Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч музеена экспонатлар җыю дәвам итә

Олы Кайбыч авылында ачылачак туган якны өйрәнү музеена район авылларыннан экспонатлар туплау эше бара.

Бу эштә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар активлык күрсәтә. Рәмис Рәфисович белән Фатыйма Шәүкәтовна, авылларга чыгып, өйдән-өйгә кереп диярлек музейга урнаштырырлык экспонатлар карап йөри. 
- Без Иске Тәрбит, Кече Мәме авылларында булып кайттык инде. Авылларга барган саен халкыбызның сандыгы бай икәнлегенә инанып кайтабыз. Кайбер йортларда, бездә берни юк, дип каршы алсалар да, аралаша торгач, музей өчен кирәкле әйберләр булуы ачыклана. Район күләмендәге музей булгач, без анда яхшырак сакланган тарихи әйберләрне урнаштыру яклы. Урыннарда экспонатлар җыюга керештеләр инде. Без авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр туплаган экспонатларның барысын да төяп алып китәчәкбез дигән сүз түгел, чөнки залга бер үк төрле ун әйбер урнаштырып булый, - диде Рәмис Рәфисович. - Музейда татарлар, руслар, керәшеннәр, чувашлар тормыш-көнкүрешен чагылдырган почмаклар булачак. Без шул халыклар кулланган җиһазлар, кием- салым, көнкүреш әйберләре туплыйбыз. Һәр әйбернең кайсы авылдан, кемнән алынганын язып куячакбыз. 


Борындык авылында без шактый шәхси хуҗалыкларда булдык. Сәрия апа Әскәрова да безне ачык йөз белән каршы алды, бик күп әйберләр бирде. Алар арасында 1960 елларда беренче генә чыга башлаган телевизор, әтисе истәлеге итеп саклаган чиккән түбәтәй, җиз комганнар да бар. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X