Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч кырларын карап чыктылар

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Илһамия Нигъмәтҗанова белән берлектә кырларда сабан культураларының тишелешен карадылар.

Кырларны кабул итү “Алтын кырлар” агрофирмасы басуыннан башланды, “Дубрава”, Гөбенә” агрофирмаларында, “Гыйбадуллин” крестьян фермерлык хуҗалыгында, “Туган як- Агро”, “Подберезье” хуҗалыкларында дәвам итте. Комиссия әгъзалары сабан бодае, шикәр чөгендере, борчак, рапс, арпа һәм уҗым культуралары кырларында булды. Билгеле булганча, һава шартларының уңай килмәве нәтиҗәсендә уҗым культураларының 21 проценты гына яхшы хәлдә сакланган, шуңа күрә күпчелек хуҗалыкларга өстәмә мәйданнарны яңадан чәчәргә туры килде. Ә бу – чәчүлек орлык, ягулык- майлау материаллары һәм башкаларны сатып алырга планлаштырылмаган чыгымнар дигән сүз. 
- Язгы чәчү буенча зур эш башкарылган, сыйфатлы орлыклар оптималь срокларда чәчелде, сабан культураларының, шикәр чөгендеренең тишелеше әйбәт. Ел уңайлы килсә, алар мул уңыш бирәчәк, - диде район башлыгы, язгы чәчү кампаниясенең нәтиҗәләренә уңай бәя биреп. 
Район аграрийларының яхшы уңыш алырга ышанычы бар, чөнки узган ай салкынча булды һәм яңгырлары белән куандырды. Хәзерге вакытта механизаторлар чәчелгән мәйданнарны тукландыра. 
Альберт Рәхмәтуллин кырларны корткычларга каршы эшкәртүне тизләтергә киңәш итте, шул ук вакытта гербицидлар, сиптерү агрегатлары булу- булмавы белән кызыксынды. Җитәкчеләр һәм белгечләр “Гөбенә” агрофирмасының эретмәләр әзерләү узелында да булды, анда тиздән кырларга сиптерү өчен эретмә әзерли башлаячаклар, элек бу эшне кырда башкарганнар. Биредә зур цистерналар, җиһазлар урнаштырылган, җитештерү механизмы җайланган. Шундый ук узел “Алтын кырлар” агрофирмасында да булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев