Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч игенчеләре 1 майны басуда каршылый

Авыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсе туктап торганы юк. Игенче-механизаторлар, терлекчеләр май бәйрәмнәрен елдагыча эш урыннарында каршылый. Алар ит-сөт җитештерә, табыннарыбызның мул булуына үз өлешләрен кертә.

1 Май бәйрәме алдыннан без Кайбыч басуларындагы эш барышы белән танышып кайттык. Көнаралаш диярлек яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен тиешле темпларда алып барырга комаучаулый комаучаулавын. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, һава торышы тотрыксыз булуга да карамастан, кырда эшнең тулысынча туктап калганы юк. Басулар берничә сәгать җилләгәннән соң, игенчеләр күпьеллык үлән кырын, туңга сөрелгән җирләрне кабат тырмалый башлый.
Бу юлы авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Юрий Осипов, Рәфыйк Тимергалиев белән бергә «Алтын кырлар” агрофирмасы басуларына юл тоттык. Афанасьевка авылы янындагы күпьеллык үлән кырын тәҗрибәле механизатор Владимир Панин “Нью-Холланд” тракторына тагылган агрегат белән эшкәртә иде.
– Мин 1981 елдан бирле механизатор булып эшлим. Шушы 39 ел эчендә мин эшкәрткән җирләр меңнәрчә гектар тәшкил итәдер, мөгаен. Әлеге тракторда тугыз ел эшлим. Узган елның көзендә 1,5 мең гектардан артык җирне туңга сөрдем. Без бит авыл малайлары, эштән курка торганнардан түгел. Агрофирма җитәкчелеге кайда кушса, шунда эшли башлыйбыз, – диде Владимир Анатольевич хезмәте турында.
Тәҗрибәле механизатор озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте өчен район, “Ак Барс” холдинг компаниясе, республика җитәкчелеге тарафыннан даими бүләкләнеп килә.2018 елдагы күр­сәткечләре буенча аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының Мактау кәгазе, кыйммәтле бүләк тә тапшырылган иде.
Багай авылындагы ындыр табагында агрофирманың баш агрономы Рәис Мингазиев белән очраштык.
– Хәзерге вакытта агре­гатларның барысы да диярлек басуда эшли. Кыр эшләре башлангач, 440 гектар мәйданда арпа, 115 гектарда солы чәчтек. Чәчү хәзер дә дәвам итә. Көннең икенче яртысында Арыслан авылы янындагы басуда арпа чәчә башлыйбыз. Һава шартлары гына бераз эшне тоткарлый. Көннәр әйбәтләнүгә, Ульянковода арпа, борчак чәчәргә чыгачакбыз, – диде агроном.
Алдынгы механи­за­тор­ларының тагын берсе – Вячеслав Туртыгин “Нью-Холланд” тракторында Воскресенский авылы янында туңга сөрелгән басуны тырмалый иде. Ул хезмәт юлын 1986 елда ук механизатор булып башлаган. Игеннәрне урып- җыю чорында ел саен комбайн штурвалы артына утыра, алдынгылар сафында атлый. «Фенд- 930” тракторчысы Николай Мареев Корноуховода туңга сөрелгән басуны тырмалау белән мәш­гуль. Механизатор буларак, басуда дүртенче язын каршылый. Үз заманында Кайбычтагы һөнәр училищесында тракторчы-машинист белгечлеге алып чыккан.
Рамил Вәлиәхмәтов Олы Кайбыч авылы янындагы басуда   “МТЗ-1221” тракторына тагылган чәчү агрегатында солы чәчә. Чәчүчеләре – Җәүдәт Хуҗин белән Зөлфәт Нигъмәтуллин.“КамАЗ” йөртүчесе Олег Савельев чәчүлек орлык белән тәэмин итә. “МТЗ- 80” тракторларында Марат Сибгатуллин чәчү өчен туфрак әзерләсә, Илсур Борһанов чәчкеч артыннан  туфракны катоклап бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев