Кайбыч механизаторлары терлек азыгы әзерли
Авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу чор хәзер: терлек азыгы хәзерләү кампаниясе старт алды. Барлык хуҗалыкларда да ферма малларына кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык әзерләү уе белән яналар.
“Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалында да печән өстен оешкан төстә башлап җибәрделәр. Офыкларга кадәр җәйрәп ятучы люцерна басуында терлек азыгы урып-җыючы ике комбайн, ике чапкыч эшли. Ягулык-майлау материалларын экономияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатында дүрт “КамАЗ” машинасына прицеплар такканнар. Вакланган хуш исле яшел массаны Корноухово авылындагы ферма янына ташыйлар, анда мөгезле эре терлекләр өчен сенажны курган ысулы белән салалар.
Бүлек управляющие Илгиз Әхмәдуллин белән автомеханик Илдар Яруллин көне буена механизаторлар янында.
– Дүрт курганның һәрберсенә икешәр мең тонна сенаж салачакбыз, июльдә печәнгә төшәбез. Кышкы чорда маллар алдыннан азык өзелмәсен өчен тырышабыз, – дип эш барышы белән таныштырдылар. –Бер сменада гына да басудан 500-600 тонна яшел масса алып кайтабыз. Уңдырышлылык 50- 60 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч югарырак та була алыр иде.Күпьеллык үләннең үсешенә һава шартларының да йогынтысы булды, аннан соң картайган инде алар.196 гектар мәйдандагы әлеге басудагы үлән тулысынча урып алынгач, аны сөрдерәбез.
Механизаторларның кәефе яхшы, димәк, эшләре уңай бара. Алар белән аралашканда да нәтиҗәле хезмәткә йөз тотып эшләүләре сизелеп торды. Басуда комбайннар берөзлексез эшли, ә машиналар, арбаларына яшел масса тутырып, юлга кузгала. Терлек азыгы хәзерләүчеләр звеносы бердәм: бер-берсенә таяналар, ара-тирә шаяртып та алалар. Типсә тимер өзәрдәй ныклы, хезмәт яратучы чын ир-егетләр алар. Авыл шундыйларга таяна.
Уттай кызу эш вакытында техника басуда туктап калмасын өчен, ягулык-майлау материалларын шушында ук алып киләләр. Бу эшне Леонид Агафонов төгәл башкара. Механизаторлар төшке, кичке аш белән дә эш урынында туклана.
– Пешекчеләр хезмәтеннән канәгатьме соң сез? Тәмле пешерәләрме? – дип кызыксынам алардан. Йөзләрендәге елмаю һәм бертавыштан “әйе” дип җавап бирүләре моның шулай булуына икеләнергә урын калдырмады.
Әңгәмәдәшләремнең барысы да үз эшләренең осталары. Инде шактый еллар дәвамында авылда эшләп, бай тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Хәмзә Мохтаров намуслы хезмәтчәннәрнең берсе, хезмәт ярата. Машина йөртүче Равил Бикчәнтәев турында да гел җылы фикерләр генә ишетергә туры килә. Аның хезмәттәшләре –“КамАЗ” шоферлары Николай Туртыгин, Олег Савельев, Алексей Сапаркинның да беркайчан да рейсларын өзгәне юк. Алексейның әтисе Александр Кузьмич гомере буе механизатор булып эшләгән. Александр Бурлаковның да туган ягы кырларын иңли башлавына чирек гасыр вакыт узып киткән. Ул хәзерге вакытта теземнәрдәге яшел массаны ваклата. Басуда эшләүчеләрнең һәрберсенең үз хезмәт биографиясе.
Яшел конвейер ферма янында төгәлләнә. “КамАЗ”лар яшел массаны китереп аударуга, Сергей Решеткин аны бульдозерында тыгызлый башлый.
– Техника серләренә 45 ел буена механизатор булып эшләгән әтием Владимир Николаевичтан өйрәндем. Аның хезмәт юлын дәвам итә башлавыма да 27 ел узып киткән инде. Энем Андрей да Арысланда механизатор, – диде Сергей.
Звенодагы һәр механизатор җир кадерен белеп эшли, гомуми уңышка үзләренең лаеклы өлешен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев