиме?
- Киресенчә, арта гына бара. Бездә татарлар гына түгел, башка милләтләр дә тел өйрәнә: чуашлар, руслар, Кавказ халыклары, еврейлар һ.б. Быел, мәсәлән, Америкадан бер малай укып йөри. Укучыларым Мәскәүдә генә түгел, алар бөтен ил буйлап сибелгән. Скайп ярдәмендә Татарстан, Башкортостан, Мари Эл, Швейцария, Латвия, Нижневартовск, Благовещенскта, кыскасы, Россия һәм башка чит илләрдә яшәүчеләрне укытам.
- Якташларга да очраганыгыз булдымы?
- Эх, Кайбыч ягыннан да берәрсе килсен иде! - дип Алладан сорадым. Узган ел курслар туплангач, карыйм, исемлектә Таймасов фамилиясе бар. Йөрәгем жуу итеп китте. Чөнки сирәк очрый торган фамилия, безнең якларда гына ишеткәнем бар бу яңгырашны. Ике дәрес эндәшмәдем, аннан соң чакырып алдым егетне. Чыннан да, әби-бабалары Хуҗа Хәсән авылыннан булып чыкты, Украинада яшәгәннәр, хәзер Мәскәүгә күченгәннәр икән. Шулай ук курс¬ларыбызга Олы Кайбыч оныгы да ямь өстәп алды. Нәселләре Чүтидән булучылар да укыды миндә.
- Лилиана, сез Иске Тәрбиттә туып -үскән Казан татары. Сөйләм телегез Мәскәү татарлары, мишәрләрнекеннән, аерыла. Бу сезгә кыенлыклар тудырмадымы?
- Оешуыбызның беренче елларында ук «Умарта»га йөргән Татар мәдәни үзәге җитәкчеләренең берсенең «Казан татарлары сөйләшенә басым ясыйсың, мишәр телен санларга теләмисең,» дип әйткәнен хәтерлим. Ул хаклы иде, баштарак дәресләремне үзем ишетеп үскән телдә бирдем. Хәзер инде тәңгәл рәвештә алып барам. Мәсәлән, Казан ягы татарларында бу сүз болай, ә мишәр диалектында болайрак әйтелә дим. Кешегә кирәк икән, аларның да диалектын саклап калу мөһим. Урындык мишәрчә түндәк, түшәм - путалак, тәгәрмәч - куляса, мәсәлән. Укучыларыма да сәй эчәсегез килә икән сәй эсегез, кемнеңдер цәй эцке кели икән, цәй эцсен, чәй дә ярый дим. Төзәтмим, телнең нормаларын аңлатып бирәм. Хәзер бу юнәлештә үз методикам бар.
- Керәшеннәр теле борынгырак дигән фикер халык арасында тирәнәя бара. Сез моның белән килешәсезме?
- Шуны гына әйтәсем килә. Мин туган Татарстаныбызның бөек Кайбыч якларының чигендәге иң матур авылларының берсендә дөньяга аваз салганмын. Үзенең туган җирен өзелеп яратучы бала бездә генә иң матур сүзләр, бездә генә дөрес уй-фикерләр дип әйтергә тиеш, минемчә. Шулай гына туган телеңнең, нигезеңнең, туган туфрагыңның җылылыгын сизә аласың. Керәшен теле аерым дип әйтергә телем әйләнми. Тик Ырым суын эчеп үскән һәр кешенең теле йомшак, бай, кызыклы булыр¬га тиеш дип уйлыйм. Чыннан да, районыбызның милли бизәгенең бер кисәге булып торган Ырым халкының теле борынгы ул. Анда гореф-гадәт тә, тарихи эз дә, борынгылык та сакланып калган.
- Кайбыч төбәген бөек сыйфаты белән тасвирладыгыз. Бу сүз үз эченә нәрсә сыйдыра?
- Халкыбызның мәдәнияте белән диалектларыннан тыш, безнең төбәк турында күп нәрсә әйтергә була. Районыбыздагы һәрбер авылның теле үзенчә бай, авазлары серле, халыкның холкы күпкырлы. Районыбызның тарихына күз салсак, җирле халыкны Казан татарлары белән мишәрләр тәшкил итә. Моны җөмлә төзелешеннән дә күреп була. Мәсәлән, Казан татарлары "ашыйсым килә" дисә, мишәрләребез "ашам кели" диләр. Менә шундый бай сүзле Кайбыч халкы.
- Шулай да татар теленә, милләтебезгә мәхәббәт каян башланды соң? Беренче остазларыгыз кем булды?
- Иң беренче чиратта, әлбәттә, гаиләдән. Миңа татар җаны биргән өчен әнием белән әтиемә чиксез рәхмәтлемен. Әниемнең туган йортыбызның түренә бастырып дөрес итеп шигырь сөйләргә өйрәтүләре һаман күз алдымда. Дәресләремне алып барган вакытта әнием сүзләре әле дә колакта яңгырый: елмай, турырак бас, басымны дөрес куй. Мәктәп елларында татар
теленнән ике укытучы керде безгә: Римма Николай кызы Васильева, соңрак, Гүзәл Мансур кызы Павлова. Мәскәүдә укый башлагач, татар теле грамматикасын бик көчле педагоглар өйрәтүен, әдәбиятка мәхәббәт уята алуларын яхшы аңлап алдым. Хәзерге буын балаларына биреләме икән шул әйбер? Телнең тәмен, учына җыеп, гаиләң генә биреп бетерә алмый. Гаиләдән алынган ул җылылыкны укытучылар, мәңге суынмаслык итеп, юрганга төреп бирә. Телне яратуның нигезе, кирпечләре авылда салынган миңа. Гүзәл Мансуровна бөтен укучыларын да кызыктыра белә иде. Ул шулкадәр мавык¬тыргыч итеп сөйли дә, әсәрнең кульминациясенә җиткәч, ә калган өлешен өйдә укып килерсез дип, иң кызык җирендә туктап кала торган гадәте бар иде аның. Мәктәптәге һәрбер укытучыма аерым рәхмәтемне әйтәсем килә.
Бервакыт шундый кызык хәл дә килеп чыкты. Без курсларыбызда айга бер тапкыр кич утырабыз. Ул утырышлар "Тел бистәсе" дип атала. Сөйләшүебезнең темасы Әмирхан Еники иҗаты буенча "Әйтелмәгән васыять" иде. Укучыларыма алдан ук әзерләнеп килергә куштым. Шунда Римма Николаевнаның дәрес эшкәртмәсен күтәреп килмәсеннәрме?! Күз яшьләремнең бәреп чыкканны әле дә хәтерлим.
- Татар теленә мәхәббәтегез бик тирән булганы күзгә ташланып тора. Укытучылык эшенә ничек кереп киттегез?
- Язмыш үзе юл салып барды. 2001 еллар башында Мәскәү кадәрле Мәскәүдә татар теле белгечлеген университетта алып була иде. Студент елларымда ук башкалада туган телне өйрәнергә теләүчеләрнең күп булуын белдем. Беренче курста укыганда Мемориал мәчетендә укытырга тәкъдим ясадылар. Анда йөрүчеләрнең күбесе үз телен белмәүче татарлар иде, шуңа да дин белән бергә туган телгә өйрәтү бурычын да куйганнар. (Җиңү паркында урнашкан бу мәчет Бөек Ватан сугышында һәлак булган мөселманнар истәлегенә 1997 елда төзелгән. Аны ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та катнашкан. Автор).
Татар телен укытуда беренче адымнарымны шунда ясадым. Аннан соң, татар радиосында өч ел эшләп алдым. 2003 елда Әсәдуллаевлар йортын Мәскәү милли-мәдәни үзәгенә бирделәр. Заманында анда Герой-шагыйрь Муса Җәлил дә татар теленнән укыткан. Әнә шул еллардан диярлек мин монда татар теле дәресләре алып барам. Бу вакыт эчендә университет тәмамладым, диссертациямне яклап, Мәскәү автомашина юллары дәүләт университетында (МАДИ) икенче югары белем алдым һәм шунда ук чит ил кешеләренә рус телен өйрәтүдә көч куя башладым.
- Туган якларга еш кайтсызмы?
- Җае чыккан саен. Әтием Михаил Сергеевич һәм әнием Римма Ивановна Харитоновлар авылда яши. Кадерле кешеләремнең җылы кочагына кайтып сыену ул бала булу бәхете бит. Ходай әти-әниемә озын гомер бирсен иде. Мин аларны бик яратам. Мәскәүдәге укучыларым фамилиям, әтиемнең исеме турында меңләгән сорау бирә. Шуңа да беренче дәрестә үк, әйе, мин Михайловна, дип килеп чыгышымны аңлатам. Минем менталитетым керәшен, чөнки шул мохиттә үстем, ә ирем керәшен түгел. Шулай булса да, ирем гаиләсендәге барлык йолаларны ихтирам итеп яшәргә тырашам. Тормыш иптәшем Линар белән кызыбызны тәрбиялибез. Кызым Лия курчак-ларына Сөембикә, Чибәрсолтан кебек татар исемнәре кушып уйнаса, җанда ниндидер тынычлык урнаша сыман. Иске Тәрбиткә кайтып, кызыма да үзем үскән мохитне күрсәтергә, аңына сеңдерергә тырышам, чөнки читтә моңа өйрәтүе бик авыр.
- Сез кызыгыз белән авылда гына татарча сөйләшәсезме?
- Кайда гына булсам да, ниләр генә эшләсәм дә, кызым белән туган телемдә генә аңлашам. Эш балаларның сөйләшүендә генә түгел бит, ана кешенең уй-кичерешләрен дә күздә тотарга кирәк. Гади генә бер мисал. Әтием ягыннан бер чуваш килене бар нәселебездә. Аның сүзләрен еш исемә төшерәм. "Ни өчен кызымны чуваш теленә өйрәтмәдем икән?! Үз балаң белән башка чит телдә сөйләшүе шулкадәр авыр бит?» - дип бер генә кабатламады ул. Бу мисал да миндә татар теленә мәхәббәт уятуга, әкренләп муенсаның энҗе-мәрҗәннәрен җыя башларга этәргеч биргәндер. Шушы сүзләр, әллә кайчан ук җаныма үтеп кереп, туган телебезгә булган карашка нигез салды. Бүгенге көнгә кадәр җиңгигә бу сүзләре өчен олы рәхәтлемен.
Авылымда, бөтен Кайбычта яшь гаиләләр күп булсын, балалар саны артсын иде. Мәктәптә укучыларга туган җирне, авылны ярату, авылда
калу, үз шөгылеңне булдыру турында гел сөйләп торырга кирәк. Нишләп соң, Пензада, Мордовиядә, Түбән Новгородта меңәрләгән халкы булган авыллар күп? Ник бездә чыгып китәләр? Тарихтан өзелеп торган Кайбыч киләчәген бергәләп кайгыртыйк, туган телебезне яратыйк, аны саклыйк!
Луиза Сөнгатуллина
Нет комментариев